Журнал «Безнең мирас»

Тетелеп беткән китап кәлҗемәләре... Кызганыч картина!..

(Археографик көндәлекләрдән)

 

Археографик эзләнүләрне дәвам итәбез. Быел да Тау ягында – Апас һәм Югары Ослан районнарының татар авылларында эшләргә тиешбез. Экспедиция составында биш кеше: үзем, татар бүлеге студенты Фәрит Миңнуллин, тарих бүлегеннән Хәлим Айсин, Әмир Галимов һәм шофер Якуп Хөснетдинов.

 

Малайларның икесен алдан ук җибәрдем. Үзем нибары 10 июньдә генә (нәкъ бер атнага соңарып) юлга чыктым. Әле ике көннән кире әйләнеп кайтырга тиешбез, машинага да, үземә дә сайлауда катнашырга кирәк. Шулай итеп, болай да бер атнасы юкка чыккан сәфәребез тагы ике-өч көнгә өзелеп торачак.

 

10.06.1971.

 

Иртәнге якта Якуп өйгә килде, аннары университетка барып, тиешле папкаларны алып, юлга төштек. Көн матур һәм бик җылы иде. Хәерлегә! Быел паромны яңа урынга – Бишбалтадан Елга портына күчергәннәр икән.

 

Апаска төштән соң гына җиттек. Райбашкармага барып, рәис янына кердем. Документларны рәтләп чыктым (юл бик йончыктырды). Райбашкарма мөдире Сираев Марат дигән яшь кенә егет икән, озак кына, яхшы гына сөйләшеп утырдык. Тарих белән якыннан гына кызыксына. Дөрес, белеме авыл хуҗалыгы дәрәҗәсендә генә. Яңа кеше булгач, район хәлләрен, авылларын да яхшы белми әле...

 

Буа районы – Наратбаш авылларына юл тоттык. Югары Наратбашта Борһан Низамовка кердек – гадәттәгечә, бик сөенеп каршы алды. Дистә ярымдай төрле кулъязмалар әзерләп куйган. Тагы җыя торырга кушып, Түбән Наратбаш авылына юнәлдек. Әмирнең әтисе Касыйм Галимовка килдек. Бик яхшы каршылады. Малайлар да сөенешеп бетә алмадылар. Көне буе авыл буйлап йөреп, берничә иске басма китап алып кайтканнар. Кулъязмалар әле юк. Иртәгә, имеш, булачак. Яхшылап кунак булып, шәпләп йокладык...

 

11.06.1971.

 

Авылда 270 йорт. Зур гына. Төнлә әзрәк яңгыр сибәләгән. Һава шәп. Көн матур. Борһан Сираҗиев дигән бер агайга кердек. Ул авыл тарихы белән кызыксына икән. Аның әйтүенә караганда, авыл XVII гасырда Степан Разин вакытында нигезләнгән. Халык, имеш, Әстерхан ягыннан күченгән булырга тиеш. Кайбыч якларында нугайлар торган, имеш (!!!). Кайбер исемнәр исә Касыйм ягыннан килгән булган, имеш (!). Авылда аерым керәшен зираты бар. Ләкин бу керәшеннәр соңрак күчеп килүчеләр генә. Халык, гомумән, төрле яктан җыелган.

 

Ләизә дигән бер әбигә кереп, аңар Хатип мулла дигән кешедән калган китапларны карадык, 7-8 кулъязма алдык. Моннан соң Әмирнең бабасы Кәрим Галимов белән бергә зираттагы мәчет сыман алачыкка барып, шунда җыелган китаплар арасыннан 6-7 кулъязма сайлап алдык. Артык искитмәле нәрсәләр юк кебек. Шулай да яхшылап карыйсы булыр әле... Гомумән, өч зур папка тулы кулъязма җыелды...

 

15.06.1971.

 

Иртә торып, күлгә барып, балык сөздек: вак-вак кәрәкәләр. Ярты чиләкләп бар. Көн бик матур иде.

 

Иртәнгелекне ашагач, Буа шәһәренә барып документларны рәтләп чыккач, кайбер магазиннарны араладык. Аннары Ю[гары] Наратбашка барып, Борһан бабайга кереп, аннан бер җырлар дәфтәре алдык. Дәфтәр 1921 елны күчерелгән. Төрле җырлар, бәетләр, мөнаҗәтләр. Тик бабаң доганы шәмәхә кара белән 1915-1916 нчы еллар дип төзәтеп чыккан. Әйтүенә караганда, күчерү 21 нче елда булган, ә җырлар исә революциягә хәтле язылган булганнар...

Аннары яңадан Т[үбән] Наратбашка килеп, төшлекне ашап алдык та, Балтай якларына киттек. Юлдан Әкрәм Гатауллин янына (почтага) кереп сөйләштек тә, Олы Бакырчыга килдек. Фәритләрнең өенә. Егетләрне калдырып, үзем машина белән Түбән Балтайга Әкрәм Гатауллинга барып чыктым. Яхшылап каклаган каз белән чәй эчеп чыктык. Әкрәм бер зур гына кулъязма әзерләп куйган икән. Мин аңар бер Куба тәңкәсе, бер Алтын Урда дирһәме (Хызыр ханлыгы) бүләк иттем (ул нумизматика белән мавыга). Кичке якта Олы Бакырчыга кайттык. Бер тавык көтеп тора икән. Тик ашар урын гына булмады.

 

Кич бик җылы, матур иде. Рәхәтләнеп кенә ял иттек, яттык.

 

16.06.1971.

 

Бик арылган булган. Көчкә генә сигездә торып, азрак капкалап алгач, кирпеч заводына кагылып, Миңнулла абзый белән саубулашып, Болын-Балыкчы авылына юнәлдек.

 

Фатирга бер әбиләргә урнаштык (иң карт әбисе иске чүпрәкләрдән палас сугып утыра). Көн бераз болытлап, бозылып тора... Чәйләп алгач, авыл буйлап кыдырып киттек. Егетләр – Болын-Балыкчы авылы буенча, ә без Кормаш авылы буйлап (безне Авыл советы рәисе Хисаметдинов Муса йөртте). Җиде-сигез йортка кереп, 10-15 шәкерт кулъязмаларын таптык. Эчтәлек буенча әллә ни искитмәле әйбер юк әле. Шулай да берничә яңа әйбер бар. Бик күп йортларның янган булуы ачыкланды, ә калган җирләрдә исә тетелеп беткән китап кәлҗемәләре... Кызганыч картина!.. Гайнетдинов Габдерәүф дигән мәрхүм карт йортыннан ике көндәлек алдык. Егетләр дә ике-өч кулъязма табып куйганнар икән. Артык искитмәле әйбер юк әле. Бер әйбәт кенә шәҗәрә бар...

 

17.06.1971.

 

Егетләрне Сабирҗанов Хәсәнҗан белән авыл буйлап җибәргәч, үзем Апас аша узып, Чури Бураш, аннары Танай Турай авылына килдем. Берничә карт-корыны очратып, сөйләштем дә, артык мәгънә чыкмады. Көтмәгәндә бер бабай килеп, Марс Бикбаев дигән егеттә ата-бабасыннан калган бик күп каурый каләм белән язылган кулъязмалар булуы хакында әйтте. Марс үзе йоклап ята икән. Аны уятып, абзар чормасына мендек һәм 8 кулъязма таптык. Чагыштырмача яхшы сакланган зур күләмле әйберләр. [...] Бер китапта исә китап хуҗасының көтепханәсендә булган китапларның исемлеге һәм аларның бәһаләре язылган. Китап хуҗасы исә Минһаҗетдин Бикбаев дигән мулла булган. Ярар, кичкә яхшылабрак карарбыз. Моннан соң Кәлимулла Вәлиуллин исемле пенсионер укытучыга кереп, аның Касыйм Туйбахтин1 турындагы истәлекләрен язып алдым. Кулдан өч бит. Әллә ни мәгълүматлар юк. Шулай да, ярап торыр (бу картның адресын миңа Риф Хәйретдинов2 биргән иде). Моннан соң Апаска килдек.

 

Ярыйсы гына җылы яңгыр башланды. Юллар ылҗырады, машина көчкә генә бара. Болын-Балыкчы авылында да яңгыр ярыйсы яуган икән. Егетләр ике-өч дәфтәр алып кайткан булган. Яңа әйберләр юк диярлек.

 

18.06.1971.

 

Көн болытлы һәм салкынча иде. Иртәнгелектән соң, җыенып, Ындырчы ягына күчендек.

 

Былчырак юлны, авыр баткаклыкны ера-ера, көчкә генә Ындырчы авылына килдек. Түрәләрдән беркем дә юк – район сессиясендә икән. Авыл советы секретаре булган хатын белән әңгәмәләштек. Бу Авыл советында 2 татар авылы бар: Ындырчы (100 йорт), Үтәмеш (62 йорт). Калган ике авыл – рус авылы. Алар бетә баралар. Татар авыллары исә артык үзгәрми.

 

Юлда балчыкка бата-бата, Үтәмеш авылына килдек.

 

Тинтерәп йөри торгач, бер елак бабайдан «Шәрхе Рабгузи»ның бер кулъязмасын таптык... Ындырчыга кайтып, ашык-пошык эзләнә торгач, өч-дүрт кулъязма таптык. Бик ярлы. Аннары туп-туры Борындык авылына юнәлдек.

 

Борындыкка кердек; ике авыл: Борындык, Шуширмә (290 һәм 100 йорт). Авыл шактый зур һәм кызыклы кебек тоела, тик Сабан туена – эчке бәйрәменә – туры килдек, җүнләп эшләп булыр микән, анысын әйтүе кыен шул.

 

Малайлар бер генә кулъязма алып кайтканнар. «Пәнднамә» һ.б. фарсыча әйберләр. 

 

Ахыры бар 

 

Текстны басмага Диләрә Госманова әзерләде.

"Безнең мирас". – 2023. – №12. – Б.43-45.

 

 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру