Театр белгече һәм тәнкыйтьче, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (1991), Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты (2002) Рәүф Игъламов (Рәүф Мәхмүт улы Игъламов) 1941 елның 19 октябре...
Театр белгече һәм тәнкыйтьче, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (1991), Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты (2002) Рәүф Игъламов (Рәүф Мәхмүт улы Игъламов) 1941 елның 19 октябрендә Казанда туган.
1971-2001 нче елларда ул – Казан мәдәният һәм сәнгать академиясе, аннары Казан театр училищесы укытучысы. Татар һәм башка милли театрларның тарихына һәм үсеш проблемаларына багышланган күпсанлы мәкаләләр, «Күренекле драматург» (1987), «Уйнаучы курчаклар сәнгате» (2004), «Вакыт аша сынау» (2007) китаплары авторы.
Р.Игъламов 2016 елның 25 маенда вафат булды.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала