АЙГА КЫРЫН КАРАМА Уку өчен 1 минут

Айга кырын карама

ХАЛЫК МЕДИЦИНАСЫ ЧАРАЛАРЫ БЕЛӘН ДӘВАЛАНУГА КЕРЕШКӘНЧЕ, ТАБИБ БЕЛӘН КИҢӘШҮ ЗАРУР!

 

Җиде хистән саклан

 

Борынгы кытай медицинасына ышансак, билгеле бер шартларда авыруга китерә торган 7 хис-кичереш бар икән: шатлык, ачу, дулкынлану, уйга бату, хәсрәт, курку, кот очу. Билгеле бер шартларның иң мөһиме исә – чамадан ашу. Шунлыктан чамадан ашып сөенү, ярсу, дулкынлану, уйлану, хәсрәтләнү һәм куркудан саклану зарур.

 

 

Тамырларны чистарту

 

Кан тамырларын чистарту һәм яшәртү өчен, йөзем, күрәгә, әстерхан чикләвеге, лимонны тигез микъдарда алып, иттарткычтан чыгаралар, тәменчә бал кушып, әйбәтләп болгаталар да, көненә 2-3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 1 әр аш кашыгы һәм йоклар алдыннан 1 аш кашыгы кабалар. Суыткычта пыяла савытта саклыйлар.

 

 

Инсулинга бай үсемлекләр

 

Инсулинга охшаган матдәгә бай үсемлекләр – караҗиләк, солы, ногыт борчагы, борчак, дөге. Алардан әзерләнгән төнәтмәләрне эчкәндә, табиб белән киңәшеп, инсулин дозасын бераз киметергә була. 100 г солыны 3 стакан суда 1 сәгать пешерәләр дә, төнгелеккә калдыралар, иртән, сөзеп, көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, яртышар стакан эчәләр. Диабеттан интегүчеләргә каен суы, шулай ук каенның бөресе һәм яфрагыннан төнәтмә дә файдалы, аларны ашар алдыннан чирегешәр стакан эчеп кую яхшы.

 

 

Кан басымын төшерү

 

1 стакан кызыл карлыган согына яртышар стакан бал һәм керән согы кушып, яхшылап болгаталар, 1 сәгать төнәтәләр дә, 2 ай буе, көненә 3 тапкыр, ашарга 1 сәгать кала, 2 шәр чәй кашыгы эчәләр. Суыткычта саклыйлар.

 

 

Әрекмән сихәте

 

Әрекмән тамыры төнәтмәсеннән куелган компресс подагра, артрит, үкчә шпорасы, буыннар сызлавы, озак төзәлми торган яралардан котылырга булыша. 1 аш кашыгы вакланган әрекмән тамырын эмальләнгән савыттагы 1 стакан суда, капкачын ябып, 10 минут пешерәләр, җылы урында 50 минут төнәтәләр дә, сөзеп, суыткычта саклыйлар. Трофик җәрәхәтләр, чиләнә торган экзема өстенә стериль бинтны әрекмән төнәтмәсенә чылатып куялар. Дәва курсы – 1 ай, артыграк та булырга мөмкин.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи