Язучы, галим, ТАССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1981), 1947 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы Җәвад Әфтах улы Тәрҗеманов 1920 елның 8 июлендә Казанда туган.1938 елда, 10 сыйныфта укыган...
Язучы, галим, ТАССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1981), 1947 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы Җәвад Әфтах улы Тәрҗеманов 1920 елның 8 июлендә Казанда туган.
1938 елда, 10 сыйныфта укыганда, аның «Галстук» исемле беренче шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Киң танылу алган әсәрләре: «Ябалак һәм Тавык» (1940), «Шуктуган» (1962), «Шаян һәм Наян» (1965), «Көмешкойрык» (1967) әкиятләре һәм «Лобачевскийның яшьлеге», «Алтын дага» романнары (1965).
Җ.Тәрҗеманов 1995 елның 9 мартында Казанда вафат булды.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала