Татарстанның атказанган артисты (1968) Фердинанд Юныс улы Фарсин 1930 елның 24 апрелендә Чистай шәһәрендә туган.1951 елда ул Казан театр училищесын тәмамлый.1951 елдан пенсиягә чыкканчы, ягъни 1981...
Татарстанның атказанган артисты (1968) Фердинанд Юныс улы Фарсин 1930 елның 24 апрелендә Чистай шәһәрендә туган.1951 елда ул Казан театр училищесын тәмамлый.
1951 елдан пенсиягә чыкканчы, ягъни 1981 елга кадәр, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли.
Аны халыкка таныткан рольләрнең берсе – Җ.Җаффарлының «Сулган чәчәкләр» трагедиясендә Баһрам образы була. Ф.Фарсин уйнаган кайбер рольләр: Ногман — «Данлы көннәр» (Т.Гыйззәт), Ибрай — «Кызыл йолдыз» (М.Фәйзи) һ.б.
Ф.Фарсин 2012 елның 2 апрелендә вафат булды һәм Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнде.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала