АЙГА КЫРЫН КАРАМА Уку өчен 2 минут

Айга кырын карама

ХАЛЫК МЕДИЦИНАСЫ ЧАРАЛАРЫ БЕЛӘН ДӘВАЛАНУГА КЕРЕШКӘНЧЕ, ТАБИБ БЕЛӘН КИҢӘШҮ ЗАРУР.

 

Фото  abekker.ru сайтыннан алынды. 

 

 

Грипптан соң

 

Грипптан соң хәлсезләнгән организмны ныгыту өчен, эмальләнгән кәстрүлгә 1 әр аш кашыгы бал, какао порошогы, атланмай салып, кайнар сулы зуррак савытка утырталар һәм болгата-болгата эретәләр. Көненә 4 тапкыр, ашар алдыннан, 1 әр чәй кашыгы кабалар.

 

 

Кайда нинди витамин бар (1)

 

А витамины кабак, кишер, кәбестә, салат, яшел тәмләткеч үләннәр, бәрәңге, өрек, бавыр, бөер, диңгез балыгы, йомырка сарысы, атланмай, сөт өсте, әчетелгән сөт ризыкларында күп. В1 витамины солы, арпа, фасоль, бәрәңге, бавыр, бөер, чикләвек, чүпрә, кукуруз, карабодай, шыттырылган бодайда бар. В2 витаминына кәбестә, яшел борчак, алма, помидор, шалкан, солы, сыра чүпрәсе, порей суганы, бодай, сыер ите, бавыр, әчетелгән сөт ризыклары бай. В3 витамины чыганаклары – чүпрә, ит, бавыр, бөер, әчетелгән сөт ризыклары, карабодай, бодай, солы, кукуруз, арыш, гөмбә.

 

 

Кайда нинди витамин бар (2)

 

В5, В6, В9 һәм В12 витаминнарына йомырка сарысы, бавыр, бөер, әчетелгән сөт ризыклары, үсемлекләрнең яшел өлешләре, арахис, ярмалар, әфлисун, кавын, балык бай. С витаминын даими куллану зарур, ул цитрус җимешләрендә, кызыл төстәге җиләк-җимешләрдә, чәчәк кәбестәдә, яшел борчак, фасоль, тормада күп. D витаминының төп чыганаклары – йомырка, сөт, атланмай, бавыр, балык. Е витаминына бөртеклеләр, үсемлек майлары, йомырка, салат-латук, бавыр бай. F витамины балык мае, зәйтүн мае, кипкән җиләк-җимештә күп. H витамины бавыр, гөмбә, шоколад, чикләвек, сөт, йомырка сарысында бар. K витаминына диңгез кәбестәсе, яшел чәй, шпинат, башлы суган, ясмык бай.

 

 

Гөлҗимеш шифасы

 

Кандагы шикәр микъдарын киметү өчен, 5 гөлҗимешне изеп, өстенә 1 стакан кайнар су салалар, сүрән утта 5 минут пешерәләр. 4-5 сәгать төнәткәч, сөзәләр. Өчкә бүлеп, көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала эчәләр. Дәва курсы – 4-5 атна.

 

 

Сарымсаклы кефир

 

Йөрәк эшчәнлеген яхшырту өчен, көн саен 1 стакан майсыз кефирга вак кына туралган 2 бүлем сарымсак һәм 1 чәй кашыгы эремчек кушып эчү файдалы. Сарымсак йөрәк эшчәнлеген активлаштыра, кан тамырларын чистарта. Кефир һәм эремчек аксымы йөрәк өчен төзү материалы булып тора.

 

 

Алма бәлеше

 

1 әр стакан он, манный, шикәр, 1300 г алма, 100 г атланмай, 1 чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч, ванилин кирәк. Он, шикәр, манный, камыр көпшәкләндергечне кушып болгаталар, алмаларның кабыгын чистартып, эре угычтан уалар. Табаны майлап, 1 стакан коры камырны, өстенә алманың өчтән берен җәяләр. Аннары тагын 1 стакан камырны, өстенә алманы, аннары тагын камыр, тагын алма җәяләр дә, ванилин сибеп, өстенә туңган атланмайны эре угычтан уалар.180 градуслы газ мичендә 45 минут пешерәләр. Суынгач кына кисәргә кирәк.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 2
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи