Курыкмыйча экспедиция оештырырга кирәк
(Археографик көндәлекләрдән)
Партия тарихы кафедрасы укытучысы Риф Хәйретдинов үзенең туган авылы Югары Кенә авылында абыйсы Әюп Дәүләтшинда иске китаплар, кулъязмалар булуы турында хәбәр иткән иде. Менә шул кулъязмаларны карап, ярыйсыларын алып кайтыр өчен, сәфәргә чыктым. Әлбәттә, ике-өч көн командировка рәтләп, машина кайгыртып йөрү өчен узды. 20-24 июньнәрдә туктаусыз яңгыр яуган иде. Юлдан бик курыккан идек...
25.06.1970.
Иртә белән Якуб Хөснетдинов дигән шофер белән ГАЗ–69 машинасында Балтач районына юнәлдек. Көн бераз болытлы, ләкин яңгырсыз булды. Төшкә якын Балтачка җиттек. Райбашкармага кереп, кәгазьләрне рәтләгәч, Югары Кенә авылына киттек. Әюп абзый Дәүләтшинны тиз генә эзләп таптык.
Аннан өенә килеп, бер чәйләп алгач, ящикларны алып, китапларны карый башладым. Басма китаплар бик күп, кулъязмалар да шактый – 40-50ләп булыр. Шуларның 30дан артыгын сайлап куйдым. Кайтыр юлга чыкканда гына алып китәрмен. Кичке якта Карадуган авылына барып, колхоз рәисе белән очрашып, фатир ягын хәл иткәч, Түбән Кенә авылына килеп туктадык. Бер тел бистәсе әбидә. Ашап-эчеп алгач, рәхәтләнеп йокладык.
Әюп абзыйда сайлаган китаплар арасында XVII-XVIII гасырларга караган ике-өч әйбәт әйбер бар. Тик кулъязмаларның күпчелеге фикһ буенча һәм XIX гасырга караган. Шулай сан ягыннан яхшы гына.
26.06.1970.
Фатирга Сабира әби дигән бер ялгыз карчыкка туктаган идек. Аның чоланында йомшак түшәктә бик яхшы, бик тәмле йокланган. Кичке унда яткан идек, иртәнге 8гә хәтле йокладык. Саф һава шул!
Ашыкмыйча гына күршедәге Хәсәншәех дигән авылга (бу авыл Арча районына керә) бардык. Анда Гали абзый Мәҗитов дигән кешегә кердек. Ары-бире сөйләшеп утыргач, аны ияртеп, Сабир Закиров дигән картка бардык. Шактый сөйләшеп утыргач, ул үзе аннан-моннан җыйган төрле кулъязмаларын чыгарды. Сайлап, 7-8 кулъязма алдым. Әһәмиятлеләре: эчтәлекле генә метрика дәфтәре; Түнтәр авылыннан Мөхәммәтҗан Мозаффаров дигән бер шәкертнең конспекты һәм ул үзе язган төрле шигырьләр. Төштән соң Югары Кенәгә барып, Әюп абзыйның кулъязмаларын алып, үзен утыртып Карадуган авылына бардык. Анда Авыл Советында расписка алып, абзыйга 30 сум акча бирдем. Бик канәгать булды.
Кичке якта урманга кайттык. Якуб белән икебез бер тавыкны бетердек. Ял.
27.06.1970.
Иртән торып, Казан ягына юнәлдек. Көн шәп иде. Юл да шәп – кипкән һәм тузансыз... Төшкә өйгә дә кайтып җиттек.
Шулай итеп, бу кыска сәфәр шактый уңышлы тәмамланды: 45-50 кулъязма, арасында шактый әһәмиятле әйберләр дә бар. Димәк, киләчәктә бу якларга курыкмыйча экспедиция оештырырга кирәк.
Текстны басмага Диләрә Госманова әзерләде.
"Безнең мирас". - 2023. - №4. - Б. 28-29.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА