БЕЗДӘ КУНАК БАР Уку өчен 2 минут

Зәмирә РӘҖӘПОВА: «Әй, язмыш, язмыш...» тапшыруы сәхнәдә булды»

Бүген безнең редакциядә кунакта – журналист, алып баручы Зәмирә Рәҗәпова. Казанга ул Башкортстанның Илеш районы Торачы авылыннан килгән. Бүгенге көндә булган бар уңышлары – үз тырышлыгы нәтиҗәсе.

 

Фото – З.Рәҗәпованың шәхси архивыннан

 

 

– Зәмирә, «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында шактый озак барган «Әй, язмыш, язмыш...» тапшыруының ябылуын авыр кичердеңме? Телевидениедән китү ничегрәк булды?

 

– Бөтенләй битараф булдым дисәм дөрес булмас, әлбәттә. «Аһ, нишләрмен инде?» – дигән уй булмады. Беләсеңме, мине күбрәк нәрсә гаҗәпләндерде? Тапшыру ябылырга бер-ике көн алдан без телевидениедә яңа продюсер белән очраштык, әмма ул ябылу турында бер сүз дә әйтмәде. Югыйсә, андый эшләр алдан планлаштырыла. «Зәмирә, синең тапшыруны ябабыз. Мин үз тапшыруым белән киләм», – дип әйткән булса, чын күңелдән уңышлар теләр идем. Ләкин шушындый рәвештә, кача-поса, синең яныңда елмаеп, артыңда шундый эш башкарып йөрүе мине бераз чиркандырды. Болай да була икән, дидем.

 

Тапшыруның ябылуын авыр кичермәдем. Чөнки минем үз эшем бар. Әгәр эшсез калсам, нык борчылган булыр идем. «Әй, язмыш, язмыш...» тапшыруын үз акчама башлап җибәрдем. Телевидениедән рәсми рәвештә 2013 елда ук киттем инде мин. Арып, тәмам туйган идем. Төннәр йокламыйча, берьюлы 8 әр тапшыруга сценарий яздым. Улым Аязга игътибар җитмәде. Шулай да аны хоккейга йөртергә ничек тә өлгерә идем.

 

– Татар мәдәниятенә үз өлешемне керттем, дип саныйсыңмы?

 

– Моңа җавапны тамашачыдан сорау дөресрәктер, дип уйлыйм. Әмма хезмәт юлыма карап: «Әйе, өлеш керттем», – дип әйтә алам. Чөнки 2001 елда Казанга килгәч, «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының хәбәрләр бүлегендә 8 ел корреспондент булып эшләдем. Параллель рәвештә музыкаль әдәби редакциядә хезмәт куйдым. «Мәдәният дөньясында» тапшыруын башлап җибәрдек. Ул вакыттагы мәдәният министры Илдус Тархановның хәер-фатыйхасы белән башланып киткән тапшыру эфирда 10 ел барды. Мин аның беренче 5 елында эшләдем. Мәдәният-сәнгатебезнең бик күп эшлекле шәхесләре белән көн кадагына суга торган мөһим мәсьәләләр турында сөйләштек.

 

«Татар моңы» проекты да минем катнашлыгым белән башланып китте. Бу фестивальне әзерләгәндә без кайларда гына булмадык, хәтта Үзбәкстанга кадәр барып җиттек. Анда төрле төбәкләрдән талантлы яшьләр катнашты. Сценарийларын үзем язып, үзем алып бардым. Аннары 7 ел рәттән «Зәңгәр ут яктысында» телевизион тапшыруына 50 шәр бит сценарий яздым, алып бардым. Коточкыч зур хезмәт! Моннан тыш, исәпсез-хисапсыз концертлар алып бару. «Җырлыйк әле» тапшыруында алып баручы буларак эшләдем. «Җомга көн кич белән» концертына шулай ук сценарий яза торган идем. Иртәнге сәгать дүртләргә кадәр эшләп утырдым. Аннары Филүс Каһиров төркеме белән гастрольләрдә йөрдем. 5 ел! Мәскәү сәхнәсенә кадәр барып җиттем – Дәүләт Кремль сараенда Хәния Фәрхинең юбилей концертларын алып бардым.

 

Инде «Әй, язмыш, язмыш...» тапшыруына килсәк, ул 7 ел буе эфирда барды. Иң рейтинглы тапшыруларның берсе иде. Тамашачы аны әле дә сорый. Бүгенге көндә «Туган тел» телеканалында «Утырыйк әле бүген кич» тапшыруын (16+) алып барам. Мәдәният, сәнгать өлкәсендәге проблемаларны белгечләр белән бергә хәл итәбез, алар белән әңгәмә корабыз. Кыскасы, 25 ел буена татар мәдәниятендә, сәнгатендә кайнап яшәгән кешемен. Һичшиксез, татар мәдәниятенә үз өлешемне керттем, дип саныйм.

 

– Күптән түгел Казанда концертларың гөрләп узды. Заллар шыгрым тулы иде. Җыр һәм стендап үрелеп барды. Шулай да сиңа алып баручы һөнәре якынмы, әллә үзеңне җырчы итеп тоясыңмы?

 

– Мин тамашачыга күбрәк алып баручы буларак таныш. Бик күп еллар концертларда режиссёр, тапшыруларда музыкаль мөхәррир, алып баручы буларак эшләгәч, минем бу өлкәдә тәҗрибәм зур. «Әй, язмыш, язмыш...» тапшыруында синең үзеңне күрәсе килә, дип әйтәләр иде. Үз-үзем белән тапшыру төшерә алмыйм бит инде. Шуңа «Әй, язмыш, язмыш...» тапшыруын сәхнәдә күрсәтергә булдым. Тормышымда булган бәхетле мизгелләрне дә, үзәк өзгеч вакыйгаларны да керттем аңа. Тамашачы каршында мин һәрвакыт ачык, ихлас. Яшереп йөргән әйберем юк. Ничек бар – шулай!

 

Үземне кем итеп тоям дигән сорауга килгәндә, әлбәттә, алып баручы. Ниндидер чара, тапшыру алып бару минем каныма сеңгән инде. Бу эшне югары профессиональ дәрәҗәдә башкарам. Үземне профессиональ җырчы дип санамадым һәм санамаячакмын да!

 

– Атказанган, халык артисты исемнәрен республикабызда тиешле дәрәҗәдә эшләп алалармы? Бу турыда нәрсә уйлыйсың?

 

– Әлбәттә, бу бераз провокацион сорау. Кемгәдер хезмәтенә карап, бәяләп бирәләрдер мактаулы исемне. Ә күп очракта сорап, ялынып алырга туры килә. Шуңа күрә һәрвакытта да гадел рәвештә биреләдер дип әйтмәс идем. Безнең мәдәниятебездә, сәнгатебездә шулхәтле зур хезмәт куйган шәхесләр, артистлар бар, тик аларның хезмәте һаман да тиешле дәрәҗәдә бәяләнмәгән. Беләсеңме, бар да вакытында кирәк. Сәхнәдән нинди дә булса артистны Татарстанның атказанган яки халык артисты дип игълан иткәндә, ниндидер бер горурлык туа. Тамашачы да аларны икенче төрле каршы ала.

 

– Сәхнәдән артистларның дәрәҗәле исемнәрен ялгыш әйткән чакларың булдымы?

 

– Ялгышлыклар китте китүен. Күп очракта артистлар үзләре төзәтә иде. Димәк, бу артист өчен мөһим дигән сүз. Син гөрләтеп сәхнәләрдә эшләгән вакытта, горур басып, «Татарстанның атказанган артисты» яки «Татарстанның халык артисты» исеме белән чыгу – артист өчен зур дәрәҗә ул. Димәк, хезмәте бәяләнгән дигән сүз. Безнең арада мактаулы исем алмаган артистлар бихисап әле.

 

– Гаилә белән иҗатны бергә алып бару өчен кайлардан гына вакыт һәм көч табасың?

 

– Сәхнә белән җылынып булмый. Сәхнә белән кочаклашып булмый. Әлбәттә, тамашачы мәхәббәтен тоям. Ә менә сәхнәдән төшкәч, Аллага шөкер, колач җәеп каршы алучы гаиләм бар. Өйгә гаиләң янына кайтасың да, бөтен аруларың, мәшәкатьләрең онытыла. Һәрнәрсәнең үз урыны. Сәхнәнең үз урыны, гаиләнең үз урыны. Сәхнәне – гаилә, гаиләне сәхнә алыштыра алмый. Шуңа алар бер-берсенә комачау итми. Ирем – күпләргә таныш музыкант Максим Куприянов. Гастрольләргә йөри. Филүс Каһиров төркемендә 17 елдан артык барабанчы булып эшли. Ул мине аңлый. Минем сәхнәгә булган мәхәббәтемне дә аңлый. Кирәк икән, ул минем белән җир читенә кадәр концерт оештырырга бара. Әлеге Казан концертларымда да бөтен оештыру эшен ирем башкарды, рәхмәт аңа.

 

– Озак еллар телевидениедә эшләүче буларак, бүгенге көндә татар телеканалларының хәлен ничек бәялисең? Гомумән, телевизор карыйсыңмы?

 

– Дөресен әйтәм, телевизорны бөтенләй дә карамыйм. Беренчедән, минем вакытым юк. Караган очракта да, өйдә кем нәрсә карый, шуны утырып карарга мөмкинмен. Ышанасыңмы, бер генә тапшыруны да башыннан ахырына кадәр караганым юк. Шуңа әллә ни бәя бирә алмыйм. Классик жанрлар ул беркая да китми. Ә аны буыннан-буынга тапшыручы, тәҗрибә уртаклашучы шәхесләр булырга тиеш дип уйлыйм. Менә без телевидениедә эшләгәндә өлкән буын шәхесләрнең тәҗрибәсенә таяндык. Рөстәм абый Нәбиуллин үзе генә дә ни тора! Тере легенда! Телевидение өлкәсендә искиткеч талант иясе. Элеккеге мәктәпнең нигезе сакланырга тиеш, дип саныйм.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 49
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи