Илүзә Мөбарәкҗанованың кул эшләнмәләре башкаларныкына охшамаган. Үзе кебек мөлаем, тыйнак, зәвыклы алар. Милли сәнгатькә гашыйк останы редакциябезгә кунакка чакырдык.

Фотолар – И.Мөбарәкҗанованың шәхси архивыннан.
Илүзә Мөбарәкҗанова Чаллыда туып үсә. Әнисе Люция белән әтисе Хәсәннең көтеп алган балалары ул. Кызганыч, кызга җиде яшь вакытта әнисе вафат була. Илүзәне әтисе үстерә. Кыз мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлап, Чаллы дәүләт педагогика институтында белем ала. Үзе әйткәнчә, бик иртә, унсигез яшендә, Алабуга егетенә кияүгә чыга.

– Алабугада татар балалар бакчасында 8 ел тәрбияче булып эшләдем. Эшемне бик яраттым. Балалар белән аралашу рәхәт бит. Ике тапкыр декрет ялында булдым. Икенчесеннән соң тәрбиячелектән киттем. Үз эшемне ачтым. Савыт-саба, кием-салым белән сату иттем. Шул чорда милли стильдәге киемнәргә, түбәтәй, яулыкларга игътибарым артты. Чөнки үзем дә милли киемнәр яратам. Аларны кайдандыр кайтартканчы, ни өчен әле үземә текмәскә, дигән уй-теләк туды. Күңелем яңа идеяләр белән янып, куллар үзләре тегәм-тегәм дип торды, – дип сөйләде Илүзә.

Моннан 6 ел элек алар ире Ришат, кызлары Мәдинә һәм Сәйдә белән Казанга күченә. Башкалада милли стильдәге киемнәр, кулдан эшләнгән бизәнү-ясану әйберләре тәкъдим итүчеләр һәм әлеге товарлар белән кызыксынучылар көннән-көн артуын әйтергә кирәк. Илүзә дә элек күп нәрсәне шулардан алып кигән, хәзер исә үзе тегә.

Тәүге кул эше – хатын-кыз күлмәге өчен милли бизәкле билбаулар. Бизәкне ул машина ярдәмендә чигә. Әйе, элек безнең әбекәйләр мондый чигешләрне төннәр буе кул белән чигеп утырган...

– Милли бизәкләрнең күпчелеген үзем уйлап табам. Бүгенге көндә коллекциямдә гүзәл затлар өчен чигүле түбәтәй, яулык, билбау, яка, сумкалар бар. Игътибар итсәгез, минем түбәтәйләр башкаларныкына охшамаган, гадәттәгедән киңрәк тегелгән. Күлмәк, абая, кимонолар да тегә башладым. Болар – күптән хыялланган, күңелгә якын шөгылем, – ди Илүзә. Иң күзгә ташланганы – ул әлеге киемнәр, бизәнү-ясану әйберләрен бизәкләр белән артык чуарламый, барысын да зәвык белән башкара. Шуңа күрә көндәлек тормышта аларны күлмәк, жакетка гына түгел, хәтта пәлтәгә дә туры китереп тагып йөрергә була.

Илүзәнең түбәтәйләре беренче карашка бәрхеттән кебек. Чынлыкта алар җиһазлар җитештерүдә файдаланыла торган тукымадан тегелгән. Чөнки ул тузмый, кулга да йомшак. «Көненә өч түбәтәй тегә алам», – ди Илүзә. Бүген аның иҗат остаханәсендә ярдәмче кызлары да бар икән.

Илүзәнең коллекциясендә милли бизәкле галстуклар да урын алган. Төсләргә килгәндә, мода дөньясындагы төп төсләргә өстенлек бирә – ак, кара, көрән, соры һ.б. Бизәкләр көмеш һәм алтын төсендәге җепләрдән чигелгән. Бүген аның иҗат җимешләрен Татарстанда гына түгел, илнең башка төбәкләрендә, Казахстан, Төркия кебек илләрдә яшәүче татарларда да күрергә мөмкин.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала