БЕЗДӘ КУНАК БАР Уку өчен 5 минут

Гүзәл ИДРИСОВА белән Илназ БАҺ: «Өйдә татарча гына сөйләшәбез»

Бүген бездә кунакта – танылган музыкаль гаилә – Татарстанның атказанган артистлары Гүзәл ИДРИСОВА белән Илназ БАҺ.

 

Татарстанның атказанган артистлары Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова уллары Камил, Рамил һәм Марсель белән. /Фото - гаиләнең шәхси архивыннан.

 

 

Аларның танышу тарихы да кызыклы. Илназ Баһ Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров төркемендә музыкант була, ә Гүзәл Идрисова бэк-вокалда җырлый. Яшьләр арасында хисләр кабына. Дөресен әйтергә кирәк, баштарак Гүзәл Илназга кияүгә чыгармын дип уйламый да. Әмма концерттан соң Илназ Гүзәлне һәрвакыт өенә кайтарып куя. Һәрчак бүләк, күчтәнәч алып килә. Төркем өчен дә акчасын кызганмый, гел төрле тәм-том ала. Тормышка планнар төзи. Үз йортын булдырырга хыяллана. Төпле фикерле егет икәнен аңлап алгач, Гүзәл Илназга очрашып йөрергә ризалыгын бирә.

 

«БЕРЕНЧЕ УКЫТУЧЫМ – ӘТИЕМ»

 

– Гүзәл, сезнең гаиләгә күпләр сокланып карый – милли җанлы балалар үстерүчеләр хәзер сирәк бит. Үзең кайсы яклардан буласың?

 

– Мин Чаллы шәһәрендә туып үстем. Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче татар гимназиясендә укыдым. Кечкенәдән татар телен камил белдем. Татар җырларын тыңларга яраттым. Балаларның милли җанлы булып үсүе әти-әнидән тора дип уйлыйм. Минем беренче укытучым – әтием Фирдәвес: ул гармунда оста уйный, балачакта мине дә җырларга өйрәтте.

 

– Ялгышмасам, сез Илһам Шакировның якташлары…

 

– Әйе, әтием тумышы белән Тукай районының Яңа Бүләк авылыннан. Кечкенә чагымда әтием Сабан туена дип яңа җыр өйрәтә иде, Әлфия Авзалова, Хәмдүнә Тимергалиева, Римма Ибраһимова, Венера Ганиева репертуарындагы җырларны өйрәнеп, ел саен мәйданга җырларга чыкканым әле дә истә. Өйдә кечкенә аппаратурабыз, микрофоныбыз бар иде. Кич саен әтием белән җыр сайлыйбыз. Кассетада сакланган язмаларым хәзер дә бар әле.

 

Әнием Әнүзә тумышы белән Сарман районының Чураш авылыннан. Ул да кечкенәдән сәнгатькә гашыйк. Биергә бик ярата. 46 ел буе Чаллы шәһәрендәге Эчке эшләр министрлыгы госпиталендә шәфкать туташы булып эшләде, төрле чараларда гел биеде. Әтием белән әниемнең Мактау грамоталары, Дипломнары бик күп. Әтием гомере буе машина йөртүче булып эшләде. Ерак юлларга чыгып киткәндә, гел гармунын алды. «Гармунда уйнап алсам, йокыларым кача», – ди иде.

 

Аллаһка шөкер, бүгенге көндә әтием дә, әнием дә исән-сау, бергә гомер итүләренә 47 ел булды. Икесе дә лаеклы ялда. Инде дүртенче ел Тукай районының Яңа Бүләк авылы җирлегендә яшиләр. Чаллыдан күченеп кайтып, төп нигездә яңа йорт җиткезделәр. Авыл клубындагы бөтен чараларда бик актив катнашалар. Милли костюмнарын киеп, ансамбльдә дә, хорда да җырлыйлар. Ул костюмнарны туган көннәренә махсус тектереп бүләк иттек.

 

Бөтен тәрбия әти-әнидән киләдер дип уйлыйм. Хәзер безнең өйдә дә татар музыкасы тынмый. Улларыбыз Камил, Рамил, Марсель якташыбыз Илһам ага Шакировның җырларын тыңларга ярата. Бигрәк тә Камил аның репертуарындагы җырларны өйрәнергә һәвәс. Өч улыбыз да татар лицеенда укый, һәрдаим төрле иҗади бәйгеләрдә катнаша. Әлбәттә, безнең концертларда да чыгыш ясыйлар. Өйдә татарча гына сөйләшәбез.

 

– Улларыгызның гармун уйнарга яратуында әтиегезнең дә роле зур булгандыр?

 

– Әйе, ничек кенә әле! Әтием гаиләдә унынчы, төпчек бала. Бөтен җаны белән җыр-моңга гашыйк кеше. Күршеләрендәге гармунга кызыгып үскән. Аларның терлекләрен карап, сулар ташып, ишек төпләрен көрәгәч кенә, үзенә гармун бирә торган булганнар. Әтием мунчада шул гармунда уйнарга өйрәнгән. Теләге шулхәтле көчле булган! Зуррак үскәч, өчесенең акчасын бергә кушып, Яңа Бүләктән Чаллыга автобус белән барып, ике сыйныфташы белән 150 сумга баян алып кайтканнар да, шунда чиратлап уйнаганнар. Хәзер безгә кунакка килгәч, Камилнең музыка уен коралларын күрә дә, шакката. Чөнки бездә 10-15 уен коралы тезелеп тора. Әтием кайсыннан башларга белми. Бөтенесендә уйнап карый. «Кадерен белегез, минем мондый уен коралларында уйнарга мөмкинлегем юк иде», – ди әтием оныкларына.

 

 

Камил Баһ гармун, баянда оста итеп уйнаса, аның энесе Марсель курай һәм тальян белән дус.

 

 

– Туган ягың Чаллыга, әти-әниең күченеп кайткан авылга еш кайтасызмы?

 

– Бик еш булмаса да, вакыт булу белән кайтырга тырышабыз. Бәрәңге утыртканда, мунча себеркесе җыйганда һәм шундый башка эшләрендә булышабыз. Әти-әниемнең яшәгән урыны бик матур җирдә – урман буенда. Җәен җиләк, төрле шифалы үләннәр җыябыз. Аллаһка шөкер, юл әллә ни ерак түгел. Бакчада яшелчәләр үстерәбез. Файдалы ризык ашасыннар дип, әнием авыл сөте, каймагы, катыгы, эремчеген әзерләп көтеп тора. Хәерле озын гомер насыйп булсын үзләренә!

 

«МИҢА ЗАВХОЗ ДИГӘН КУШАМАТ ТАКТЫЛАР»

 

– Музыкаль белемне кайда алдың? Сәхнәдә беренче адымнарыңны ясаган вакытны хәтерлисеңме? Артистларга бәйле берәр кызыклы хатирәң белән уртаклашсаң иде.

 

– Музыка мәктәбен, аннары Чаллы педагогика көллиятен кызыл дипломга тәмамладым. Музыка укытучысы һөнәрен үзләштердем. Гөлдания Хәйруллина, Габидулла Хөрмәтуллин, Илгизәр Мортазин белән эшләдем. Беренче адымнарымны Гөлдания Хәйруллинаның җыр театрыннан башладым. Ул вакытта студент идем. Тәүге хезмәт хакымны шунда алдым.

 

Гөлдания һәм Рөстәм Хәйруллиннар белән эшли башлавым болайрак булды. Рөстәм абый, бэк-вокалчы эзләп, көллияткә килде. Укытучым Луиза Әхмәдуллина мине алар белән гастрольгә җибәрергә ризалашты. Бер көннән соң исә Салават Фәтхетдиновка бэк-вокалчы эзләп Таһир абый килде. Кош тоткандай өйгә кайтып киттем. «Беләсезме, мине ике урынга эшкә чакыралар. Кайсына барырга?» – дип әти-әнидән сорыйм. Алар Гөлдания Хәйруллинаны сайлады. Сәхнә тормышым шулай башланып китте. 4-5 ел алар белән бик яхшы эшләдек. Үземә «завхоз» дигән кушамат тактылар – бөтен хуҗалык эшләре минем өстә иде. Күп нәрсәгә өйрәндем. Сәхнәдә халык белән аралашу тәҗрибәсен дә биредә тупладым. Беренче сәхнә укытучым Гөлдания апа дип әйтсәм дөрес булыр. Гастрольләрдә бик күп йөрдек. Аена 28-30 концерт куйганбыз. Димәк, мин көн дә эшләгәнмен. Ничек укырга өлгергәнмен икән?

 

Тагын бер хатирә бар. Без Чаллыда «Энергетик» мәдәният йорты янында яшәдек, андагы барлык чараларга бара идек. Берсендә әниемнең бертуган абыйсы Равил Шәрәфиев белән күрешкән дә, аны безгә чәй эчәргә алып кайткан. Шунда данлыклы артистның итәгенә утырып фотога да төшергәннәр. Шушы фотоны таба гына алмыйм…

 

СӘХНӘ АРТЫНДА ҮСКӘН БАЛА

 

– Өч улыгыз да сәләтле. Уен коралларын үз теләкләре белән сайладылармы?

 

– Махсус эшләмәдек, үзеннән-үзе килеп чыкты. Улыбыз Камил беренче бала булгач, аңа бик еш безнең белән концертларга йөрергә туры килде. Сәхнә артында үскән бала инде ул. 5 яшьләр тирәсендә уенчык гармун сатып алдык. Аны кулыннан да төшермәде. Концертларга да үзе белән алды. Аннан соң сәнгать мәктәбенә укырга керде. Әтием өч улыбызны да кечкенәдән гармунында уйнап биетте, җырлатты. Әмма уртанчыбыз Рамил, әлеге мохиттә үссә дә, спорт кешесе, хуҗалык эшләрен ярата. Олысы гармун, баянда уйнаса, төпчеге курай, тальян белән дус. Әле яңа гына саксофонда уйнарга өйрәнә башлады. Уртанчысы, иҗаттан бөтенләй читтә калмас өчен, бәрмә уен коралында уйный, анда иң мөһиме – ритмны тою.

 

– Гүзәл, улларыгыз төрле конкурсларда да еш катнаша.

 

– Әйе, актив балалар булып үсәләр. Улларыгызның сәләте бар дип, балалар бакчасыннан да, мәктәптән дә җибәрәләр иде. 2023 елда «Татар малае – Татар кызчыгы» бәйгесендә катнашып, 6 яшьлек Марсель җиңде. Зур-зур шигырьләр ятлап, җырлар җырлап, уен коралында уйнап, бабасы турында сөйләп, жюри әгъзаларын шаккатырды. Катнашкан конкурслар санап бетергесез. Мәсәлән, «Нәселдә без эзлебез»дә икенче урын алдык, «Шәҗәрә» һәм «Әни, әнкәй, әнием» конкурсларында җиңдек. Мәктәп данын яклаган бәйгеләр дә күп булды. Иң дулкынландырганы – «Нечкәбил» конкурсы. Миңа Казанның Совет районы данын яклап гаилә белән катнашырга тәкъдим иттеләр. Ни өчен дулкынландым? Беренчедән, зур сәхнә, икенчедән, бөтен текстлар рус телендә булырга тиеш. Күбрәк татарча сөйләшкәч, шунысы бераз ошамады. Мин моны бер дә дөрес түгел дип саныйм. Әле авылдан әти-әнием дә килде, алар да чыгыш ясады. Алар өчен дә нык дулкынландым.

 

БЕР КАЗАНГА ИКЕ ТӘКӘ БАШЫ СЫЙМЫЙ

 

– Гаилә белән сәхнәне бергә алып барып буламы?

 

– Шулай бергә алып барабыз, бер дулкында йөзәбез дигәндәй. Гаиләне, балаларны ташлап, гастрольгә чыккан юк. Камил беренче сыйныфка укырга кергәннән бирле озакка сузылган гастрольгә чыккан булмады. Якын-тирәдәге концертларга гына йөрибез дип сүз бирештек. Безне «Бәхетдин» ансамбле дип белгәч, күп җиргә барыбызны бергә чакыралар.

 

– Сезнең гаиләдә кем танылганрак?

 

– Илназ популяррак дип уйлыйм. Чөнки тамаша залын алсак, анда хатын-кызлар күбрәк утыра. Ир-ат кешене күбрәк хуплыйлар. Бу – беренчедән. Икенчедән, Илназ инде 20 ел сәхнәдә. Мин исә инде өч мәртәбә декретта булдым. Минем өчен беренче урында балалар, әни булу, гаилә. «Бер казанга ике тәкә башы сыймый», – дип әйтәләр бит. Нәкъ шулай.

 

– Гастрольләр вакытында кызык хәлләр булгалыймы?

 

– Берсендә сәхнә костюмнарын өйдә онытып калдырганбыз. Бу концерт башланырга бер сәгать кала гына ачыкланды. Ярый әле, күршеләрдә ачкыч бар иде. Алар тиз генә киемнәрне китереп җиткерде. Күршеләребез бик яхшы, Аллаһка шөкер.

 

– Гүзәл, Илһам Шакиров белән якыннан аралашканың булдымы?

 

– Кызганыч, якыннан аралашканым булмады. Кечкенә чакта Яңа Бүләк авылы Сабан туе урманда уза иде. Зур аланда Илһам Шакиров җырлый. Аннан соң олылар, аннары балалар чыгыш ясый. Өч яшемнән мин дә җырлый башладым. Әтинең апасы Мөнҗия – Илһам Шакировның сыйныфташы. Хәзер ул Аксубайда яши. Илһам аганың әтисе минем әтинең әтисе белән бик дус булган. Әлбәттә, без Илһам Шакиров белән горурланабыз. Авылда мәдәният йорты аның исемен йөртә, кайтуга балалар тизрәк шунда йөгерә. Биредә Илһам аганың мәктәбе дә бар, бюст куелды, чишмәсе бар. Туган нигезе янында туганнары йорт салды. Илһам ага йөргән бакчада җиләк-җимеш, яшелчә үстереп, матур гына гомер кичерәләр.

 

«ГАИЛӘДӘ БЕЗ ӨЧ БЕРТУГАН ҮСТЕК»

 

– Илназ, туган ягың турында сөйләп кит әле. Кайларда укыдың? Туган нигезгә еш кайтасызмы? Хәзер анда кемнәр яши?

 

– Туган ягым – Арча. Башта еш кайта идек. Хәзер бик еш кайтып булмый. Чөнки балаларның укулары бар. Атна ахыры җитсә, үзебезнең эшләр көтеп тора. Йә концерт, йә башкасы дигәндәй. Бүгенге көндә әти-әнием икесе дә вафат инде. Әтием Фаил – 14 ел элек, ә әнием Наҗия бер ел элек бакыйлыкка күчте. Гаиләдә без өч бертуган үстек. Абыйларым Алмаз белән Нияз икесе дә Арчада гаиләләре, үз йортлары белән яши. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куялар.

 

Алты ел Арча сәнгать мәктәбендә укыдым. Татар халык уен коралларында уйнарга өйрәндем. Бүгенге көндә укытучым Альберт Сәлах улы Гайнетдинов вафат инде. Бик көчле, чын педагог, Арча сәнгать мәктәбенең директоры да иде. Аның тәкъдиме белән Казан музыка училищесына укырга кердем, вокал бүлегендә белем алдым. Укытучым – тәҗрибәле педагог Мулланур Гаян улы Габитов. Училищедан соң Казан дәүләт педагогика университетының татар теле һәм әдәбияты факультетына укырга кердем. Студент вакытта «Сәфәр» төркемендә эшләп, «Гөлназым», «Гөлиям», «Лилиям», «Татар кызлары матур» кебек җырларыбызны башкардык.

 

 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән хәләл җефете Гөлсинә ханымның Казан Кремлендә республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә оештырылган тантаналы кабул итү мәҗлесендә Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова талантлы уллары белән бергәләп музыкаль чыгыш ясады. 2023 ел.

 

 

– Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров төркемендә дә эшләгәнсең икән.

 

– Рөстәм Закиров музыкант булып эшләргә үзе тәкъдим итте. 3 ел эчендә төрле район-авылларда чыгыш ясадык. Булачак хатыным Гүзәл белән дә шунда таныштык. Гүзәл аның төркемендә миңа кадәр эшли башлаган иде. Рөстәм Закиров белән без авылдашлар. Күршеләр дип әйтсәк тә була. Әнием тумышы белән Урта Пошалым авылыннан иде.

 

«ҮЗЕМНЕ ЙОМШАК ӘТИ ДИП ӘЙТМӘС ИДЕМ»

 

– Илназ, улларыңа дөрес тәрбия бирәм дип уйлыйсыңмы?

 

– Әлбәттә, өч малай әтисе булу – үзе бер бәхет. Сау-сәламәт, сәләтле, акыллы малайларның әтисе булу аеруча да. Дөньяларның нинди икәнен күреп торабыз. Спорт белән шөгыльләнәләр. Чаңгыда, тимераякта шуарга, велосипедта йөрергә яраталар. Яңа музыка уен кораллары алырга тырышам. Иске гармунда уйнатмыйсың бит инде. Гармуны әйбәт тә, зәвыклы да, көчле тавышлы да булсын дисең. Мәктәптән тыш, түгәрәкләргә йөртәбез. Конкурсларда катнаштыру буенча күбрәк әниләре шөгыльләнә. Алып кайту, алып бару, әлбәттә, минем өстә. Эш буенча чыгып китсәм, әниләре алып бара.

 

Тәрбияне дөрес бирәм дип уйлыйм. Үземне йомшак әти дип әйтмәс идем. Төрле чаклар булгалый. Малайларны әзрәк кырысрак тотарга кирәк. Үзебез дә өч малай үстек бит. Әти-әнием баштан гына сыйпап тормадылар. Эштән куркып үскән бала түгел мин. Шуңа күрә улларыбызны да кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстерәбез. Квадроцикл, мотоцикл ише техникада йөрибез. Ватылгач, ничек сүтеп җыюларына кадәр күрсәтәм. Аннан соң чүкеч-пычкы кебек эш коралларыннан файдаланырга да яннарында басып торып өйрәтәм. Һаман да әти булмас, мәңгелек түгел. Шуңа күрә өйрәнеп үссеннәр. Сүз дә юк, ачуланган чаклар да була. Артык кыланып китсәләр, тиз генә өстән аска төшерәбез. Мактаган чакларым да күп.

 

– Кечкенә чакларын сагынасыңмы?

 

– Сагындыра (елмая). Тәпи киткән вакытларын, беренче әйткән сүзләрен искә төшерсәң, сөенеп куясың. Куллар арып беткәнче күтәреп йөргән вакытлар да булды. Кайчандыр караватына саласы, коляскасына утыртасы килсә дә, бүген бер дә арымыйча кулымда күтәреп йөрер идем әле (көлә).

 

– Кыз да алып кайтыгыз, дип әйткәннәре булмадымы? Әгәр өчесе дә кыз булса, нинди әти булыр идең?

 

– Алай дип әйтүчеләр күп. Өч малайдан соң кыз кирәк инде ул. Мин каршы түгел. Барыбер малай була дип, Гүзәл генә киреләнә. Әгәр дә өч кызлы булсам, шулай ук үземне бәхетле әтигә санар идем.

 

– Илназ, милләт өчен нинди эшләр башкарыр идегез? Тормышка ашмаган хыялларыгыз бармы?

 

– Бар инде ул! Их, шул вакытларда шулай итәсе калган, дигән чаклар бар инде ул! Хәзер аларны үкенеч дип тә әйтмәс идем. Һәр нәрсәнең үз вакыты, үз җае бардыр, күрәсең. Милләт өчен үзебезнең татар телендә матур җырларны күбрәк яңгыратыр идем! Бөтен дөньяга таратыр идем! Илебез, күгебез тыныч булсын! Улларыбыз үзебезнең телдә сөйләшә, җырлый алса, моны зур уңыш дип саныйм. Без Татарстаныбызда үзебезнең телебез, динебез, моңыбыз белән горурланып яшәргә тиеш.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 4
  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи