Base Уку өчен 1 минут

Артистка Люция Фарсинаның тууына 90 ел

Артистка Люция Фарсинаның тууына 90 ел

Артистка, ТАССРның халык артисты (1980) Люция Габдулла кызы Фарсина 1930 елның 30 сентябрендә Казанда туган.Ул 1951 елда Казан театр училищесын тәмамлый.Л.Фарсина 1951 елдан алып 1985 елга кадәр К.Тин...

Артистка, ТАССРның халык артисты (1980) Люция Габдулла кызы Фарсина 1930 елның 30 сентябрендә Казанда туган.
Ул 1951 елда Казан театр училищесын тәмамлый.
Л.Фарсина 1951 елдан алып 1985 елга кадәр К.Тинчурин исемендәге театрда эшләде. Ул уйнаган кайбер рольләр: Сәнүвар («Йөрәк серләре», Б.Рахманов), Пәре («Сулган чәчәкләр», Җ.Җаббарлы), Мәрьям («Хәзрәт үгетләргә килә», З.Шаһиморатов), Сәкинә («Тугыз гашыйк», З.Шаһиморатов), Елена («Мещаннар», М.Горький), Ләбибә («Кырларым-тугайларым», Т.Миңнуллин), Зөлхия («Кыр казлары артыннан», И.Юзеев).
Люция Фарсина 2005 елның 4 мартында вафат булды.
#Яңалыклар #Редакция хәбәрләре #Хәтер сандыгы # һаман да истә!

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи