Быел августта Казанда җиңел атлетика буенча Россия чемпионаты ярышлары узды. Шул көннәрдә Татарстанның һәм Россиянең атказанган спорт остасы Фирая Рифкать кызы Солтанова-Жданова белән очрашып сөйләшү насыйп булды.

Җиңел атлетикада зур уңышларга ирешкән, 19862003 елларда СССР, Россия спорт командалары әгъзасы булган, Россия һәм Татарстанның атказанган спорт остасы, халыкара спорт мастеры Фирая СолтановаЖданова Актаныш районы Туган як музеенда. Биредә аның гомер юлы һәм спорттагы казанышларына багышланган зал бар. /Фотолар – Ф.СолтановаЖданованың шәхси архивыннан.
– Фирая ханым, сез инде 22 ел Американың Флорида штатындагы Джексонвилл шәһәрендә яшисез. Тик ни генә әйтсәң дә, Актанышның гүзәл Түке авылында туып-үскән кыз бит сез. Туган якларыгыз сагындырамы?
– Әйе, туганнарым, дусларымны, болында җиләк җыеп үскән Түке, Актанышымны, озак еллар эшләгән Чаллыны сагынып кайтам. Үзебезнең Татарстаныбыз, Россиябезгә ашкынып юлга чыгам.
– Сезнең быелгы кайтуыгыз Казанда җиңел атлетика буенча Россия чемпионаты ярышлары узган көннәргә туры килде…
– Мин бу чемпионатны дүрт күз белән дигәндәй көтеп алдым. Минем белән ярышларда катнашкан спортчы, тренерлар белән күрешеп, элекке вакытларны искә алып, гәпләштек. Болар барысы да яшьлеккә кайтаргандай итте. Дөнья чемпионаты, Европа ярышлары, Олимпиадада катнашам дип хыялланып, ашкынып йөгереп йөргән вакытлар…
Спортчылар йөгерә башлагач, аларны дулкынланып күзәттем. 10 километрга йөгерделәр. Бер кыз финишка килеп җитәргә аз гына ара калгач егылды. Андый хәлләр спортта булгалап тора. Мин исә гел түзә, тешне кысып булса да килеп җитә идем. Бер марафонда аяк сеңерләрем тартылып, үкчәмә кап-кара булып кан җыелды... Тик ничек инде финишка кадәр туктыйсың? Егылган кыз да, торып, атлап булса да килеп җитте.
Кәефне кыра торган күренешләр дә булды. Чемпионатта Татарстаннан 35 бала катнашты. Аларның өчесе көмеш һәм бронза медаль алды. Безнең җитәкчеләребез шуның өчен сөенделәр. Ә теге вакытта, без беренче булмасак, икенче төрле кабул итәләр иде. Хәзер исә катнашучыларның күп булуы кирәк икән. Мин моңа да сөенәм. Спорт белән шөгыльләнә торган кеше начар гадәтләр белән бәйләнми, тәртипсезләнми. Араларында, мода дип, әллә нинди майкалардан йөгерүчеләрне күрдем. Йөгерү өчен генә киелә торган бердәм кием булырга тиеш. Бу мәсьәләгә дә тәртипсезлек керүенә борчылам. Спорт шоуга әйләнергә тиеш түгел.
– Белүемчә, сез Татарстан спорт министры Владимир Леонов белән дә очраштыгыз.
– Әйе, аның кабинетында сөйләшеп утырдык. Аларга бик зур рәхмәт. «Без сезне онытмыйбыз. Сез каһарманыбыз, безнең өчен эталон», – диюләре күңелгә җылылык бирә. Киләсе елда, миңа 65 яшь тулу уңаеннан, Актанышта ярыш үткәрергә килештек.
– Актаныштагы музейда сезгә багышланган зал да бар.
– Әйе, Актаныш музеенда минем ядкәрләрем, төрле ярышларда җиңгән өчен бирелгән медаль һәм кубокларым саклана торган зал бар. Анда бүләкләремне тапшыруыма 10 елдан артык. Балалар шушы бүләкләргә карап, дәртләнеп укысыннар, җиңүгә омтылсыннар, дип бирдем. 12 ел инде апрель аенда мәктәпләр арасында минем күчмә кубогыма ярыш үткәрәләр. Чаллыда да күп марафоннар уздырдым, хәзер ярыммарафон итеп үткәрәләр.
– Сез хәзер Америкада улыгыз Семен белән яшисез. Ирегезнең вафат булуы турында да хәбәрдармын.
– Без ирем Виктор (Виктор Жданов (1971-2009) – марафон буенча һәм 100 километрга йөгерү буенча спорт остасы) белән улым Семенга 6 яшь чакта Америкага киткән идек. Ул шунда укырга керде, белемне инглиз телендә алды. Балага беренче вакытларда бик авыр булды. Бергәләп алны-ялны белми тырыштык, репетиторлар белән дә эшләдек. Улым Семен Солтанов рус телендә дә бик әйбәт сөйләшә, татарчаны аңлый, еш кулланыла торган сүзләрне үзе дә кыстырып куйгалый. Улыма хәзер 28 яшь. Ул үзен Россиянең патриоты итеп саный. Инженер белеме алды, эшли, үзе белән университетта бергә укыган кызга өйләнде. Улымның тырышлыгына, сабырлыгына, төгәллегенә сокланырлык. Нәселебездән килгән сәламәтлек, көч, яхшы мәгънәсендәге үҗәтлек – бөтенесе дә бар аңарда. Баланың акыллы булуы – әти-әнигә зур сөенеч. Мин спортта булуым, шул ук вакытта улымны табып, аны шәп егет итеп үстерүем белән чиксез бәхетле. 37 яшемдә Семенны алып кайтканга, тәртипле итеп үстергәнгә шатланып бетә алмыйм. Викторга шуның өчен рәхмәтлемен. Улым әтисе һәм минем кебек йөгерү спорты белән шөгыльләнә, марафон йөгерешендә Америка нормативын үтәде. Хәзер аның күрсәткече – 2 сәгать 16 минут.

Фирая ханымның улы Семен да, әтисе һәм әнисе кебек, йөгерү спорты белән шөгыльләнә.
– Фирая, Американың сез яшәгән Флорида штаты белән дә таныштырып үтегез әле.
– Флорида бай штат исәпләнә. Мин океан янындагы матур шәһәрдә яшим. Анда җылы, 16 ел кар күргәнем юк. Инде эсселеккә дә өйрәнеп беттем кебек. Анда мин башаягым белән эшкә чумам.
– Бүген сез үзегез Америкада нәрсә белән шөгыльләнәсез?
– Спорт белән ныклап шөгыльләнүемә 40 ел булды. Мин спортны беркайчан да ташламадым. Ничек кенә булса да, атнага өч тапкыр чыгып йөгерергә тырышам. Һәр көнне йөгерер идем, эшем авыр. Мин 12 ел инде мануаль массаж ясыйм, физкультура белән дәвалыйм, чөнки Физкультура институтында укып ике диплом алдым. Дәвалану өчен алдан язылалар. Башка штатлардан да имгәнү алганнар, инсульт кичерүчеләр килә, инвалид балаларны да китерәләр.
Миңа бу сәләтне Аллаһы Тәгалә биргән. Әткәем Рифкатьнең җилкәсе авырта иде. «Фирая кайтып, кулы белән бер генә массажлады, башка беркайчан да авыртмады», – дип сөенеп сөйләп йөрүе хәтеремдә.
Бер ялсыз эшлим мин. Һәр елны ике айга туган якларыма кайтам да, ял итәм, тауларга менәм, санаторийга барам. Тагын бер елга җитәрлек энергия туплап, кабат Америкага эшләргә китәм. Быел да Бәкергә, Алтайга, Кисловодскига бардым.
– Фирая, сезнең Америкага китүегез ничек булды?
– 1986 елда Ашхабад шәһәрендә кросс буенча чемпионат узды. Шунда икенче булып килдем һәм көтмәгәндә СССР җыелма командасы составына эләктем. Аннары безне Болгариянең София шәһәренә кросс буенча социалистик илләр беренчелеге ярышларына җибәрделәр. Шунда немец кызы Рихтер – беренче, мин икенче килдем. Җитди спорт белән шөгыльләнүем шуннан башланып китте. 1987 елда мин марафонда катнашып, Төркиядә беренче урын алдым. Аннары Туниста 21 километр йөгереп тагын беренче урын алдым. 1989 елда Америкага 10 километр йөгерергә юлладылар. Шунда икенче урынны алдым. Америкадагы чисталыкка шаккаттым.
Еллар үтә торды. Европаны аркылыга-буйга гиздем. Кытай, Япония, Греция, Шотландиядә узган зур ярышларда, ярыммарафоннарда беренче урыннарны алдым. Шотландияне бик ошаттым. Аннары Швейцариягә баргач, андагы табигатькә, безнеңчә икән, дип сокландым. Россиядә яшәгәндә Нью-Йоркка да бардым, әмма АКШның Флоридасы җылы як булуы белән үзенә каратты. Американың Сен-Клеман шәһәрендә Халыкара марафон йөгерешендә катнаштым, беренче урын алдым. Шунда миңа, нигә Америкага килмисең, җылы як, мөмкинлекләр бар, диделәр. Бу Россиядә грамота өчен ярышып йөргән еллар, 40 градуслы салкыннарда тешне кысып йөгерәбез, битләр өши торган иде. Уңайлы һава торышына кызыгып, шунда юл тоттык. Башта ярты ай, аннары өч ай тордык. Тора-бара улыбызны алып китеп яшәп карадык. Бу 2003 ел, ягъни 22 ел элек иде.
Америкада минем уңышларымны күрделәр дә, шундук грин-карта бирделәр. Биш елдан соң гражданлык алдым. Мин хәзер Россия һәм Америка гражданы. Ярышларда даими катнашып тордык, ул вакытта коммерция узышлары да бар иде. Бер үк вакытта Россия өчен дә йөгердем. 2002 елда Канаданың Эдмонтон каласында узган дөнья чемпионатында көмеш медаль алдым. Ул вакытта миңа 41 яшь иде, бу җыелма команда составында соңгы ярышым булды.
– Фирая, мәктәп елларыгызны да искә төшереп алыйк әле.
– Еллар үткән саен, яшьлегемә ешрак әйләнеп кайтам. Зөбәер (Түкегә дүрт километр) сигезьеллык мәктәбендә укыганда, без – Солтановлар барыбыз да бик актив идек, спорт ярышларында да җиңдек. Минем артист буласым килгән иде. Укытучыларым, синдә феноменаль хәтер, дип әйтә иде. Районда, шигырь сөйләп, беренче урын ала идем. Биергә дисәләр дә сынатмадым. Спектакль куйсалар, төп рольне миңа бирәләр иде. Зөбәер мәктәбеннән кайтабыз да өйдәге эшләрне тиз-
тиз эшлибез. Беребез токмач баса, икенчебез суга бара, өченчебез идән юа. Аннары яңадан Зөбәергә йөгерәбез. Репетицияләргә бармыйча калырга туры килсә, күңелгә бик авыр була иде.
– Фирая, сез тырышлык, үз максатыңа ирешү нәселдән килә, дидегез. Әти-әниегез турында сөйләп үтегез әле.
– Инәкәй Гөлрәйхан да, әткәй Рифкать тә – бик тырыш, булдыклы кешеләр иде. Әткәй безне эшләргә өйрәтеп, план билгеләп, шуны башкарганнан соң уйнарга чыгасыз, фәлән вакытта дәресегезне хәзерлисез, дип үстерде.
Әти китап укырга яратты. Без дә күп укый идек. Гаиләбездә – әткәйгә аерым хөрмәт, без аның урынына да утырмый идек.
Инәкәй чәкчәк, бәлешләр, гөбәдия пешерүме, варенье кайнатумы, җиләк-җимеш җыюмы, гөлләр үстерүме – барысын да җиңел һәм оста эшли иде. Ә инде әз генә буш вакыты булды исә, бәйләүгә утыра, берәрсендә матур кием күрсә, аның үрнәген алып кайтып бәйли иде... Кая гына кунакка барсам да, минем дә татарлыгымны, милли ризыклар әзерләвемне беләләр. Бер кеше дә кыстыбый, бәлеш, өчпочмак, гөбәдия, чәкчәкне минем кебек тәмле пешермидер!
Нәселебездән килгән тагын бер сыйфатым – төгәллек, пөхтәлек. Аяк киемем дә, ашаган кашыгым да урынында торырга тиеш.
– Туган яктан нинди тәэсирләр белән китәсез?
– Мин монда кайткач, төрле төбәкләргә барырга тырышам. Юлларның шәплегенә сөенеп бетәрлек түгел. Владимир шәһәренә машина белән бардык, 9 сәгатьне сизми дә калдым. Узган ел Алтайны күрдем. Аның тауларына менеп, үләннәрен җыеп кайттым. Байкалда да булдым. Аның матурлыклары карап туймаслык! Үзебезнең Идел, Чулманга да сокланырлык. Казан да бик матурланды. Кичләрен арыган чакларда да Бауман урамыннан Кремль янына кадәр җәяү узабыз. Г.Камал театры да, аның тирәсе дә гаҗәеп матур. Бу бинада, дөньяның теләсә кайсы почмагыннан килгән труппаларны җыеп, фестивальләр үткәрергә, чаралар уздырырга мөмкин. Ул бөтен дөньяның сәнгатькәрләре өчен мәдәни үзәк кебек. Минем Рауза апам да сәнгать белгече, мәдәниятнең барлык өлкәләрендә дә колач җәеп йөзә торган энекәшем дә театрда эшли. Мин туган як чәчкәләренә карап хозурланам, урманболыннарда үскән үләннәрне яратам, һәрберсен күпләп җыеп, бер чемодан тутырып алып китәм. Ел буена шул үлән чәйләрен эчәм. Туган яктан киткәндә, өч чемоданым да милли ризык белән тулган була.
– Туган ягыгыз яшьләренә киңәшләрегез нинди?
– Шөгыле булган бала тырыш була. Әтиәниләр балаларын теге яки бу секциягә бирәләр икән, бу – бик әйбәт. Кеше хыялсыз яши алмый, диләр, һәркемнең планы, максаты булырга тиеш. Аннары тел байлыгы – үзе зур байлык. Телләр өйрәнү кирәк. Әлбәттә, иң беренче нәүбәттә кеше үзенең туган телен белергә тиеш. Бу бөтен дөньяда шулай куелган.
Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: мин үземне көчле рухлы, түземле, көчле омтылышлы итеп тәрбияләгән туган ягыма, әткәй белән инәкәемә, укытучыларыма гомер буе рәхмәтлемен.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала