ХАЛЫК МЕДИЦИНАСЫ ЧАРАЛАРЫ БЕЛӘН ДӘВАЛАНУГА КЕРЕШКӘНЧЕ, ТАБИБ БЕЛӘН КИҢӘШҮ ЗАРУР.

Балан сихәте
Чуаннан, эренле сыткылардан, экземадан котылу өчен, аларга көненә 1-3 тапкыр балан согы белән компресс куярга кирәк. 2-3 атна дәвалангач, 1 атна туктап торалар, аннары тагын кабатлыйлар. Нәтиҗәсе күренсен өчен, 3-4 курс зарур. Экзема булганда, көненә ярты литрга кадәр балан согы эчү файдалы. Төнәтмә дә ярый: 2 аш кашыгы балан җиләген 1 стакан суда ярты сәгать төнәтәләр, ашарга 1 сәгать кала яртышар стакан эчәләр. Җәрәхәтләр тизрәк төзәлсен өчен, 1 аш кашыгы балан җиләген сытып, өстенә ярты стакан кайнаган җылы су салалар, 6-8 сәгать төнәткәч, сөзеп, 1 аш кашыгы бал өстиләр, шуның белән яраларга компресс куялар.
Чабыр – шифалы үлән
Цистит һәм холецистит булганда, 1 аш кашыгы вакланган чабыр (тимьян) үләнен термостагы 1 стакан кайнар суда 2 сәгать төнәтәләр. Сөзеп, көненә 3-4 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 50 шәр мл эчәләр. Салкын тигәндә, 1 аш кашыгы вакланган үләнне 1 стакан кайнар суда ярты сәгать төнәтәләр, сөзеп, көненә 3 тапкыр, ашаганнан соң, 2 аш кашыгы төнәтмәне 1 чәй кашыгы бал белән эчәләр. Бронхит, коклюш, көчле ютәл булганда, өске сулыш юллары ялкынсынганда, 1 аш кашыгы вакланган үләнне 1 стакан кайнар суда кайнатып чыгаралар, 1 сәгать төнәтеп, сөзәләр, көненә 3 тапкыр, ашаганчы, 1әр аш кашыгы кабалар.
Сәламәтлек эликсиры
Анар согын әледән-әле куллану вегетатив-кан тамырлары дистониясе һәм гипертония булганда кан басымын нормальләштерә, стресстан саклый, җенси дәртне арттыра. Көн саен 1 стакан анар согы эчү йөрәк авыруларыннан саклый һәм ДНК дәрәҗәсендә картаю процессын әкренәйтә ала, дип санала.
Эчәклекне чистарту
Яртышар стакан дөге һәм солы ярмасын юып, 2,5 стакан суда куерганчы пешерәләр дә, берничә көн буе иртән һәм кичен майсыз ашыйлар. Тоз өстәргә ярый. Мондый ботка эчәклектәге бөтен кирәкмәгән нәрсәләрне чыгара, эчәк тышчасындагы җәрәхәтләрне дә төзәтә.
Кишер мае
Кишерне вак угычтан уып, эмальләнгән кәстрүлгә салалар, өстен капларлык итеп үсемлек мае агызалар, сулы зуррак кәстрүл эченә утыртып, 2 сәгать пешерәләр. Суынгач, өстеннән майны кашык белән банкага тутыралар. Бераздан ул утыра. Чиста майны шешәгә агызып, суыткычта саклыйлар. Ул җәрәхәтләрне бик шәп төзәтә. Эчәргә дә ярый - уникеилле эчәк һәм ашказаны җәрәхәте булганда, ашар алдыннан 1-2 чәй кашыгы эчәргә кирәк.
Чикләвекле кәнфит
1 әр стакан шикәр, вакланган чикләвек һәм салкын сөтне яхшылап болгатып, кайнатып чыгаралар, сүрән утта, әледән-әле болгаткалап, куерганчы пешерәләр. Сөт парга әйләнә башлагач, чикләвек янмасын өчен, гел болгатырга кирәк. Тәлинкәне майлап, куе массаны шунда җәяләр, суынгач, кисәләр.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала