Балачак мирасы Уку өчен 1 минут

Китмәгез сез балачактан!

Китмәгез сез балачактан!

Бик бәхетле булсагыз да,Тәхетләргә кунсагыз да,Сарайларда торсагыз да, –Китмәгез сез балачактан,Өмет, хыял янар чактан.Кайгы-хәсрәт бәйләнсә дә,Хыял көлгә әйләнсә дә,Көнең төнгә әйләнсә дә, –Китмәгез...

Бик бәхетле булсагыз да,
Тәхетләргә кунсагыз да,
Сарайларда торсагыз да, –
Китмәгез сез балачактан,
Өмет, хыял янар чактан.
Кайгы-хәсрәт бәйләнсә дә,
Хыял көлгә әйләнсә дә,
Көнең төнгә әйләнсә дә, –
Китмәгез сез балачактан,
Өмет, хыял янар чактан.
Бәхет кулын сузганда да,
Кырын карап узганда да,
Сәлам бирми сызганда да, –
Китмәгез сез балачактан,
Өмет, хыял янар чактан.
Әҗәл килеп җиткәндә дә,
Тәрәзәне чирткәндә дә,
Алмый кире киткәндә дә, –
Китмәгез сез балачактан,
Өмет, хыял янар чактан.
Илдар Юзеев
Фото: pixabay
#Илдар Юзеев #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи