Миркасыйм Госманов автор яңалыклары
-
Тува һәм Хакасиягә археографик сәфәр (Көндәлекләрдән)
Борынгы төрки руник язма текстлар белән натурада танышу, шундый текстлардан эстамп-копия алу тәҗрибәсенә өйрәнер өчен, шулай ук мәҗүси архаик тормышлы төрки халыклардан берсе тувалылар белән якыннан танышып кайту максаты белән, Тува АССРга археографик экспедиция оештырырга булдык. Бер уңайдан, борынгы төрки руник язмалар һәм борынгы төрки тарих буенча специальләшүче студентларны да практикага алып барасы иде. Әзерләнү шактый озак булды, күп мәшәкать күрергә туры килде. Бик кыенлык белән генә җыела алдык, чөнки минем татарлар арасында үткәрә торган археографик экспедицияләрнең тәҗрибәләре бу очракта әллә ни нәтиҗәле түгел иде шул. Дөреслектә, бу өр-яңа – гел кыр шартларында уза торган экспедиция. Чатыр, «йокы капчыклары», казан-учакларыбыз белән – бер төркем «чегәннәр» без! Моннан алда Апас якларында булып кайту да комачаулыклар тудырды. -
Тетелеп беткән китап кәлҗемәләре... Кызганыч картина!..
Көн болытлы, пыскак яңгырлы һәм салкын булды. Күңелсез. Сабан туе уңмаячак. Сәгать 10га кадәр өйдә аунап яттык. Моннан соң, малайларны ияртеп, Сабан туе мәйданына бардык. Элек ат чабышы булды, биш ат иде, бер кечерәк кенә җирән ат узып килде (5 км җирдән). Моннан соң капчык белән сугышу уены булды. Күңелле генә. Ә багана башына менү исә шактый азартлы һәм кыен эш икән. Бер егет, башына менәргә метр ярым чамасы гына калганда, кире шуып төште: ике аягының чилтәре дә сыдырылган, канга баткан иде... Калганнарына да шактый эләкте бугай... -
Тетелеп беткән китап кәлҗемәләре... Кызганыч картина!..
Археографик эзләнүләрне дәвам итәбез. Быел да Тау ягында – Апас һәм Югары Ослан районнарының татар авылларында эшләргә тиешбез. Экспедиция составында биш кеше: үзем, татар бүлеге студенты Фәрит Миңнуллин, тарих бүлегеннән Хәлим Айсин, Әмир Галимов һәм шофер Якуп Хөснетдинов. Малайларның икесен алдан ук җибәрдем. Үзем нибары 10 июньдә генә (нәкъ бер атнага соңарып) юлга чыктым. Әле ике көннән кире әйләнеп кайтырга тиешбез, машинага да, үземә дә сайлауда катнашырга кирәк. Шулай итеп, болай да бер атнасы юкка чыккан сәфәребез тагы ике-өч көнгә өзелеп торачак. -
Археографик сәфәр: сан ягыннан уңыш әйбәт кенә… (Археографик көндәлекләрдән)
Эх, бүген дә көн бик матур иде! Якты, җылы! Иртәнгелекне яхшылап ашагач, колхоз идарәсе ягына киттек. Дәүлекәйдә – 170, Кыпчыкта – 30, Каратунда – 12 йорт. Күршедәге Каратунга барып, Гарифулла абзый Әхмәровны табып, аның белән Дәүлекәйне аралап чыктык, ләкин бернәрсә дә юк. Дөрес, берничә кеше өендә юк иде. Һаман янгыннар турында сөйлиләр… -
Археографик сәфәр: сан ягыннан уңыш әйбәт кенә… (Археографик көндәлекләрдән)
Биш-алты көн сугыша-тартыша торгач, бары бүген генә машина (автобус) алып, юлга чыгып киттек. Әкәмәт кенә: ике шофер, чөнки аның берсе правасыз (ул правасын Ульяновскида «тарттырган» булган), Ульяновскига барып, правасын алгач, законлы булып калачак, ә икенчесе аннары кире Казанга кайтып китәчәк. -
Курыкмыйча экспедиция оештырырга кирәк
Партия тарихы кафедрасы укытучысы Риф Хәйретдинов үзенең туган авылы Югары Кенә авылында абыйсы Әюп Дәүләтшинда иске китаплар, кулъязмалар булуы турында хәбәр иткән иде. Менә шул кулъязмаларны карап, ярыйсыларын алып кайтыр өчен, сәфәргә чыктым. Әлбәттә, ике-өч көн командировка рәтләп, машина кайгыртып йөрү өчен узды. 20-24 июньнәрдә туктаусыз яңгыр яуган иде. Юлдан бик курыккан идек...