Композитор, курайчы Ифрат Нигъмәт улы Хисамов 1930 елның 14 ноябрендә Татарстанның Азнакай районындагы Сарлы авылында туган.Хәрби хезмәттән соң, И.Хисамов Балтач районы мәдәният йортында сәнгать җитәк...
Композитор, курайчы Ифрат Нигъмәт улы Хисамов 1930 елның 14 ноябрендә Татарстанның Азнакай районындагы Сарлы авылында туган.
Хәрби хезмәттән соң, И.Хисамов Балтач районы мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли башлый, шунда академик хор оештыра. Хор өчен «Таң атканда», «Ай, былбылым« кебек татар халык көйләрен эшкәртә.
И.Хисамовның кайбер әсәрләре: «Ак каеннар» (М.Хөсәен сүзләре), «Хөршидә-Мөршидә» (Г.Зәйнашева), «Агыйделкәй», «Утыр әле яннарыма» (Ш.Галиев), «Ромашка» (М.Харисов), «Үти-үти, үрдәкләрем (Н.Арслан), «Флейта һәм фортепиано өчен сонатина» (3 кисәкле), «Симфоник
оркестр өчен сюита» (4 кисәкле), «Флейта һәм оркестр өчен концерт» һ.б.
И.Хисамов 2000 елда вафат булды.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала