Журнал «Безнең мирас»

Археографик сәфәр: сан ягыннан уңыш әйбәт кенә… (Археографик көндәлекләрдән)

Биш-алты көн сугыша-тартыша торгач, бары бүген генә машина (автобус) алып, юлга чыгып киттек. Әкәмәт кенә: ике шофер, чөнки аның берсе правасыз (ул правасын Ульяновскида «тарттырган» булган), Ульяновскига барып, правасын алгач, законлы булып калачак, ә икенчесе аннары кире Казанга кайтып китәчәк.

Экспедиция составы: үзем, Марсель Хәйретдинов, Госман Хәбибуллин һәм Ильяз Гарипов.

 

8.09.1970.

Иртәнге якта Зеленодольск ягына киттек. Көн болытлы, пыскак яңгырлы иде. Зеленодольскига килеп, райбашкармага кереп, документларны рәтләп алгач, Апас ягына киттек. Юл бик начар, бик авыр иде. Апаска бары кичке якта гына килеп җиттек. Райисполкомда беркем дә калмаган. Рәис урынбасары Юсупов Зәки дигән кешенең өенә кереп, эшләрне рәтләдем. Бик яхшы кабул итеп, бөтенесен дә рәткә салды: Чүри-Бураш авылына юнәлтте. Анда исә (кичке сәгать 7дә) безне идарәдә колхоз рәисе Галиуллин Зәки, Авыл Советы рәисе Рәүф Сәмигуллиннар көтеп утыралар икән: тиз генә фатир һәм тәэминат якларын хәл иттеләр.

 

Шулай ялга туктадык. Ә шоферлар иртәгә үк таң белән юлга чыгачак…

 

9.09.1970.

Авылда барлыгы 170 хуҗалык (элек зуррак булган – 300дән артык). Авыл Советына Габделвәли абзый Галиуллин килде. Белемле генә кеше кебек. Аның әйтүенә караганда, элек кулъязмалар булган. Ләкин бик күбесе 1920-1930 нчы елларда харап булган. Ә аннан элек 1883-1884 нче елларда бөтен авыл, янып беткәндәй, харап булган… Әхмәтша дигән бабайның күп китаплары булырга тиеш...

 

Мисбах мулланың улы Әнәс Хаммадов Тәтештә РОНОда эшли икән. Мисбах мулланың энесенә (Кәшшаф Хаммадовка2 ) кереп сөйләштек. Абыйсының китаплары күп булуы, ләкин өе йозаклы булу хакында әйтте. Бу Кәшшаф Хаммадов яшьлегендә (революциягә кадәр) ике китап бастырып чыгарган: 1) «Кәшшаф Хаммадов шигырьләре»; 2) «Яшьлегемнең ядкаре». Моннан тыш, «Ак юл» журналында да әсәрләр бастыргалаган. Тагы Төмән шәһәрендә «Юксыллар чаткысы» исемле газетта «Һатифтан аваз» исемле поэма бастырган (1923-1924 нче еллар). 1892 елны туган. 43 ел төрле җирләрдә укытучы булып эшләгән. 1949 елдан пенсиядә. Башлангыч мәктәптә укыткан. Үзе Казанда «Халидия» мәдрәсәсендә укыган, 1910 елда бетергән. Бу Кәшшаф Хаммадовның китаплары һәм кулъязмалары, һичшиксез, бар! Ләкин ул күрсәтергә теләми… Соңрак тагы бер килеп карармын.

 

Болардан чыгып, Әхмәт Сәйдәшев дигән кешегә кереп, аның карчыгыннан «ӘлЛөзумият» (Әл-Мәгарри) китабына шәрех (М.Биги) китабын алып, аннары Мисбахның йортын ачып карарга бардык. Бик таза йорт «карап калып», хуҗасыз тора… Очырмага мендек. Иске-москы китаплар күп иде. Бары өч кенә гарәпчә кулъязма. Калганнары – басмалар. Әмма болары да бик бай һәм мул көтепханәнең калдык-постыгы гына… Шулай да 3-4 кызыклы гына әйбер бар. Мәсәлән, Г.Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз»ы… Муса Биги китаплары…

 

Ашханагә барып, төшлекне ашадык… Төштән соң мин бераз кәефсезләнеп, өйдә калдым (көн бик җилле иде). Егетләр чыгып, берничә кулъязма алып кайттылар. Ә кичлектән соң табылган кулъязмаларны, китапларны тәртипкә салып утырдык. Төнге унда машина Ульяновскидан кайтты, правасын алып. Яхшы…

 

10.09.1970.

Иртәнге якта Авыл Советы рәисе Рәүф Сәмигуллин белән кичәге Кәшшаф Хаммадовка кереп чыктык, ләкин тагы мәгънә булмады: бу карт нәрсәдәндер курка… Моннан соң Авыл Советына кереп, Габделвәли абзыйны сезонлы эшче итеп эшкә алдым һәм бераз акча түләдем.

 

Максимов дигән «артык» шоферны кайтарып җибәргәч, районга килеп, алдагы барасы авыллар турында сорашып, мәгълүматлар алдым. Төштән соң, бер егетне алып, Әлмәндәр авылына бардым. Былтыр вәгъдәләшеп киткән (китап җыяр өчен) Гатаулла Гыйбадуллин дигән картны эзләп таптым. Бер генә кулъязма кисәге табып куйган булган. Тагы дүрт-биш йортка кереп чыктык. Ләкин нәтиҗә начар… Егетләр дә әллә ни тапмаганнар. Дөрес, бер шәкерт дәфтәре бар…

 

11.09.1970.

Көн бик әшәке, пыскак яңгырлы иде. Турай авылына килеп, Һәдия Насыйбуллина дигән бер тел бистәсе әбидән бер кулъязма алдык (гарәпчә), калган әйберләре игътибарга лаексыз.

 

Күршедәге Дүртөйле дигән авылга киттек. Юл әкәмәт әшәке иде, 100 метрны да тыныч узып булмады: тая, бата, тая… Җиһанша Вафин дигән бер бабайга кереп, бер-ике кулъязма алдык. «Исмәгыйль сәяхәте»нең фрагменты бар. Бер шигырь дә бар… Аннан соң Хөснетдинов Гата дигәнгә кереп, укмашып каткан кулъязмалар карадык. Рәт юк. Ниһаять, шул Гатаны утыртып алып (бер аягы агач, үзе исерек), Чүри-Бурашка киттек. Кесәсенә бер ярты шешә «Зверобой» салган, юл буе авызга тыгып, башны катырды...

 

Чүри-Бураш белән саубуллашып, Иске Юмралы (Йомралы)3 ягына киттек. Юл бик авыр. Авыл зур гына икән. 340 хуҗалык (колхозда). Яхшы гына итеп колхоз гостиницасына урнаштык: ике зур бүлмәдә гел үзебез, шәп! Чиста, җылы.

 

12.09.1970.

Авыл Советына кереп чыккач, мәктәпкә барып, директоры Исламшин Гадыйль дигән кеше белән озак кына сөйләшеп, картлар турында мәгълүмат алдым. Төш вакытында мәктәпкә барып, укытучылар алдында экспедиция максатлары турында лекция укып, аларны ярдәмгә чакырдым. Шуннан соң бер укытучы кыз (Ф.Ибраһимова) үзендә элекке мәктәп директоры Лотфулла Гайфи тарафыннан төзелгән шәҗәрә дәфтәре барлыгын әйтте һәм китерде. Ярар, ономастика өчен кызыклы гына материаллар! Шулай ук башка укытучылар бергәләшеп төзегән (укучылар ярдәмендә дә!) кыскача авыл тарихы да табылды! Ярыйсы! Боларның һәммәсен җыеп, бер папкага салып, «Иске Йомралы авылы тарихына материаллар» дип куярга мөмкин.

 

Төштән соң егетләр авылга чыгып йөреп килделәр. Кайбер нәрсәләр (бәетмөнәҗәтләр) бар. Авыл Советы рәисе (чибәр генә карт хатын) Миңнегазый абзый Миңнегалиев дигән бабайны «башлап» килде. Иртәгә шуның белән бергә йөриячәкбез.

 

13.09.1970.

Кичә кичен һәм төнлә бик ачык булса да, бүген тагы бөтен дөньяны кара болыт каплаган иде. Иртәнге якта егетләр, Миңнегазый абзый белән бергә, авыл буйлап киттеләр. Берничә йортка керергә дип, мин дә чыктым.

 

Юлда Зәйтүнә дигән бер укытучы хатын очрап, шуның белән бергә киттек. Унбишләп йортка кереп чыктык. Ләкин әллә нәрсә юк: тетелеп беткән бәет дәфтәрләренең өзекләре һәм берничә дини хикәят кенә… Малайлар да бер-ике гарәпчә кулъязмалар алып кайтты.

 

Төштән соң малайлар белән урманга барып, чикләвек җыйдык, гөмбә юк иде… Төштән соң көн яхшырып, кояшлы булды…

 

14.09.1970.

Бүген көн хикмәт шәп иде: күктә бер болыт әсәре дә юк, нәкъ җәй! Машина бензин алырга Каратун ягына китте, егетләр берничә адрес буенча чыгып керделәр. Машина белән күршедәге Карабай һәм Пүчинкә авылларына барып кайттык. 7-8 кулъязма бар, арасында берничә шәкерт дәфтәре дә. Артык искитмәле әйбер юк… Кичке якта Татар Пүчинкәсенә Габдерахман ага Мусинга килеп, бер бәет дәфтәрен алдым.

 

15.09.1970.

Иске Йомралыдан киттек. Юлда Идрәз авылына кереп, бер-ике сәгатьләп йортларга кергәләп йөрдек. Барлыгы – 83 йорт. Идрәз авылы берничә кат янган икән… Бер дә рәт юк. Киттек Иске Энәлегә. Монда да артык бернәрсә юк, дөрес, фарсыдан төркичә тәрҗемә ителгән бер кулъязма кызыклы гына.

 

Төшке вакытта Апаска килдек. Кайбер кешеләрне күргәч, егетләрнең икесен – Госман белән Ильясны – университет студенты Фиргать Газизуллинга кушып, Ябалак авылына илтеп куйгач, Дәүлекәй авылына (Марсель белән) киттем. Шоферны рессор артыннан  ике-өч көнгә Казанга җибәрергә кирәк булачак. Фатирга бик яхшы урнаштык (Нургали абзый дигән кешедә). Ә Орлов Казанга китте.

 

Ахыры бар

 

"Безнең мирас". – 2023. – №7. – Б. 28-31.

 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру