Гәрәй Рәхимнең соңгы - язылып бетмәгән шигыре "Ядәч" дип атала. Әлеге шигырьне шагыйрьнең хатыны Диләрә ханым "Безнең мирас" журналының баш мөхәррире Ләбиб Леронга кичә ватсап аша юллаган... Гәрәй Рәх...
Гәрәй Рәхимнең соңгы - язылып бетмәгән шигыре "Ядәч" дип атала. Әлеге шигырьне шагыйрьнең хатыны Диләрә ханым "Безнең мирас" журналының баш мөхәррире Ләбиб Леронга кичә ватсап аша юллаган...
Гәрәй Рәхим һәм аның хатыны Диләрә ханым Спас районындагы Көек авылында - А.Алиш музеенда. 26 июль, 2019 ел. Ләбиб Лерон фотосыЯдәч
Мин ядәчле уйныйм үлем белән -
Уен саен аңа: "Ядәч!" - дим.
Сиксән яшьне узып киткәндә дә
Җиңүчесе булам ядәчнең.
Үлем белән янәшә үк булдым
Кискән чакта ярты үпкәмне.
Хирургым да әйтте: "Ядәч!" - диген,
Син яшәүнең дусты күптәнге.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала