Композитор Эльмир Низамовның иҗатына күз иярми. Ничек бер кеше шулкадәр төрле әсәрләр иҗат итә ала икән?! «Алтын Казан» мюзиклы белән бер шаккатырса, «Кара пулат» риваять-операсы белән кабат гаҗәпләндерде. Төрле жанрда иҗат ителгән әсәрләре «Алтын битлек» милли театр премиясенә лаек була тора. Мәсәлән, «Әкият» Татар дәүләт курчак театрының «Авиатор» һәм «Инклюзион», «Әлиф» берләшмәсе һәм Туфан Имаметдинов белән бергә иҗат ителгән «Әллүки» спектакльләре шундыйлардан. Берсе – репрессияләр, фәнни алгарыш һәм кеше язмышы, икенчесе аз санлы халыкларның үлеп баручы телләре темасын күтәрә. Икесенә дә музыканы Эльмир Низамов язган. Никадәр төрле булса да, бер үк уңышка ирешкән спектакльләр болар. Республикабызның данлыклы М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында заманча балет фестивале кысаларында башкарылган «Личности Миллигана» һәм «Тесла» балетларын дөнья күләмендәге премьера дип зурлап игълан иттеләр. Бүген музыкаль җәмәгатьчелекнең күзе тагын Низамовка төбәлгән, чөнки ул М.Җәлил театры өчен опера иҗат итә. Театрларыбызда Эльмир Низамов музыкасы белән спектакльләр көннән-көн ешрак сәхнәләштерелә. Кайсы социаль челтәрне ачма, Эльмир Низамов җырлары килеп чыга. Әле ел башланды гына, композитор инде 19 гыйнварда Казанда дусларын җыеп зур концерт (0+) үткәрергә әзерләнә. Анда тагын нәрсә белән шаккатырыр икән дип, тел төбен тартып карарга булдык.

Фото – Э.Низамовның шәхси архивыннан
– Эльмир, сүзне 2025 елга нәтиҗә ясаудан башлыйк әле. Үткән ел Сезнең өчен аеруча истәлекле булды бугай.
– Чыннан да, иҗади сәяхәтләргә бай ел булды ул. Музыкам беренче тапкыр Үзбәкстанда, Ташкентта яңгырады. Чукоткада Анадырь шәһәрендә җырчы Эльмира Кәлимуллина белән бергә иҗат кичәбезне үткәрдек. Төркиянең Әнкара һәм Искешәһәрендә беренче тапкыр иҗат кичәләрем узды. Музыкам яңа тамашачыларын тапты. Премьераларга да бай ел булды. Көз көне театр сөючеләргә дүрт зур премьера тәкъдим ителде. Аның берсе – Г.Камал исемендәге театрда Туфан Миңнуллин әсәре буенча режиссер Илгиз Зәйниев куйган «Сөяркә» спектакле – тамашачыда зур кызыксыну уятты. Анда яңгыраган җырларымны, музыканы яраттылар кебек. Зур сәхнәдә шулай ук театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев белән «Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт» спектаклен иҗат иттек. Олуг рәссамыбыз Бакый ага Урманчега багышланган хор өчен кантата яздым. Аның премьерасы Әлмәттә булды. Һәм «Пуаро» исемле балет премьерасы белән дә истәлекле булды үткән ел. Бүтән шәһәрләрдә дә премьераларым булды, мәсәлән, Новосибирск, Хабаровск оркестрлары белән танышу күңелемдә онытылмаслык тәэсирләр калдырды.
– Укучыларыбыз яңа елга ниятләрегез белән дә бераз танышса, әйбәт булыр. Өмет-ниятләрнең байтагы яңа операга бәйледер, мөгаен.
– Дөрестән дә, бүгенге көндә мин бөек җырчы якташыбыз Федор Иванович Шаляпин турында опера иҗат итәм. Аның либреттосын Россиядә танылган драматург, Мәскәүдә яшәүче Константин Рубинский язды. Шаляпин – киң колачлы шәхес. Ул җырчы гына түгел, җәмәгать эшлеклесе, химаяче дә. Күп илләрдә, байтак шәһәрләрдә булган, чыгыш ясаган. Операда Казан чоры да чагылыш табачак, Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Парижда булган мөһим вакыйгалар да яктыртылачак.
– Инде Казанда, Галиәсгар Камал исемендәге театрда булачак концертка якынрак килеп, бу театр белән иҗади дуслыкның кайчан, ничек башланганын искә төшереп үтик әле.
– Камал театры белән дуслыгыбыз күптәннән килә. Иң беренче бергә иҗат иткән спектаклебез «Мин – Ана» дип атала иде. Мостай Кәрим әсәреннән бер өзеккә нигезләнгән бу тамашаны кече сәхнәдә күренекле артисткабыз Хәлимә Искәндәрова юбилее уңаеннан Рамил Гәрәев куйды. Аннары зур сәхнәдә Фәрит Бикчәнтәев белән «Хуҗа Насретдин»не иҗат иттек. Тора-бара драматург, режиссер Илгиз Зәйниев белән күп эшли башладык. Бүгенге көнгә унике спектакль өчен махсус музыка язганмын. Күбесе бүген дә театрда бара. Бу минем өчен зур мәртәбә һәм горурлык, чөнки безнең халык өчен иң якын, кадерле сәнгать ул – театр. Киң катлам тамашачы минем иҗатым белән театр аша танышты дисәм дә була.
Гыйнварда узачак концерт – иҗади дуслыкның бер нәтиҗәсе. Мин, спектакльләргә музыка иҗат иткәндә, җырларым, аерым өзекләр тамашадан тыш та яңгырарлык булсын дип тырышам. Концертта спектакльләрдән музыка башкарылачак. «Тесла», «Личности Миллигана» балетларыннан өзекләрне, мюзикл, опера арияләрен, җырларны тыңларга мөмкин булачак. Концертта музыкантлар гына түгел, актерлар да җырчы сыйфатында чыгыш ясар. Камал театрында матур җырлаучы артистлар байтак. Тамашачы яраткан артистларын яңа яктан ачар. Актерлар исә бик дулкынланып кичәгә әзерләнә, җырчы сыйфатында сәхнәгә чыгу – алар өчен сынау. Һәм әлбәттә, симфоник музыка яратучыларга да бу кичне күңелләрен баетырлык азык булачак.
Шөкер, Камал театрының күп еллар дәвамында осталыгын чарлый килгән оркестры бар. Музыкантларның һөнәри дәрәҗәсе бик югары. Бүген аны дирижер Данияр Соколов җитәкли. Ул әле эшли башлаган гына чакта бергәләп концертлар үткәрү идеясе туган иде. Ниһаять, ул тормышка ашты. Гомумән, театр оркестры композиторларыбыз иҗатын халыкка таныту буенча бик зур эш алып бара. Аның аерым программалары бар. Шулар арасында татар музыкасы җәүһәрләренә багышланган аерым концертларны әйтеп үтәргә кирәк. Аерым авторларның музыкасыннан гына торган кичәләрне дә, төрле композиторларның җыр-әсәрләреннән төзелгән концертларны да килеп тыңларга мөмкин. Бу бик зур эш. Элек гомер иткән аһәңсазларның да музыкасы онытылырга тиеш түгел, бүген иҗат итүчеләр дә, әсәрләренә ихтыяҗ барлыгын күреп-тоеп яшәсә, тагын да илһамланыбрак иҗат итәчәк. Камал театрының еллар буе тугрылык саклаучы үз тамашачысы бар. Ә концертлар аша ул зур музыка дөньясы белән дә таныша ала.
– Эльмир, ә гомумән алганда, бүген зур төрлелек заманында милли композитор булып калу мөмкинме?
– Киң кырлы композитор булу зарури. Төрле стиль, жанрларда яза белергә, эчке дөньяңны гел баетып торырга, күп музыкаль әсәр белән танышырга кирәк. Мин бер стильдә генә язам, симфония генә иҗат итәм, милли композитор гына булам, дип үзенә чикләр куючылар да бардыр бәлки. Ләкин юлны үзеңә никадәр тарайтсаң, шулкадәр авыррак дип уйлыйм. Киң танылуымны, мәсәлән, төрле юнәлешләрдә иҗат итүем белән бәйлим. Миңа ул кызык. Татар композиторларының бик мөһим бурычы милли аһәңне саклап калу гына түгел, минемчә, ә милли музыканы тагын да баету, аңа карашны киңәйтү, чөнки сәнгать, музыка бер калыпта, бер рәвештә генә кала алмый. Жанрлар төрлерәк булган саен, иҗат мөминлекләре дә күбрәк, үсеш ихтималы да зуррак.
Үткәннәргә әйләнеп карасак, милли музыкабызга да һәр композитор үзеннән ниндидер яңалык керткән. Нәҗип Җиһанов, Фәрит Яруллин, Рөстәм Яхин булсын. Бер караганда миллилектән ерак торган жанрлар – авангард, эксперименталь музыка бар. Ләкин кем дә булса бу жанрларда иҗат итә икән, безнең композиторларыбыз бу өлкәдә дә маһир дип, горурланырлык дип уйлыйм.
– Сез Казан дәүләт консерваториясендә яшь композиторларны да тәрбиялисез бит әле. Шушындый тизлек заманында да академик музыка иҗат итәргә теләк белдереп килүчеләр бармыни?
– Классик өслүбтә иҗат итүче аһәңсазлар элек тә күп булмаган, бүген дә аз. Ләкин бар алар. Академик музыка юлы бик үзенчәлекле, авыр юл. Монда, сәләттән тыш, нык тырышлык та, характер да кирәк. Әйләнә-тирәләрендә нинди кешеләр булуы хәлиткеч роль уйный. Музыкасын уйнаучылар, тыңлаучылар, ярдәм итүчеләр, күтәреп алучылар бармы? Композитор социум белән бәйле шәхес. Һәр заманның үз авырлыклары бар, әлбәттә. Яшьләргә бүген дә җиңел түгел. Иң авыры – үз юлыңны табу. Моңа кадәр дә күп музыка иҗат ителгән, бүген дә күп языла. Көндәшлектән курыкмыйча, югалып калмыйча, үзеңне күрсәтергә кирәк. Моның өчен иң мөһиме – нәтиҗәдән генә түгел, иҗат процессыннан ләззәт алу.
– Яшь аһәңсазларга дәүләт ярдәме ни дәрәҗәдә оештырылган?
– Республикабызда иҗат өчен бөтен шартлар да бар, дип саныйм. Әлбәттә, ярдәм һәрвакыт җитми кебек. Иҗат кешесенә һәрвакыт тамашачы, сәхнә кирәк. Әмма күп нәрсә үзеңнән тора. Әгәр йомылып бер урында утырмасаң, үзең тәкъдимнәр белән кешеләргә чыксаң, теләктәшлек тә, ярдәм дә табып була.
– Республикада «Век татарской музыки – Татарстан аһәңнәре» (muzport.tatar) сайты эшли. Анда композиторларыбыз иҗаты турында укып белергә, музыкаларын тыңларга, ноталарын күрергә һәм башка кирәкле мәгълүматлар белән танышырга мөмкин. Аның турында фикерегез нинди?
– Мондый сайт күптәннән кирәк иде. Бик файдалы, игелекле эш. Эчтәлеге бай. Киләчәктә исә тагын да күбрәк видео һәм аудио материаллар белән тулыландырасы иде.
– Әңгәмә өчен рәхмәт, Эльмир. Иҗатыңда уңышлар телибез.
(Әле шушы көннәрдә генә «Мелодия» лейблында Эльмир Низамовның «Багышлау» исемле симфоник музыка альбомы дөнья күрде. «Бу мөмкинлек өчен республикабыз Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка һәм язмаларны яздырырга ярдәм иткәне өчен Татарстан Мәдәният министрлыгына рәхмәтемне белдерәсем килә. Татарстан дәүләт симфоник оркестры һәм шәхсән маэстро Александр Сладковскийга күп еллык дуслыгыбыз, миңа булган ышанычлары һәм профессиональ башкарулары өчен рәхмәтем чиксез. Музыкант Роман Мөдәррисов, дирижер һәм тавыш режиссеры Джереми Уолкер, легендар Павел Лавриненков алдында музыкама сакчыл карашлары өчен баш иям», – дип шатлыгы белән уртаклашты композитор социаль челтәрләрдә.)
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала