Журнал «Безнең мирас»

“Балалар шагыйре Әнәс Кари тормышы” темасына викторина

1. Рәсемдә кем сурәтләнгән?(Әнәс Кари)
2. Ә. Кари ничәнче елда туган? (1920)
3. Әнәс Кари Татарстанның кайсы районында, нинди авылда туган? (Азнакай районы Уразай авылы)
4. Кулак гаиләсе дип, туган илдән сөргенгә сөрелгәч, Әнәсне опекунлыкка Үзбәкстанның кайсы шәһәрендәге туганнары ала? (Үргәнеч)
5. 1939 нчы елда Үргәнечтә институт тәмамлап, Әнәс Кари нинди һөнәргә ия була? (Укытучы)
6. Кайсы институтта әзерлек курсларында укыта? (Үргәнеч педагогия институтында)
7. 1942 нче елда Азнакай районының кайсы авылының урта мәктәбендә укыта? (Кәкре елга)
8. Ничәнче елның көзендә фронтка алына? (1942 нче)
9. Кайсы шәһәр тирәсендә яраланып, армия хезмәтеннән азат ителә? (Орлов шәһәре)
10. 1945-1954 нче елларда нинди училищеда укыта? (Арча педагогия училищесында)
11. 1945 нче елдан башлап кайсы мәктәптә укыта? (Питрәч районы Янсуар урта мәктәбе)
12. “Балаларга бүләк”исемле беренче җыентыгы ничәнче елда басылып чыга?(1947)
13. 34 ел гомер кичергән Әнәс Кари үзенең кыска гына гомерендә нинди китаплар бастырып чыгара? (“Балаларга бүләк”, “Гөлбакча”, “Күңелле ял”, “Дуслык”, “Беренче адымнар” “Тамчы тамганда”)
14. Бу шигырь юллары кемгә багышланган? (Кызы Ләйсәнгә)
Якты булсын киләчәгең,
Көнең шат булсын,балам,-
Бәхетле тормыш юлыннан
Тик алга омтыл һаман.
Нурлы ләйсән тамчысыдай ,
Кояшта балкы, кызым,
Саф йөрәкле, пакъ намуслы
Кызы бул халкыбызның!
15. Татарстанның кайсы мәктәбе Әнәс Кари исемен йөртә? (Азнакай районы Уразай мәктәбе)
Фәйрүзә Әхтәм кызы Сәмәрканова, Азнакай районы «Азнакай шәһәре № 9 урта гомумбелем мәктәбе» – «Уразай авылы төп гомумбелем мәктәбе» башлангыч класслар укытучысы эше.

Теги: Фәйрүзә Сәмәрканова

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру