ТАССРның халык артисткасы (1979) Сания Нургали кызы Исмәгыйлева 1931 елның 4 мартында Алексеевск районының Коры Көрнәле авылында туган.1951 елда Казан театр училищесын тәмамлаганнан соң, ул Республика...
ТАССРның халык артисткасы (1979) Сания Нургали кызы Исмәгыйлева 1931 елның 4 мартында Алексеевск районының Коры Көрнәле авылында туган.
1951 елда Казан театр училищесын тәмамлаганнан соң, ул Республика күчмә театрына эшкә килә һәм биредә 1986 елга кадәр эшли.
С.Исмәгыйлева иҗат иткән 70ләп рольнең кайберләре: Галимә («Кара йөзләр», М.Гафури), Рәйхан («Рәйхан», Н.Исәнбәт), Мөршидә («Сакла, шартламасын!», К.Тинчурин), Сара («Сулган чәчәкләр», Җ.Җаббарлы), Зиннәтбану («Хәзрәт үгетләргә килде», З.Шаһиморатов).
С.Исмәгыйлева 2015 елның 25 июнендә вафат булды.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала