Журнал «Безнең мирас»

Әтәч ни өчен өч вакыт кычкыра? (Әкият)

Борын-борын заманда әтәчнең йон-каурыйлары бик тә зиннәтле, салават күпере кебек гүзәл булган. Аңа карап һәммәсенең күзе янган.


Ә тавис дигән кош ул чакта гади генә киенеп йөргән. Мактанчык әтәч аннан көлгән. Шуннан тавис бер хәйлә уйлаган һәм әтәч янына юл алган.


Тавис әтәчкә әйткән: «И җанарал әфәнде, и гүзәл әтәчкәй, ярдәм сорап килдем сиңа. Өйләнергә исәбем бар, киемеңне биреп торчы миңа. Әгәр анда озак торсам, таң атуга мине чакырырсың. Тавышың бик көчле һәм матур. «Китереп бир!» – дип кычкырырсың. Иртә белән кайтмасам, өйлә җиткәч кычкырырсың, өйлә җиткәч күренмәсәм, кич җиткәчтен кычкырырсың».


Тавис тәмле теле белән юмалап сораган. Әтәч киемнәрен салып биргән, каршы килә алмаган.


Иртәгәсен әтәч читән өстенә менеп кунган һәм: «Китереп бир! Китереп бир!» – дип кычкырган. Тавис китермәгән, күрәсең, ычкынган. Төш вакытында тагын кычкырган әтәч, тавис күренмәгән. Кич җиткәч тә кычкырган. Тавис юк та юк икән.


Шуннан бирле әтәч көн саен Тависка: «Китереп бир!» – дип кычкыра. Тавис килми дә килми.


"Безнең мирас". - 2022. - №1. - 114 б.


Фото: pixabay

Теги: Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру