БЕЗДӘ КУНАК БАР Уку өчен 4 минут

Баянчы Айзат МӘРДАН: «Бу хезмәткә авыр юллар үтеп килдем»

Искиткеч талантлы кешеләр була: кулыннан бар нәрсә дә килә торган. Моңарчы баянчы Айзат Мәрданны (Шәйхелмәрданов) күреп кенә белә идем. Казан тамашачысы аны сәхнәгә соң чыккан дип уйлыйдыр. Баксаң, ул 30 ел сәхнәдә! Иҗат юлын төптән башлый. Авыл мәдәният йортыннан тотынса, аннары – район, ә аннары инде башкала сәхнәсендә балкый. 2017 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр муниципаль мәдәният оешмасы Казан шәһәр филармониясе артист-инструменталисты. Быел 50 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.

 

Баянчы, гармунчы, автор-башкаручы һәм биюгә оста Айзат Мәрдан. /Фотолар – А.Мәрданның шәхси архивыннан.

 

 

– Айзат, Актаныштан гына шундый талантлы кешеләр чыгадыр ул, әллә ялгышаммы? Үзегез белән якыннан таныштырыгыз әле.

 

– Һәр район үзенең талантлары белән бай. Мин Актаныш районының Киров авылында туып үстем. Әти-әнием икесе дә иҗат сөюче кешеләр. Шулай да иҗат юлын сайлауга җырчы дустым Дәниф Шәрәфетдинов зур өлеш кертте. Ул хәзер дә иҗатта кайный: сәламәтлеге белән бәйле өйдә генә иҗат итә, аранжировкалар ясый. Дәниф миннән бер яшькә зуррак. Мәктәптән чыгып киткән елларда, Дәниф: «Айзат, синнән була», – дип, нык терәк булды. Алабуга мәдәният училищесының хореография бүлегенә кердем. Дәниф әлеге уку йортының оркестр бүлегендә белем алды. Укыган чорда рәсемнәр дә ясадым. Табигать, авыл күренешләрен сурәтләдем. Бүсергә операция ясату сәбәпле, училищены тәмамлый алмадым. Ике курска якын укып калдым. Аннары армия сафларына алдылар, беренче Чечня сугышына эләктем. Югыйсә, операция урыны да төзәлеп бетмәгән иде. Ул вакытта армия хезмәтен кичектерү мөмкин түгел иде, соңрак булса да укып бетерермен дип киттем. Беренче Чечня сугышы ветераны булып, исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп итте. Бер ел Актаныш мәдәният йортында «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшләдем. Режиссёр ярдәмчесе итеп алдылар. Үзем солист, биюче. Дистәләгән бию башкардык. Актаныштан Казанга концерт куярга бара идек.

 

«Айзат, армия сафларында булдың. Синең талантың күпкырлы. Бер талантны алып, шул юнәлештә генә эшләргә кирәк», – дип киңәш иттеләр. Кайсысына тукталырга белмәссең! Чөнки яшь чак, дәртле чак! Мин һаман да эзләнүдә! «Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына укырга кер. Белем алсаң, иҗатта барыбер үз юлыңны таба алачаксың», – дип әйтеп торгач, Казанга киттем. Укырга кердем. Хор бүлегендә белем алдым. Минем күңелемдә һаман баян бит! Алабугада укыганда, баян буенча да дәресләр алган идем. Университетта хор бүлегенә кергәндә, параллель рәвештә оркестр бүлегендә дә укырмын дип уйладым. Тавышың матур дип мине хор бүлегенә генә алдылар.

 

 

Ләйсирә һәм Айзат Шәйхелмәрдановлар.

 

 

– Хәләл җефетегез Ләйсирә белән кайда танышкан идегез?

 

– Студент чорында, университетта таныштык. Ләйсирә III курста укый иде. Минем армиядә хезмәт итеп, I курска укырга кергән чагым. Ләйсирә Балтач районының Түнтәр авылыннан. Ул ятим үскән. 5 яшьтә әтисе, 13 яшьтә әнисе вафат була. Студент елларында авыл җирлегенә укытучылар конференциясенә артистлар буларак чыгыш ясарга кайттык. Җитәкче Резеда Сәләхи кызы күреп, безгә баянчылар, җырчылар кирәк дип, Казаннан эзләтеп авылга эшкә чакырып кайтарды.

 

– Берсүзсез авылга эшкә кайтырга булдыгызмы? Хәзерге яшьләрне зур хезмәт хакы тәкъдим итеп тә авылга кайтарып булмас, минемчә. Авылны яратудан киләме ул?

 

– Без бит икебез дә авылда кечкенәдән иҗат дөньясында кайнап үскән балалар. Балтач районының Түнтәр авылы мәдәният йортына эшкә кайттык. Башта 1 ел сәнгать җитәкчесе, аннары директор булдым. Ләйсирә сәнгать җитәкчесе булып эшләде. Түнтәрдә яшәгән вакытта ике балабыз туды. Бүгенге көндә кызыбыз Алинәгә – 25 яшь, улыбыз Афзалга 21 яшь. Ләйсирә белән икәү бергә мәдәният йортын гөрләттек дисәм ялгыш булмас. Бер бәйрәм калмый торган иде. Ул концертлар, спектакльләр, дискотекалар! Авыл халкына бәйрәм ясадык.

 

 

Ләйсирә һәм Айзат Шәйхелмәрдановлар уллары Афзал, кызлары Алинә белән. Алинәнең туй көнендә.

 

 

– Кайчандыр авылга кайтып торуыгызга үкенмисездер бит?

 

– Юк, әлбәттә. Гомумән, язмышка үкенмим. Мине артист буларак беренче баскычтан үстерде. Шунда башлаган юл белән Казанга кадәр килеп җиттек. Кайбер җырчылардан сорыйсың, ул авылның мохитен, мәдәниятен бөтенләй белми. Авылда яшәп иҗат иткәндә аның көндәлек тормышын күрәсең, Ә шәһәрдә кеше концерттан концертка йөри. Тәмен дә белми кала дип әйтүем.

 

 

 

– Балтач районы үзәгендә дә яшәгәнсез...

 

– 7 ел Түнтәрдә яшәгәннән соң, безне күреп, Балтач районы үзәгенә эшкә чакырдылар. Анда мәдәният йортының директоры булып 9-10 елга якын эшләдем. Параллель рәвештә мәктәптә балаларга музыка укыттым. Балтачтагы «Балкыш» җыр һәм бию ансамблендә баянда уйнадым. Балтач районы авыл клублары (56 клуб) челтәре директоры вазифасын башкардым. Параллель рәвештә «Балкыш» ансамбленең концертмейстеры, «Яшьлек» инструменталь ансамбленең баянчысы булдым. Ләйсирә районда автоклуб мөдире булып эшләде. Бөтен авылларда кыр эшләре башлангач, ял вакытларында эшчеләргә концертлар куйды. Автобус, машиналарга утырып, Балтач районындагы бәйрәмнәргә чыгып китәләр иде. Балалар тәрбияләргә вакыт калмады инде. Аллаһка шөкер, алар безне аңлап үстеләр, бик мөстәкыйль булдылар.

 

– Җитәкче эшен алып барсагыз да, иҗатны ташламагансыз.

 

– Юк, ничек ташлыйсың инде?! Күңел сораганны эшләргә кирәк. Иҗат бергә үрелеп барды. Бүгенге көндә авыл һәм район җирлегендә эшләгәннәрем бик нык ярдәм итә. Аякка басып китәр өчен көч бирде.

 

 

 

– Казан тормышына күнектегезме инде?

 

– Казанга 2017 елда күченеп килдек. Бүгенге көндә Казан шәһәр филармониясендә эшлим. «Чулпан» мәдәният сараенда иҗат итәбез. Елына өч-биш артистның сольный концертларында баянчы буларак катнашам. Үземнең дә зур сольный концертларым булды. Илһам канатларым сынмаса-сыгылмаса, көч-куәт булса, быел 21 ноябрьдә сольный концертым көтелә. 50 яшьлек юбилеем уңаеннан зур программа әзерлим.

 

 

– Айзат, баянда гына уйнап калмыйсыз, спектакльләрдә дә рольләр башкарасыз. Спектакльдә уйнау ошыймы?

 

– Сәнгать җитәкчебез Чулпан Закирова безгә спектакльләр кую идеясе белән чыкты. Һәр рольгә артистларны сайлады. «Йосыф-Зөләйха», «Зәңгәр шәл» спектакльләрендә икешәр роль башкарам. Мәсәлән, «Зәңгәр шәл»дә усал Җиһанша һәм юмарт Шәйхи бабай рольләре. Эмоциональ яктан капма-каршы образлар. Әле өйгә кайткач, рольдән чыга алмый азапланырга мөмкинсең. «Нишләп миңа ике роль бирәсез?» – дип Чулпан Закированың үзеннән дә сораган бар. «Чын ир-ат ролен син генә уйный аласың», – ди ул. «Йосыф-Зөләйха»да Мисыр патшасы Кыйтфир булып уйныйм. Аннары аның энесе ролендә сәхнәгә чыгам. Моннан тыш, балалар спектакльләрендә катнашабыз. «Мырау батыр»ны уйнадык. Анда миңа аю ролен бирделәр. «Три богатыря» әкиятендә Ильяны уйныйм. Сәнгать җитәкчесе Чулпан Закирова, артистларның иҗади та0лантын төрле яктан ачарга кирәк, дигән фикердә.

 

 

 

– Авыл-районда эшләгән чагыгызда легендалар концерт белән килми калмагандыр. Берәрсе турында сөйләп китә алмассызмы? Берәр кызыклы хәл булмадымы?

 

– Кайсысы турында сөйлим икән? Иң истә калганы мәшһүр җырчы Илһам Шакиров белән баянчысы Рәшит Мостафин булгандыр... Мин авыл мәдәният йортында эшләгәндә алар концерт белән килде. Якыннан аралашырга насыйп булды. Рәшит Мостафин Балтач районының Сосна авылыннан. Гомере буе Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең концертмейстеры, баянчысы булган. Минем Түнтәр авылына кайтып урнашкан гына вакыт. Әле безнең иске мәдәният йорты, аннары яңаны төзеттек. Кунакларга чәй табыны әзерләдек. «Әйдә, Рәшит, кабатлап алыйк бераз», – дип Илһам абый куллары белән ишарәләп күрсәтте. Рәшит абыйның кулында «Юпитер» маркалы зур концерт баяны. Уйнап җибәрмәсенме! Баянына гашыйк булдым! Рәшит абыйның уйнаганына Илһам абый җырлап җибәрде! Мәдәният йортының тәрәзәләре дер селкенде. Илһам абыйның тавышындагы көч-моңны әйтеп, аңлатып бетерерлек түгел. Авызымны ачып катып калдым. Олы шәхесләрне, остазларны күрү, беренчедән, илһам бирә, икенчедән, әзме-күпме тәҗрибә туплыйсың. Ул яктан үземне бик бәхетле дип саныйм. Әти-әниләргә дә рәхмәтле. Без үскән вакытта пластинкалар тыңларга ярата идек. Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Хәнәфи Шәйдуллин кебек җырчыларны тыңлап, илһамланып үстек. Иҗат тормышымда Хәмдүнә Тимергалиеваның концертларында баянда уйнарга туры килде. «Синең белән эшләү рәхәт», – дип әйтә торган иде мәрхүмә. Менә шул сүз дә күңелгә сары май булып ята. Бик күп артистның концертларында баянда уйнадым. Баянны тоттың да, сәхнәгә чыктың түгел. Җырчылар репертуарындагы музыкаль әсәрләрне өйрәнергә, тамашачы алдына чыгып матур итеп уйный белергә кирәк.

 

– Баянчы һөнәренең авырлыклары бармы?

 

– Дөресен әйтергә кирәк, бу хезмәткә авыр юллар белән килдем. Әти-әнием ягыннан да нәселебездә җырчылар, баянчылар бар. Әмма алар профессиональ сәхнәдә эшләми, һәвәскәр иҗатчылар. Аларга рәхмәтле булып, тальян, гармун, баян, курайда да уйныйм. Бүгенге яшь баянчыларга сокланам. Мәсәлән, Айнур Моратов, Булат Шәрипов, Наил Сәгъдиев, Илнар Сафин һәм башка талантлы яшь баянчыларны мәдәниятебезнең дәвамчылары дип әйтер идем. Һәр баянчының үзенең уйнау стиле була. Баян гына дип карарга мөмкиннәр. Аңа кеше җаны салынган. Музыкага кереп китсәң, башың да әйләнеп китәргә мөмкин. Йөрәктән чыккан әйбер генә йөрәккә барып җитә ала.

 

– Балаларыгыз уен коралларында уйный беләме? Сезнең юлдан китмәдеме?

 

– Безнең өйдә икешәр гармун, икешәр баян, тальян, курайлар, әрмән дудугы бар. Әрмән дудугына гына вакыт җитми. Улыбыз гармун, баянда оста уйный. Казанга күченеп килгәч, өч ай эчендә гитарада уйнарга өйрәнде. Аранжировкалар ясый башлады. 30 лап көе бар. Заманча көйләр яздырган. Дизайн буенча укырга керде. Киләчәктә дизайнер булып эшләрме? Бер сөйләшеп утырганда: «Әти, минем күңел барыбер музыкага тартыла», – диде. Алма алмагачыннан ерак төшмәгән инде, дидем.

 

Кызыбыз чәчтараш булып эшли. Күңеле белән барыбер сәхнәдә. Юбилеемда бик матур итеп җырлады. Ис-акылым китте. Тавышы матур, бәрхет сыман. Аның биюче дә буласы килгән иде.

 

– Чит илләрдә дә чыгышлар ясыйсыз. Кайларда булдыгыз?

 

– Германия, Төркия, Үзбәкстанда булдык. Сахалин, Кавказ якларында чыгышлар ясадык. Кая барсак та, бөтен җирдә татарлар яши. «Без сезне беләбез, телевидениедән, интернеттан күрдек», – дип куанып каршы алалар. Милләттәшләребезне күрү үзе бер горурлык. Быел апрель ахырында җырчы Әмир Әхмәдишин белән бергә Мисырга барабыз. Икенче ел рәттән биредә Сабан туе үткәрәбез.

 

– Айзат, мәдәният өлкәсендә 30 елга якын кайнап, дәрәҗәле исемнәр алмавыгыз бераз аптыратты. Әллә үзегез тыйнак, әллә ул сезгә кирәкмиме?

 

– Дөресен әйтергә кирәктер, исем артыннан ике ел йөрим. Барлык документлар тапшырылган. Бөтен җирдән үтә, ә менә Мәдәният министрлыгында тукталып кала. Шунысы күңелгә тия: синең яныңда 2-3 ел эшләгән, гади генә татар халык җырын да җырлый алмаган, уен коралында уйный белмәгән артист «Татарстанның атказанган артисты» исемен алырга мөмкин. Кайчагында алар өчен оялып та куям. Эш тәҗрибәсе дә булмаска мөмкин. Менә алар исемнәр ала. Остазларын сорыйсың – алар юк. Кайберләре мәдәният өлкәсендә 2-3 ел эшли дә, эшен ташлый. Ә без гомер буе шунда хезмәт куябыз. Сәхнәдә 3-5 сәгать уйна дисәләр дә, егылганчы уйнап чыгабыз. Быел, бәлки, бирерләр дип өметләнәм. Кайчагында төшенкелеккә дә бирелеп аласың. Быел да исем алып булмаса, бәлки бөтенләй бу өлкәдән китәргә дигән фикер дә туып ала кайчагында. Чөнки арыта. Эмоциональ һәм физик яктан да арыта. Бер концертта 3 әр сәгать буе авыр баянны күтәреп уйнап чыгасың. Һәр баянчыда диярлек умыртка баганасының бил өлешендә бүсер бар. Махсус дәвалау курсларын узабыз. Көн саен иртән махсус физик күнекмәләр ясыйм. Ясамасаң, торып китә алмыйсың. Җырчылар лаеклы ялга берничә елга алдарак чыгалар. Ул тавыш белән бәйле. Ә баянчыларның бу уңайдан бернинди өстенлеге юк. Баксаң, баянчы авыр баянны күтәреп интегә. Ул сәламәтлеккә бик нык зыян сала. Без баянчылар белән үзара болар хакында сөйләшәбез. Әмма җитәкчелеккә кадәр барып җитми шул.

 

– Хәләл җефетегез Ләйсирә белән хор бүлегендә укыдым дидегез. Сезнең дуэт җырлар башкарырга ниятегез юкмы?

 

– Ләйсирәнең тавышы бик матур. Музыканы яратса да, җырчы буласы килмәде. Бүгенге көндә «Чулпан» мәдәният үзәгендә зал администраторы булып эшли. Ләйсирәнең әтисе Илдус бабай баянчы булган, музыкага мәхәббәте дә әтисеннән киләдер дип уйлыйм. Бәлки юбилей концертыма бергә матур музыкаль чыгыш әзерләрбез. Калганы сер булып калсын.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 12
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи