Журнал «Безнең мирас»

Археографик сәфәр: сан ягыннан уңыш әйбәт кенә… (Археографик көндәлекләрдән)

Башын монда укый аласыз.

 

16.09.1970.

Эх, бүген дә көн бик матур иде! Якты, җылы! Иртәнгелекне яхшылап ашагач, колхоз идарәсе ягына киттек. Дәүлекәйдә – 170, Кыпчыкта – 30, Каратунда – 12 йорт. Күршедәге Каратунга барып, Гарифулла абзый Әхмәровны табып, аның белән Дәүлекәйне аралап чыктык, ләкин бернәрсә дә юк. Дөрес, берничә кеше өендә юк иде. Һаман янгыннар турында сөйлиләр…

 

Төш вакытында мәктәпкә кереп, укытучылар белән сөйләшеп утырдык. Тик болардан да мәгънә чыгар микән: бик чикләнгән, аңламаган кыяфәтле түтәйләр. Төштән соң шактый йортларга кереп чыктык. Ләкин шул ук нәтиҗә: юк та юк. Күрәсең ки, бу ярыйсы гына кара як булган…

 

17.09.1970.

Иртәдән башлап авылны йөри башладык. Мотыйгулла бабай Гыйззәтуллинга кереп, кулъязмаларны карадык, гел басма, үзенең хатирә дәфтәреннән өч-дүрт бит кенә өзелеп калган.

 

Каратун авылына килдек. Берничә йортка кердек, бер мөнәҗәт дәфтәре генә, башка юк. Бу авыл 1921 елны төгәле белән янган икән…

 

Гарифулла абзыйны алып, күршедәге Кыпчык авылына киттек. Бер кечкенә генә авыл. Ләкин монда да нәтиҗә күңелледән түгел… Өйгә кайтсак, шофер рессорлар алып кайтып, машинаны ремонтлап та куйган икән. Кичке якта Ябалакка барып, егетләрнең хәлен белеп кайттым. Үзләре өйдә юк икән – Зөя башына киткән булганнар. Ә кичә алар Шәм Балыкчыда эшләгәннәр икән: биш-алты кулъязма тапканнар. Арада бер ярыйсы гына бәетләр дәфтәре дә бар.

 

18.09.1970.

Һава бүген дә әйбәт иде. Гарифулла абзыйны алып, Дәвеш авылына киттек. Дәвеш авылында дистәгә якын йортка кереп чыктык, ләкин бер кулъязма да юк! Гаҗәп…

 

Дәүлекәйгә кайтып төшлекне ашаганнан соң, Кошты авылына киттек. Юлда Чирү авылына кердек. Берничә йортны йөреп чыктык: Фәсхетдин абзый дигән берәү моннан өч ел элек бөтен йорты белән бик күп иске китаплары януы хакында әйтте. Бер өйгә керсәк, 80 яшьлек бабай шыр исерек иде…

 

Коштыга килдек. Хәлиуллин Һидиятулла дигән агайга кереп, бик озак сәүдәләшеп утырырга туры килде. Ниһаять, ике кечкенә җыентыкны ала алдым. Аның берсе – гасыр башында крестьяннар арасында җир бүлү хакындагы документ. Ә бер «Йосыф китабы» нөсхәсен (ахыры юк) алып булмады… Моннан соң Миңнуллин Абдулла дигән бер әкәмәт күңелле абзыйга кереп, бер бәетләр дәфтәре алдык. Өйгә соң гына караңгыда кайттык. Туры килсә, бу Кошты авылына тагы бер кереп чыгарга кирәк.

 

19.09.1970.

Бүген бу авылдан күчәбез. Күрше авылга барып, егетләрне аласы бар, аннары Балтай ягына елышабыз. Егетләр ягына килдек. Алар да соңгы ике көндә әллә нәрсә тапмаганнар. Төшкә якын яңгыр сибәләве туктады. К[олхо]з председателе Вәлиулла Сәйхунов дигән кеше белән юкка кычкырышып алырга туры килде. Кәеф бик кырылды… Моның өстенә, Авыл Советын да күрдем: грамотасыз кеше. Балтайга килеп урнаштык. Өенә барып, Авыл Советының рәисенә кердем. Балтай авылына килдек. 

 

20.09.1970.

Бүген көн матур иде. Йә Илаһи... Авыл буйлап тагын киттек (ике егет Түбән Балтайга китте). Ләкин әллә ни юк... Бер бабайга кергән идек, гел «хәзерге вакытта» дип сөйләшә... Йөри торгач, Мөбин Рәхмәтуллин дигән кешегә кереп, аның әтисеннән калган китапларны карадык. 3-4 кулъязма алдык. Бу Әхиятдин бабайдан калган китапларның күпчелеге аның Казандагы энесе Ислам Рәхмәтуллинда булырга тиеш (1899 елда туган).

 

Кичке якта Түбән Балтайга килеп, авыл тарихы белән кызыксынучы Әкрәм Гатауллин дигән кеше белән озак кына сөйләштек. Бу кеше белән элемтәдә булырга кирәк!

 

21.09.1970.

Иртәнге яктан Шәмәк авылына киттек, Авыл Советы рәисе Әгъзам абый белән бергә. Берничә бәет дәфтәре табылды. Арасында ярыйсы әйберләре дә бар.

 

Төштән соң үзем Кече Балтайга киттем, ике егет Ю[гары] Балтайда калды. Кече Бакырчыда Әсгать Рәхимов дигән егет белән берничә йортта булдык, бер-ике дәфтәр. Ә Югары Балтайда исә егетләр дистәдән артык кулъязма табып куйганнар. Шәп кенә иске әйберләр бар. Элекке фикъһ китаплары да, бәетләр дә.

 

Кичен Түбән Балтайга Әкрам Гатауллинга (хатыны Хәлисә) барып озак кына утырдык: бик шәп шәкерт дәфтәре бар, матур җырлар, шигырьләр белән. Бүген иң уңышлы көн.

 

22.09.1970.

Иртәнге якта Югары Балтай ягына бер барып, аннан Кызыл Тау Авыл Советына – Колларга киттек.

 

Авыл Советында, колхоз идарәсендә беркем дә юк иде: җыелыш бара икән. Үзебез генә авыл буйлап йөрдек. Бары бер Нигъмәтулла Мөхәммәтшаһ дигән кешедән уннан артык кулъязма алып чыктык. Түтәй авылында бернәрсә дә юк.

 

23.09.1970.

Бүген көн болытлы иде, мөгаен, яңгырлы булыр… Чиремшән Авыл Советыннан «Вахитов» колхозына күчәбез. Фатирга урнаштык. Көн бик яңгырлап китте. Бүген төштән соң ял бирдек…

 

24.09.1970.

Аллаһка шөкер: бүген көн ачылган, җир пычранып, юл бозылып калса да, һава болытсыз иде… Егетләрне авылда калдырып, мин Буага киттем.

 

Кайтышлый Югары Наратбаштагы Борһан Низамовка кереп, аның быел җыйган кулъязмаларын алдым. Бергә-бергә Кайбычка барып, шул авылның тарихын карадык. Колхозда бер генә нөсхә икән. Аны күчерттереп алу шарты белән Борһан абзыйга бирдертеп, картка бераз түләп, аннары картның үзе күчергән бәетләр дәфтәрен дә эләктереп, Чиремшәнгә кайттым.

 

Егетләр бөтен авылны диярлек йөреп чыкканнар, тик нәтиҗә бик начар. Дөрес, бер шәҗәрә бар.

 

25.09.1970.

Иртә торып, Тәүгелде ягына киттек. Берничә йортка кергән идек, бернәрсә дә юк, 1920-1940 нчы елларда бик күп йортлар янган… Казандагы Мәгъҗан карт шушы авылныкы икән… Ул бөтенесен дә төяп алып киткән булган…

 

Төштән соң Олы Бакырган авылына киттек. Фәрит Хафизов дигән шул авылның егете белән бергә йөрдек.

 

Түтидә Әсгать Билалов дигән кешегә кереп, аның атасыннан калган бихисап күп гарәби-фарси китапларны карадык. Дистәдән артык кулъязма да бар. Элек бик шәп көтепханә булган булырга охшый. Кулъязмаларны бүләк итү өстенә, бу Әсгать Билалов безне яхшылап чәй-мәй белән дә сыйлап җибәрде.

 

26.09.1970.

Көн болытлы иде. Аюкөйдергән дигән авылга килеп, картларга кереп йөрдек. 1920 елны бу авылда 48 йорт янган!

 

Бу Аюкөйдергәндә әллә нәрсә чыкмады. Әмма Нәфигулла дигән бер карт үзендә бар кулъязмаларны: «Лучше чересен, юк булсын, чем сезгә биргәнче», – дип, күрсәтергә дә теләмәде…

 

Кичке якта өйдә генә утырып, җыелган кулъязмаларны тәртипкә салып, санап, бәйләп куйдык. Бүгенгә барлыгы – 180 берәмлек (шуның 40ын эшкәртәсе). Басма китапларны санамадык.

 

27.09.1970.

Багышка киттек. Йортларга кереп йөри башладык. Менә бер ярыйсы гына шәкерт дәфтәре! Менә «Фәүзелнәҗат». Бу авылда да 1934 елны бик зур янгын булган – 70 йорт янып беткән…

 

Төштән соң тагы Багышка килдек. Хәйрелбәнат дигән бер багучы карчыкка кердек. Мин Сергач ягында Куйсуы авылында күргән «ишан» карчык кебегрәк… Шулай да бер әйбәт кенә кулъязма алдык. Моннан соң Садриев Мохтар дигән кешегә кереп, аннан авылның элгәрге мулласы Борһаннан калган дистәгә якын кулъязма алдык. Кыскасы, сан ягыннан уңыш әйбәт кенә…

 

28.09.1970.

Төне буе яңгыр яуган. Юл әшәке. Яльчик аша Чүтигә юнәләбез…

 

Яльчик аша үтеп, Чүти авылына килдек. «Йолдыз» к[олхо]зы. Колхозда 280ләп йорт.

 

Авылда элек ике мәчет, ике мәдрәсә булган. Берничә йортка кердек. Картлар шактый надан күренә. Бу авылда 55 йорт янган. Бернәрсә дә табылмады. Кичке якта Казан ягына юл тоттык. Өйгә төнге беренчедә җиттек. Шулай итеп, экспедиция тәмам!

 

Йомгак:

1. Барлыгы 200гә якын кулъязма табылды. Боларның күпчелеге һәм иң әйбәт сакланганнары гарәп телендә. Күбесе тузган-искергән… Китапларның күпчелеге дини эчтәлекле. Татарча әдәби әсәрләр әллә ни күп түгел. Аның каравы, фольклор текстларын эченә алган эреле-ваклы дәфтәрләрнең саны шактый: кырыктан артык. Җыеп әйткәндә, нәтиҗә уртача…

 

2. Көзен – сентябрь аенда экспедициягә чыгу кулай түгел икән: халык эштә, бәрәңге алу вакыты, кышка әзерләнү чагы. Шуңа күрә ул үзе белән мәшгуль: бакчасыннан өйгә бик теләмичә генә керә, кермәгән чаклар да булды…

 

3. Апасның без йөргән якларында авылларның, андагы кешеләрнең мәгариф, мәдәни җәһәтләре төрлечә: мәсәлән, Апасның көнчыгыш һәм тимер юл буендагы зур авыллары (Чүри-Бураш, Дәвеш, Дәүлекәй, Балтай, Бакырчы һ.б.) элгәре шактый укымышлы һәм мәдәни яктан югары гына булганга охшый. Ә менә караңгыдарак җайлашкан авыллар, мәсәлән, Йомралы, Әлмәндәр, аннары Чиремшән һәм Коллар (Кызыл Тау) яклары ул хәтле «ялтырап» тормый. Кыяфәтләрендә чуашлык элементлары да сизелеп тора…

Менә шул…

 

Басмага Диләрә Госманова әзерләде.

"Безнең мирас". – 2023. – №7. – Б. 31-33.

 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру