Журнал «Безнең мирас»

Тува һәм Хакасиягә археографик сәфәр (Көндәлекләрдән)

Борынгы төрки руник язма текстлар белән натурада танышу, шундый текстлардан эстамп-копия алу тәҗрибәсенә өйрәнер өчен, шулай ук мәҗүси архаик тормышлы төрки халыклардан берсе тувалылар белән якыннан танышып кайту максаты белән, Тува АССРга археографик экспедиция оештырырга булдык. Бер уңайдан, борынгы төрки руник язмалар һәм борынгы төрки тарих буенча специальләшүче студентларны да практикага алып барасы иде. Әзерләнү шактый озак булды, күп мәшәкать күрергә туры килде. Бик кыенлык белән генә җыела алдык, чөнки минем татарлар арасында үткәрә торган археографик экспедицияләрнең тәҗрибәләре бу очракта әллә ни нәтиҗәле түгел иде шул. Дөреслектә, бу өр-яңа – гел кыр шартларында уза торган экспедиция. Чатыр, «йокы капчыклары», казан-учакларыбыз белән – бер төркем «чегәннәр» без! Моннан алда Апас якларында булып кайту да комачаулыклар тудырды.

 

Һәрхәлдә, менә без сәфәргә әзер. Без – үзем, Тәлгать Мирсәяпов, Фәрит Миңнуллин, Әмир Галимов, студентлар һәм фотограф Миша Хорев. Дыңгычлап тутырган авыр рюкзаклар, савыт-саба, төреп бәйләгән палатка белән юлга төштек. 4 нче июльдә кичке якта. Свердловскига китә торган поезд белән. Хәерле сәфәр!

 

7.07.1971.

 

Мәскәү вакыты белән төнге 1дән узганда (җирле – 4тән) Ачинскийга килеп төштек. Билетларны рәтләп алгач, әйберләрне вокзал янындагы яшел чирәмгә илтеп куеп, ашханәгә барып ашап алдык. Аннары, әйберләр янында Фәритне калдырып, Ачинск шәһәренә киттек.

 

Ярыйсы гына зур шәһәр (100-150 мең халыклы). Берничә кибеткә кереп чыктык. Җирле музейны караган булдык. XVIII нче гасырдан гына башлана экспонатлары. Дөрес, ике татар чоры угы бар, канатларына кадәр сакланган. Болары, ихтимал, 17 нче йөзгә карыйдыр. Ә мамонт тешләре шактый табыла кебек.

 

8.07.1971.

 

Иртәнге 3тә (Мәскәү вакыты белән) Абаканга җиттек. Бер әшәке ашханәдә юк-барны ашап алгач, пединститутка проректор янына кердем: Венедикт Григорьевич Карпов дигән тюрколог-телче икән.

 

Тулай торакта аерым бер бүлмәгә урнаштык. Шәп! Ятып 2-3 сәгать ял итеп алдык. Төштән соң музейга килдек. Капкадан керүгә үк – таш сыннар. 20-30лап. Музейда берничә язмалы текст та бар. Музей материалга бик бай, тик бик тә тыгыз. Хакасиядә барлыгы 28 язулы таш табылган (моның 26нчысы – музейда). ХакНИИЯЛИда язулар белән шөгыльләнүче бер хатын бар. Музейның гыйльми хезмәткәре Альберт Николаевич Липский дигән карт белән озак кына сөйләшеп утырдык. Көнчыгыш Себер һәм Ерак Көнчыгыш халыкларының тарихын, этнографиясен бик озак өйрәнгән һәм нәтиҗәле генә эшләгән кеше күренә. Бик мавыгып эшләгән һәм хәзер дә, 80нән артык булуына карамыйча, тырышып эшләүче кеше. Үзе башлап йөреп, безне яңадан музей экспонатлары белән таныштырды. Бик тәфсилләп, бик мавыгып сөйләде. 2 сәгатьнең узып китүе сизелми дә калды. Ә музейның борынгы чорына караган тарихы, чынлап та, бик бай, гаҗәп гыйбрәтле икән. Моннан 2000-3000 еллар элек ясалган таш сыннар аерата зур тәэсир ясыйлар – мәһабәт, фантазия, сер... Музейдан бик канәгать булып чыктык. Аэрофлот кассасына килгән идек, ябык булып чыкты. Бераз азыктөлек алып, торакка кайттык.

 

Кичке якта Николай Георгиевич Доможаков янына килеп, шактый вакыт сөйләшеп утырдым. Күп кешеләрне белә һәм хәтерли. Фазыл Гарипович Исхаковны бик сагынып искә ала. Ул сугыш елларында Абаканда эшләгән. Доможаков белән бергә ХакНИИЯЛИне оештыруда актив катнашкан. Шушында чакта хакас телен өйрәнә һәм берничә хезмәт тә бастыра (бу институт оешкан чакта Хакасиядә югары белемле кешеләр бик аз булган). ХакНИИЯЛИдә борынгы төрки язмалар буенча Ольга Васильевна Субракова дигән хатын шөгыльләнә икән. А.Н.Липскийны да музей эшләрен оештырган өчен бик мактый. Таш сыннарны җыеп куюда аның хезмәте зур булган, шуңа күрә РСФСРның атказанган фән эшлеклесе дигән исем бирелгән. Шулай да, ул ташларның бик начар саклануы турында хаклы рәвештә шелтә ясый. Тик бу Липскийның гаебе түгел. Ярар, озак сөйләштек, саубулашып, китәргә кирәк...

 

Кичен өйдә ял итеп, бераз укып яттым. Малайлар су коенып кайттылар.

 

9.07.1971.

 

Тел, әдәбият һәм тарих институтына килдек. Тел секторында Лениградта күргән телче егет Боргояков Михаил Иванович белән очраштым. Тел секторының мөдире. Монда һәм секторда өчәр кеше. Һәр хезмәткәр – «комплекс». Директор НИИЯЛИ Асочаков Валентин Абрамович. Бик озак, бик әйбәт сөйләшеп утырдык. Һәрхәлдә, Боргояков та, Асочаков та матур тәэсир калдырды. Өстәвенә, Боргояковтан бер хакасча-русча сүзлек тә эләктердем! Ләкин бернәрсә бик нык сизелә: кул кыскалыктан кимсенү хисен, үзләренең бетәргә мәхкүм итүләрен аңлау...

 

Төштән соң Минусинск шәһәренә киттек. Абаканнан 25 чакрымда икән. Музейга кердек. Археология бүлеге гаҗәеп бай. Бик бай. Язулы ташлар исә ишек алдындагы бер кечкенә алачыкта икән. Язулы ташлар, таш сыннар белән бергә 30дан артык истәлек. Гаҗәеп бай, гаҗәеп әһәмиятле коллекция, әмма тузанга күмелеп, туфракта аунап яталар...

 

Музей директоры Ковалев Владимир Алексеевич һәм өлкән фәнни хезмәткәр Ковалев Виталий Григорьевич, бик яхшы каршы алып, музей экспонатлары белән яхшылап таныштырып чыктылар. Музейның кызганыч хәле турында озак кына зарланышып утырдык.

 

Минусинск музее бик бай икән. Әгәр мондый материаллар башка берәр илдә булса, моннан «хаҗ» ясаган булырлар иде. Ә бездә... Соклану хисенә әрнү хисләре өстәлеп, бик арыган хәлдә өйгә кайтып киттек.

 

10.07.1971.

 

Көн болытлы иде. Төшкә хәтле өйдә аунап яттык. Бик нык арылган икән. Нормаль йокласак та, йокы туймаган.

 

Сәгать уникеләрдә китап кибетләренә кереп, бишалты китап сатып алдым. Аннары Абакан музеена килеп, берничә рәсемнең эстамп копияләрен алдык: кәгазьне ташка сыландырып куеп, өстеннән бака яфрагы һәм әрекмән белән ышкысаң, сурәтләрнең копиясе бик ачык булып чыга. Шуннан соң сурәтенә карап торып, карандаш белән контурлар сызып чыгасың – һәм копия әзер! (Һарун Йосыповның ысулы ярыйсы гына икән, мәрхүмнең!) Дөрес, үлән сүле белән төшереп алгач, төсле буяу белән сурәт эзләрен буяп чыккач, рәсемнәр тагы да аныграк күренәләр икән.

 

Музейдагылар белән саубулашып киттек, чөнки бирегә башка килмәбез. Кичке якта Абакан суы буена барып коендык, юындык, елга буенда ял иттек. Су искитмәле шәп: топ-тонык, чипчиста, саф! Су төбендәге ташлар да күренерлек. Менә әле пычранып, болганып җитмәгән су, ичмасам! Кичке якта бераз яңгыр яуды.

 

14.07.1971.

 

Иртәнге 6 нчы яртыда (Мәскәү вакыты белән) көч-хәлгә беренче рейс самолетка утырып, Кызыл ягына очып киттек. Юлда 50 минут чамасы бардык. Башта болытлар юк иде. Хакас кырларын, урманнарын, бормаланып-бормаланып аккан Енисей суын карап бардык. Тик бераздан болытлар эченә кердек… Бары Кызылга җитәрәк кенә болытлар бераз тарала төштеләр һәм безнең аста калынкалын урманнар белән капланган таулар, уртасыннан гына елгалар «бөтерелгән» үзәннәр иде. Искитмәле матур күренеш! Нәкъ рәсемдә ясалган картина кебек! Авыллар, поселоклар бөтенләй диярлек юк. Гел урман, гел тау, гел елгалар... Ара-тирә генә икеөч йортлы авыллар күзгә чагыла. Кызыл шәһәренә җитәрәк урманнар бераз кими, таулар ялангачлана һәм сөзәкләнә төште. Киң-киң итеп сөрелгән басулар да күзгә чагыла башладылар...

 

Менә Кызыл шәһәре... Кечкенә генә аэропорт. Гади грунт полоса. Әле генә кибә башлаган. Киттек шәһәргә. Педагогик институтка килдек. Гади генә ике этажлы йорт. Ректор янына кердем. Ректор – Хомушку Саинотович Алдын-оол.

 

Төшлекне ашагач, Тува гыйльми-тикшеренү институтына килдем.

 

Тувада руник язулар бик күп. Ел саен табыла тора. Хәтта тракторчылар ук җир сукалаган вакытта таба торалар. Шәһәрдә дә бар. Грач эшләгән җирдә дә берничә таш бар. Татар галимнәре белән элемтә булган. Тува теле буенча күп көч чыгарган кеше – Ф.Г.Исхаков.

 

Халык арасында монгол телендә язылган кулъязмалар шактый очрый. Күбесенчә 19 нчы йөз һәм 20 нче йөз башы. 1930 нчы елларга хәтле эш кәгазьләре монгол телендә йөртелгән. Тоджа диалектыннан башка, диалектларда артык кыенлык юк. Консолидация җиңел бара. Радио бик нык ярдәм итә. Тоджа теле дә үзгә бер диалектта, үзәктән килүчеләре белән әдәбичә сөйләшәләр.

 

Кыя сурәтләре Кызыл янында ук: Енисейскины узып, җәнлек фермаларыннан ерак түгел үк бар икән. Дзун-Хемчикский районда, Баян-Тала белән Ийме арасында кыяда язу бар.

 

Урта мәктәпләр р[айо]н үзәкләрендә, зур колхоз, совхоз үзәкләрендә бар. 7 класска хәтле тувача укытыла, аннары – русча. Русча белү бик начар һәм авыр. Читтән килгән укытучылары озак тормыйлар, срокларын бетерүгә качалар. Күпме килсә, шулкадәр үк китә.

 

Яшьләр арасында иң популяр шагыйрьләр, язучылар: Степан Сарыг-оол, Сергей Бурбю һәм Салчак Тока. Шул ук язучылар ректорның үзенә дә ошыйлар. Болар – классиклар. Яшь язучылардан эшче сыйныфы турында язарга омтылучылары шактый. Студентлардан да язучылар күп – редакцияләргә эшкә керәләр.

 

15.07.1971.

 

Иртәнге якта ук институтка килдем. Язучылар Союзына кереп, Язучылар Союзының рәисе Олег Одербеевич Сувакпит белән танышып чыктым. Сөйләшепәңгәмәләшеп торырга вакыт булмады, ашыга идем. Музейга киттек. Музей көндезге 12дән генә ачыла икән. Без арткы ишектән кереп, өч сәгатьтән артык карап йөрдек. Тарихи-этнографик, географик күзлектән караганда, шактый бай. Туваларның матди тормышында (кием-салым, бизәнү әйберләре һәм өй инвентаренда) монгол тәэсире бик көчле. Хәлле кешеләрнең кием-салымында аерма бөтенләй юк диярлек.

 

Аучылык, хуҗалык тормышлары ярлы, примитив. Табигать гаҗәеп бай икән. Хайваннар дөньясы бигрәк тә: бик күп төр киек-җәнлекләр, кош-кортлар. Оформлениеләре дә шактый әйбәт. Яңа чор сыеграк. Борынгы чор белән яңасы арасында «бушлык» сизелә. Монголлар дәвере дә ярлы гына. Алтын Урданың матди байлыгы белән чагыштырганда, бөтенләй башка культура…

 

Фән-культура бүлегендә характерлы бер момент: тува телен өйрәнүче, аның язуын тудыручы һәм әдәби телне үстерүче галимнәр арасында, академик В.В.Радлов, член-кор. С.Е.Малов, Батманов, профессор Н.Ф.Катанов белән бергә, якташыбыз Фазыл Гарипович Исхаковның да рәсеме почетлы урында эленеп тора (1901 елны туган, 1959 елны үлгән). Гомумән, Тувада кайбер татар галимнәренең исемнәрен ихтирам белән телгә алалар – Тенишев, Сәйфуллин һ.б. Н.Катановка, аның аркылы Казан университетына ихтирам аерата зур. Һәр галим, һәр музей сотруднигының сүзендә бу нык сизелә.

 

Хәзерге чор сәнгатендә тувалы художникларның, дөресрәге, скульпторларның юнар таш исемле йомшак таштан (агальматолит ташыннан) юнып ясалган таш скульптуралары бик ошады: натураль, гади, поэтикалы! Бигрәк тә хәрәкәтне, динамиканы шәп бирәләр! Эх, эләктерәсе иде берничәсен истәлеккә! Тик аз сатыла, анысы да кыйбат, диләр.

 

Шулай ашыкмыйча музейны карап чыккач (бары бер Фәрит кенә үзе өчен материаллар җыеп йөрде; Тәлгать белән Әмир өчен бу күргәннәренең әһәмияте кишерем хәтле генә: алар экспедициядән, гомумән, тәм тапмыйлар), ишек алдындагы павильонда торган таш сыннар, язулы «бәңгү ташлар» янына килеп, шуларның эстампларын, кулдан ясаган копияләрен алып маташтык. Озак кына эшләргә туры килде. Үлән белән алуның, югарыда бер әйткәнемчә, өстәмә эшләре шактый. Шулай да бер көн эчендә генә шактый эш эшләп алдык. Безнең мәрхүм Йосыповның методы боларга билгесез икән. Без ясаган эстампларны күргәч, музей кешеләренең күзләре шар булды.

 

Кичке якта, ашап-эчеп алгач, кайбер магазиннарга кердек, шәһәр буйлап йөрдек. Шәһәрнең бер читеннән икенчесенә чыгуы әллә ни түгел икән. 50 мең кешелек кечкенә генә шәһәр шул.

 

 

Көндәлекне басмага Диләрә Госманова әзерләде.

"Безнең мирас". – 2024. – №3. – Б. 30-35.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру