ХАЛЫК МЕДИЦИНАСЫ ЧАРАЛАРЫ БЕЛӘН ДӘВАЛАНУГА КЕРЕШКӘНЧЕ, ТАБИБ БЕЛӘН КИҢӘШҮ ЗАРУР!

Кан басымын төшерү
Кан басымы югары булганнар өчен тәүлеклек тоз микъдарын 5-6 миллиграммнан арттыру зыянлы. Гипертониклар өчен магний – иң кирәкле микроэлементларның берсе, аңа урман чикләвеге, соя, яшел тәмләткечләр бай. Кальций да кан басымын төшерә, ул күрәгә, инҗир, кипкән балыкта, сөт ризыкларында күп. Нормадан арткан һәр 4-5 килограмм авырлык артериаль кан басымын 5 миллиметрга күтәрә. Көн саен 2-3 чакрым җәяү йөрү исә кан басымын төшерә, йөрәктә ишемия авыруы, шулай ук диабет килеп чыгу ихтималын киметә.
Мандарин шифасы
Бу гаҗәеп тәмле җимеш искиткеч сихәтле дә. Мандаринда калий, магний һәм кальций бар. Ә менә нитратлар беркайчан да булмый – җимештәге лимон кислотасы зарарлы матдәләрне яшәтми. Мандарин организмдагы матдәләр алмашын яхшырта, аппетитны көчәйтә, ашкайнатуны җайга сала, авитаминоздан саклый. Мандарин кабыгы диарея һәм бронхитны дәвалауда кулланыла, киптерелгәне исә үзәк нерв системасын тынычландыра һәм авыртуны баса.
Ютәлдән дәва
4 өлеш кәбестә согына 1 өлеш шикәр кушып, сүрән утта яртылаш кимегәнче пешерәләр. Көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, 1 әр чәй кашыгы эчәләр. Шикәрле кәбестә суы какырыкны бик әйбәт куптара, тавыш карлыкканны да бетерә. Яисә өлгергән банан йомшагын изеп, өстенә кайнап торган су яки сөт агызалар, яхшылап болгаталар. Йокларга ятар алдыннан кайнар килеш эчәләр. 3 көн рәттән эчәргә кирәк.
Ябыгабызмы?
Чамадан артык ашамас өчен, күбрәк эчәргә кирәк, бигрәк тә минераль су, яшел чәй яки сөтле кара чәй эчү файдалы. Баллы чәй һәм сокларда исә калорияләр бик күп, шуңа тыелу зарур. Симермәс өчен, организмны ач тотып интектермәскә кирәк – бу очракта ул майны запаска туплый башлый. Иртән әйбәтләп ашаганнан соң, 4 сәгатькә бер әз-әзләп ашап алырга кирәк. Кичке ашны йокларга ятарга 3-4 сәгатьтән соңартырга ярамый. Ә менә бу яшелчәләрне симерүдән курыкмый ашарга була: брокколи, ташкабак, әспе, чәчәк кәбестә, сельдерей, кыяр, баклажан, яшел фасоль, салат, суган, редис, яшел борыч, кабак, помидор, цукини.
Бисквит катлама
Камыр өчен 6 йомырка, 6 аш кашыгы (туп-тулы) шикәр оны, 6 аш кашыгы (тулып җитмәгән) он кирәк. Йомырка агын яхшылап туглап күпертеп, шуңа әкренләп йомырка сарысы, шикәр оны, он өстиләр, салмак кына болгаталар. Табага майланган кәгазь җәеп, өстенә бисквит камырын агызалар һәм газ мичендә пешерәләр. Пешеп чыккач, кәгазе белән бергә рулет итеп төрәләр. Суыткач, әкренләп кире җәяләр, кәгазен куптаралар, эчке ягына повидло йә джем, шоколадлы крем йә куертылган сөт сылап, кабат төрәләр. Өстенә шикәр оны сибеп, җиләк-җимешләр белән бизиләр.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала