"Мәчеткә картайгач йөрермен!" - дигән сүзләр – шайтан сабаклары
Җәмәгать намазы картларга гына хас түгел. Яшьләргә дә җәмәгать намазына мәчеткә барырга тырышырга кирәк. Аларга савабы күбрәк булыр. "Мәчеткә картайгач йөрермен!" - дигән сүзләр – шайтан сабаклары. Яшьлектә гадәтләнмәгән эшне картайгач кылу бик мөшкел була, бигрәк тә картайгач куәт бетә. Куәт бар чагында кыла алмаган гыйбадәтне куәт беткәч ничек кылырга кирәк? Картайгач кыла алмаганда яшьлектә ни өчен кылмадым икән дип үкенергә мөмкин. Кыямәттә бигрәк тә үкенечле булыр. Шуның өчен кыямәт яхшыларга да, яманнарга да үкенеч көне дип сыйфатланган. Яманнарга үкенечлеге мәгълүм. Яхшылар исә, күбрәк гыйбадәт кыласым калган, аз кылганмын дип үкенерләр икән.
Әд-дин вәл-әдәб. - 1915. - №12
Фото: pixabay
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА