Әдип Җәүдәт Дәрзаманның тууына 75 ел
Рөстәм Мөхәммәтҗанов фотосы
Җәүдәт Дәрзаманның беренче шигырьләре әүвәл Лениногорск район газетасында дөнья күрә. 1961 елда язучы Җәвад Тәрҗемановның сүз башы белән «Яшь ленинчы» газетасында шигырьләр циклы басылып чыга.
Балалар язучысы, шагыйрь һәм прозаик, 1982 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби премиясе лауреаты Җәүдәт Харис улы Дәрзаманов (Җәүдәт Дәрзаман) 1945 елның 13 октябрендә ТАССРның Лениногорск районындагы Сугышлы авылында туган.
Җәүдәт Дәрзаманның беренче шигырьләре әүвәл Лениногорск район газетасында дөнья күрә. 1961 елда язучы Җәвад Тәрҗемановның сүз башы белән «Яшь ленинчы» газетасында шигырьләр циклы басылып чыга.
Әдипнең кайбер китаплары: «Ирбатыр» (1975), «Солдат булдым» (1977), «Төнге маҗара» (1980), «Гөлназ мәктәпкә бара» (1983), «Безнең әлифба»(1985) һ.б.
Җ.Дәрзаман 2019 елның 25 февралендә вафат булды.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА