РСФСРның атказанган (1972), БАССРның (1968) һәм Татарстанның халык артисткасы (1990), ТРның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1996), мәшһүр җырчы Фәридә Яһүд кызы Кудашева 1920 елның 15 дек...
РСФСРның атказанган (1972), БАССРның (1968) һәм Татарстанның халык артисткасы (1990), ТРның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1996), мәшһүр җырчы Фәридә Яһүд кызы Кудашева 1920 елның 15 декабрендә Башкортстанның Чишмә районындагы Келәш авылында (шагыйрь Мостай Кәрим дә шушы авыл тумасы) дөньяга килгән.
Беренче сыйныфта укыганда ул «Салкын чишмә» дигән җырны башкара. 1947-1956 нчы елларда Башкортстан радиосында эшләгәндә, аның даны еракларга тарала.
1956 елда Ф.Кудашева Башкорт дәүләт филармониясендә эшли башлый, ире – композитор һәм музыкант Бәх-ти Гайсин белән бергә бик күп җырлар иҗат итә.
Ф.Кудашева 2010 елның 9 октябрендә Уфада вафат булды һәм Мөселман зиратында җирләнде.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала