Журнал «Безнең мирас»

Алсу Фазлыева: «ЭШ СӨЙГӘН ТОРМЫШТА ЮГАЛМЫЙ»

Узган атнада җырчылар Алсу һәм Азат Фазлыевларның «Гөрләтеп яшиселәр бар әле» җырына төшергән клибы тәкъдим ителде. Клипта Алсу, һәрвакыттагыча, күркәм хатынкыз, хуҗабикә булып төшкән. Ә чынлыкта Алсу гаиләдә нинди хатын? Яңа өйләре, гаиләсе, сәхнә тормышы һәм планнары турында безнең әңгәмәдән укып белерсез.

 

«ҮЗ ЙОРТЫҢ БЕЛӘН ЯШӘҮ РӘХӘТ»

 

– Алсу, синең һәр яңа елны нәрсәгәдер багышлаганыңны беләм. Планнар төзеп яшисең. Бу елны ниләр эшләдең?

– Минем ел була дигән шарт куйдым. Һаман да гаилә, балалар дип яшисең бит. Үзеңә вакыт калмый. Быел сәламәтлек буенча төрле анализлар тапшырам, процедураларга йөрим. Блефаропластика ясаттым, ягъни күз кабагы астындагы «капчыкларны» алдырттым.

 

 

Бүген Фазлыевлар өч бала үстерә.

 

– Ишле гаиләгезнең зур яңалыгы бар икән – үз йортыгызга күченгәнсез.

– Әйе, Аллаһка шөкер. Сөенеп туя алмыйм. Әле ике ай элек кенә күчендек. Азат белән икебез дә авыл балалары, иркенлек яратабыз. Фатирда яшәгәндә, балаларга: «Тссс, тавышланма», – дип, гел кисәтеп торасың. Әле дә бу гадәт калды. «Кычкырышып уйнамагыз, күршеләргә комачаулыйсыз», – дип әйтәм (елмая). Үз йортың белән яшәү рәхәт, иркен. Без өч бүлмәле фатирга да сыешмадык. Аны саттык инде, балаларга аерым фатирлар алдык.

– Йортны озак төзедегезме?

– Төпчек кызыбыз Зифа тууга җир алдык. Күтәреп куйганнан соң 1,5 ел буш торды, аннары калган эшләрен бер елда тиз генә башкарып чыктык.

Хәзер Зифага 4 яшь. Кызыбыз җырлый-бии. Ике абыйсын да бик ярата. Аңа карагач, үземне күргәндәй булам: ул – йомшак та, усаллыгы да бар, үзенекен эшләтә торган. Теле ачылмый торды. Шуңа борчылдык. Без өйдә татарча сөйләшәбез. Рус телле бакчага биргәч, бала кайсы телдә аралашырга белмичә карап тора, русча үзенчә нидер сөйләшә. Баланың теле ачылганда бер телдә генә сөйләшергә кирәк, диделәр. Теле русча ачылгач, русча сөйләшергә туры килде. Хәзер татарча да аңлый, безнең җырларга кушылып җырлый.

 

«ГАСТРОЛЬДӘ ЙӨРГӘН ЧАКЛАР КҮП БУЛДЫ»

 

– Хәзер элекке кебек гастрольләргә чыкмыйсыз. Сәбәбе нидә?

– Айлар буе гастрольдән кайтмый йөргән чаклар күп булды. Ике улыбыз да кечкенә иде. Аларның үскәнен күрмәдек диярлек. Әле Зифа тугач та, әнигә яки бала караучыга калдырып, бер ел гастрольдә йөрдек. Шунысы моңсу: гастрольдән кайтуыңа бала инде шактый үскән була. «Кызыбызны кеше өчен таптыммы әллә?! Мин болай йөри алмыйм, өйдә балалар белән торам», – дидем Азатка. Ул берара үзе генә концертлар куеп йөрде. Җырлар яздырабыз, күптән түгел ике клип төшердек. Төрле тапшыруларда катнашабыз.

 

 

Фазлыевларның кече уллары Ильяс аш-су блогеры буларак танылып килә.

 

– Бу карарга килергә челтәрле бизнес белән шөгыльләнә башлавыгыз да йогынты ясамый калмагандыр?

– Күпмедер йогынты ясады. Без кайберәүләр гомер буе эшли алмаганны да җиде елда тиз генә эшләп куйдык, Аллаһка шөкер.

Әлбәттә, гастрольләрнең үз кызыгы. Тамашачы белән ара лашасың. Иҗади командабыз шулхәтле шук булды. Җыелсак, сөйләшер сүзебез бетмәде. Шаяртып, йә берсе музыкантның баянын бәйләп куя, йә курайларны яшерәләр, ашап утырганда ризыкка тоз салалар... (көлә).

Хәзер артистларга эшләргә шулхәтле авыр. Финанс мәсьәләләрен хәл итү, халык җыю ягыннан да. Артист эше читтән генә матур күренә. Шуңа бүген гастрольгә йөрүче артистлар алдында баш иям.

– Мәрхүм җырчы Резеда Шәрәфиева белән аралашырга туры килдеме? Соңгы тапкыр кайчан күрештегез?

– Резеда апа белән хәйран аралаштык. Соңгы тапкыр быел гыйнвар башында безнең корпоративка җырларга килде. Шул вакытта ук аның ничектер ябыгып киткәненә игътибар иттем. Кәефсез түгел иде. Кунаклар белән фотога төште. «Әйдә, Резеда апа, кил әле, оялма», – дип табынга утыртып, сыйларга тырыштым. Ризыклардан тәмле итеп авыз итте. Китәргә дә ашыкмады. Алайса, артистлар чыгыш ясый да, китәргә ашыга. Аның вафат булуын ишетү көтелмәгән хәбәр, татар дөньясы өчен зур югалту булды.

 

«БИЮЧЕ УЛЫБЫЗ БЕЗНЕ ДӘ УЗДЫРА»

 

– Алсу, интернеттагы фото-видеолар аша күреп, ике улыңның да тырыш булуын күрәбез. Берсе – биюче, икенчесе аш-су блогеры дип беләбез.

– Биюче улыбыз Аяз безне дә уздыра. Ул шулхәтле эш сөючән. Быел IX сыйныфны тәмамлап, имтиханнар тапшырды. Июнь ахырына кадәр тренировкалары барды. Июль аенда гына ял итеп алды. Хәзер Чебоксарга тренировкага китте. Быел «Сәләт» лагерына да барырга өлгерде. Әле X сыйныфка Мәскәүгә укырга китәм, дип башны катыра. Анда параллель рәвештә бию белән шөгыльләнәчәкмен, ди. Ничек шул яшендә еракка җибәрик, дип борчылабыз. Ә баланың бал биюләре буенча чемпион, тренер буласы килә.

– Ни өчен бал биюләре юнәлешен сайлады?

– Элек яшәгән өебез янында балалар өчен иҗади студия эшли. Ләкин малайларга туры килерлек түгәрәкләр юк, шуңа күрә бал биюләре төркеменә бирдем. Иптәшләре: «Бу малайлар шөгыле түгел. Сиңа килешми. Әнә, футбол уйна», – дип әйткән. «Бүтән биемим», – дип, Аяз каршы килде. Әтисе белән футболга күчтеләр. «Мине футболга йөртмәде», – дип әйтмәсен өчен ризалаштым.

Менә шуннан күрмәгәнне күрә башладык... Март аенда улыбыз футболда аягын сындырды. Әтинең бик нык авырып яткан көннәре. Ул чакта Аязга игътибар да җитмәгәндер, чөнки барыбыз да әти янында. Әти вафат булды. Әни ялгызы калды. Аяз берни эшли алмый аягын сузып ята. Аякка баскач, футбол уйнамыйм, диде. Үзе җәйге каникулда әтисенең авылына кайткач, малайлар белән футбол уйнаган. Тагын аягын сындырган. Бу хәлләрдән соң берике ел узгач, биюче, җырчы Җәмилә Әсәдуллинаның әнисе: «Безнең биюдәге партнёрыбыз китте», – дип, Аязны чакырды. Башта улыбыз риза түгел кебек иде, бераз уйлагач: «Әни, бу миңа Аллаһы Тәгаләдән билгедер», – дип, ризалашты. Бал биюләренә йөрүне дәвам итеп, үз категориясендә Татарстан чемпионы дәрәҗәсенә иреште. Мәскәүдә беренче урыннарны яуладылар. Җәмилә Әсәдуллина белән өч ел бииләр инде.

 

Аяз Фазлыев бал биюләрен башкарып, күп санлы конкурсларда җиңүләр яулаган. Бүген ул Җәмилә Әсәдуллина белән бергә чыгыш ясый. 

 

– Киләчәктә биюче һөнәрен сайласа, моңа ничек карыйсың?

– Тренер булса, каршы килмим. Беренчедән, иҗади өлкә, икенчедән, бу һөнәрнең финанс ягы да начар түгел. Белгәнегезчә, кече улыбыз Ильяс та абыйсыннан калышмый. Казанның «Апуш» балалар театр студиясенә йөри. Ул ашсуга оста. Интернеттан төрле рецептлар карап пешерергә өйрәнә. Өйдә көн саен иртәнге ашны әзерли. Аның бу кызыксынуы без гастрольдә йөргәндә уянгандыр дип уйлыйм. Интернеттан карап пешергән ризыкларын видеога төшерә иде. Аның бер видеосын үземнең шәхси сәхифәмә куйгач, халыкка бик ошады, бик күп кеше карады, шуннан китте инде…

– Социаль челтәрдәге шәхси сәхифәңдә балаларны күрсәтү кирәк дип саныйсыңмы?

– Халыкның игътибарын җәлеп итәр өчен мөмкин дип уйлыйм. Әмма моның өчен «мөгез чыгарырга» атлыгып тормыйм. Төрле кеше, нәфрәт чәчкән «хейтерлар» да бар. Алар бераз тынды әле. Элек тискәре сүзләргә нык борчыла идем, хәзер язганнарын елмаеп кына укыйм. Әлеге гамәлләре белән безнең популярлыкны, социаль челтәрләрдәге шәхси сәхифәдә караулар санын арттырганны үзләре аңлый микән?

– Күзем синең кыйммәтле брендлы сумкаңа төште. Брендларга кызыгасыңмы?

– Бу сумканы эш өчен генә алдым. Челтәрле бизнесның зур очрашуларына барысы да брендлы әйберләрдә килә. Шәхсән минем андыйга исем китми.

 

«МИН ДӘ ЭШЛӘП ҮСТЕМ»

 

– Азат нинди әти? Балаларны тәрбияләүдә ярдәм итәме?

– Азат балалар өчен үлеп китә. Аның кебек бала җанлы әти бармы икән дөньяда?! Безне иркәләргә әти-әниләрнең вакыты юк иде.

– Кызыгыз коеп куйган әтисе…

– Зифа Азатның мәрхүм әнисенә бик охшаган. Янәшәмдә кечкенә кайнанам йөргән сыман. Ул Зифаны күрмәде, кайнатам гына бераз күреп калды. Алар бер-бер артлы бакыйлыкка күчкәндә Азатка 34 яшь иде. Ул бу югалтуларны бик авыр кичерде.

Минем әти дә 62 яшендә вафат булды. Хәзер Азат белән икебезгә карап торырга бер әни калды. Азат минем әнине бик якын итә. Еш булмаса да, авылга кайтабыз, йә әни үзе Казанга килә, балаларны караша. Ел саен апасы белән шифаханәләргә җибәрергә тырышабыз.

Кайчандыр әти-әниләр безне кайгырткан. Хәзер без балалар дип янабыз. Балаларның гаилә корганчы үз кушлары булырга тиеш дип саныйм. Өйләнгәч, эшләп алырлар әле, дип әйтә торган заман түгел. Әнә, хәзер банк ставкалары нинди югары?! Ул ипотекаларны кайчан түләп бетерәсең?!

 

 

Алсу Фазлыева гаиләдә өлкән бала, әти-әнисенең таянычы булып үсә. Ул бүген дә бертуганнарының терәге. 

 

– Әзер-җиңел тормыш балаларны иркәләмәсме?

– Әти-әнисе өйрәтмәгән дип әйтмәсеннәр өчен улларыбызны бөтен эшкә өйрәтәбез. Идән һәм савыт-сабаны да юалар. Бүгенге заман балалары күп вакытын компьютер, телефонда утырып үткәрә. Безнекеләр дә утыра, әмма эш рәтен дә белсеннәр, дим. Мин дә эшләп үстем. Әти кырыс булды, безгә эшсез утырырга ярамый иде. Эш сөйгән кеше тормышта югалмый.

 

 «Мәдәни җомга» газетасы 

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз. 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру