Журнал «Безнең мирас»

Тетелеп беткән китап кәлҗемәләре... Кызганыч картина!..

(Археографик көндәлекләрдән)

 

Башын монда укый аласыз.

 

19.06.1971.

 

Көн болытлы, пыскак яңгырлы һәм салкын булды. Күңелсез. Сабан туе уңмаячак. Сәгать 10га кадәр өйдә аунап яттык.

 

Моннан соң, малайларны ияртеп, Сабан туе мәйданына бардык. Элек ат чабышы булды, биш ат иде, бер кечерәк кенә җирән ат узып килде (5 км җирдән). Моннан соң капчык белән сугышу уены булды. Күңелле генә. Ә багана башына менү исә шактый азартлы һәм кыен эш икән. Бер егет, башына менәргә метр ярым чамасы гына калганда, кире шуып төште: ике аягының чилтәре дә сыдырылган, канга баткан иде... Калганнарына да шактый эләкте бугай...

 

Гер күтәрү уены исә артык кызыклы түгел. Монда беренчелекне авылның Гомәр исемле дәү гәүдәле бер штатлы батыры алды. (Ул ничә ел рәттән көрәш буенча авыл чемпионы булып килә икән.)

 

Кул белән тартыш бик озакка сузылмады, артык кызык та түгел икән. Ә менә муеннарга сөлге элеп, җилкә белән тартышу исә ярыйсы гына кызыклы: артка чигенгән коңгызлар кебек!..

 

Көрәш башланды. Иң алда малайлар чыгып йолкыша башладылар: юеш үләндә, пычракта аунашып, аннары таралыша тордылар. Нәкъ сугыша белми торган чебеш әтәчләре кебек. Зурларга күчүгә үк, мәйданга безнең Әмир дә йолкынып чыкты һәм беренче кругта ук өч кешене егып, приз алды. Аннары башкалар көрәшергә тотындылар. Күңелле, азартлы, тик исерекләр генә бераз тәртип бозып күңелсезлиләр (круг читендә исә исерек башлар тагы да күбрәк һәм аннары бик әшәке сүгенеп, телгә салыналар).

 

Дөрес, халыкның моңа артык исе китми: берәүләр көрәш карый, икенчеләр гармунчылар тирәсендә бутала, өченчеләр, көнбагыш чиртеп, әңгәмә сугалар. Шәһәрдән, башка районнардан да килүчеләр бик күп: күптән күрешмәгән туганнар, таныш-белешләр очрашып, сөйләшеп, мәш килеп йөриләр. Булдыра алганнары яңа киемнәрен киенеп чыкканнар. Бигрәк тә кайбер балалар, кызлар үзләренең яңа киемнәре белән масаеп йөриләр. Дөрес, хатын-калач та әллә ни ерак китми.

 

Тагын көрәш мәйданына кайттык. Бер круг узып, гел өчәрдән җиңүчеләр генә калды. Болары инде дәү-дәү агайлардан пәһлеваннар. Әмма безнең Әмир: «Тукта, кирәкми!» – дигәнгә карамыйча, мәйданга ыргылды һәм күз ачып йомганчы авылның штатлы бичара дәү бәдәнле баһадиры Гомәрне җиргә атып бәрде! Судьялар, ышанмыйча, тагы бер тәгәрәт, диде – тагы атып бәрде! Шаккатырсың: 18 яшьлек 60 кг.лы япь-яшь малай 90 кг.лы зур ирне, дүрт-биш елдан бирле батыр кала килгән чемпионны җиңде бит! Әй халык шаулый, әй шаулый, берәүләр шаккатты, гөж килә, икенчеләре сокланып үкерәләр, өченчеләре ризасылык белдереп гөрли, дүртенчеләре исә, азартка түзә алмыйча...

 

Йөрәгем тибеп, буыннарым калтырап, мин дә кызыгам, нәкъ үзем мәйдан тоткан кебек булам!
 

Әмир икенче бер егетне дә әүләкли башлаган иде, тик судьялар (алар аңнарын җуя башлаган иде – бигрәк тә Авыл Советы председателе!) хәрәмләп, егылып өлгермәгән Әмирне егылдыга исәпләп, көрәшне бик тиз бетерделәр. Һәй, бик тиз! Моннан соң башка ике егет көрәшеп, беренчелекне читтән килгән бер егет алды. Борындык авылы егетенә исә икенче урын (велосипед). Әмма, гадел булсалар, бу урын Әмиргә тиешле иде. Хәерле булсын... Бу авылдан сау-сәламәт чыгып китә алсак (бер үк зыян күрмичә), анысы да мең шөкер! Ничек кенә әйтсәң дә, унсигез яшьлек малаебыз бер авылның ничә еллык чемпионын егып, мондагыларның бөтен планын җимерү үзе дә бик зур нәрсә бит!

 

Өйгә бик арып, кичке якта гына кайттык. Гаҗәп арылган, нык дулкынланудан бөтен бәдән йончып калган. Ярар, өйгә кайткач, табын әзер икән (хуҗа хатынына кунакка кешеләр – туганнары кайткан булган – шуңар әзерләнгәннәр), чәйләпмәйләп алгач, бераз хәл керде.

 

Кичке якта, авылның мулла сыманы булып йөргән Хафиз Рәхмәтуллин дигән картның янына бардык. Бик озак «яучылап» утыргач, зур күләмле ике кулъязма өстерәп чыктык (башы-ахыры юк – «Шәрхе викая» кебек әйберләр). Бик аңлы кеше   булып сөйләшеп, кулъязмалар илтермен, дип, адресымны алып калды...

 

Моннан чыгып, Зәйнәп Габделвәлиева дигән бер карчыкка кердем: иреннән калган бәетләр дәфтәрен карадым – соңгы сугыш вакытында иҗат ителгән әйберләр. Аннары аларның кайберләрен И.Надиров бастырган булган икән. Шуңа күрә ябышып сорамадым.

 

Кичен бераз җылына төште.

 

21.06.1971.

 

Иртә яткач, артык озак йоклап булмады. Ә йокларга иде, чөнки машина юк бит һаман!..

 

Көн болай ярыйсы гына. Авылда йөрүдән мәгънә юк. Әллә балыкка барасы? Су буена килеп, кармакны салуга ук, мине эзләп Якуп та килеп җитте. Төшлекне әйбәтләп ашап алдык та, Вәгыйзә апаны (фатир хуҗасын) алып, Мулла Иле ягына юнәлдек. Иң элек Габдерахман Майоров дигән абзыйга кердек, озак кына сөйләшеп утырып, берничә кулъязма кисәге таптык. Бу кеше безнең Гомәр Саттаровның каенатасы булып чыкты! Моннан соң авылның карт мулласы Хәбир Хәйдәров дигән картның өенә кердек. Ярыйсы гына ике кулъязма алдык (бу картка киләсе елны тагы бәрелергә кирәк икән: Ибн Халдунның китабы бар дип сөйләде – әгәр тәгәрәп китмәсә!) Моннан чыгып, машина белән авыл буйлап кыдырып, күп кенә йортларга кердек. Гел иске-поскы басма китаплар гына. Кулъязмалар юк дәрәҗәсендә. Дөрес, Фәизов Габдулла дигән карттан (әле терчә генә) бер шәкерт дәфтәре алдым. Берничә... яңа җыр бар кебек.

 

Киттек Карашәм авылына. Норлат дигән зур авылны узып (элек район үзәге булган), Татар Әҗәлесен басып, Карәшәмгә килдек. Рәмзи Вәлиевнең әтисе Кәлимулла абзыйны табып, шуларга туктадык. Малае белән бер кафедрада эшләвебезне белгәч, мескен бабай егылып китәрдәй булды. Кичке якта Татар Әҗәленә барып, берничә йортка кердек. Мәгънә чыкмас кебек. Тагы Карашәмгә киттек. Гаяз Сәгъдиев дигән мулла карт янына кереп, бик озак сөйләшеп утырдык. Ниһаять, авыл шәҗәрәсен (!) һәм берничә басма китап алдык («Шура», 1908, №13-24; К.Насыйри «Җәгърәфия кәбир» һ.б.). Киләсе елны бу авылга бер кереп, шушы картка да бәрелеп чыгасы булыр!

 

Кич бик матур иде. Кәлимулла бабай зарыгып көтеп утыра икән. Бу картның, үзе гаять зәгыйфь булса да, бакчасы бик шәп. Шул бакча эчендәге беседкада ятып йокларга булдык.

 

23.06.1971.

 

Карамасар дигән авылга киттек. Анда иснәнеп йөри торгач, өч-дүрт кулъязма (берничә шәкерт дәфтәре!) таптык.

 

Килдек Бортас авылына. Дүрт-биш йортка кердек. Бернәрсә дә юк. Иң соңгы йортка кергәндә генә (Фатыйма Сираҗиева дигән, 10-15 мәче асрап яткан әби), әйбәт кенә (!) шәкерт дәфтәре эләкте. Ярый, ярый. Их, гел шулай эләгеп торса иде!

 

Төштек Казан юлына. Кайтабыз, кайтабыз!!!

 

Текстны басмага Диләрә Госманова әзерләде.

"Безнең мирас". – 2023. – №12. – Б.45-47.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру