Журнал «Безнең мирас»

Шагыйрь Рәшит Әхмәтҗановның тууына 80 ел

Күренекле шагыйрь, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1991), татар милли хәрәкәте активисты, 1970 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы Рәшит Хәниф улы Әхмәтҗанов 1941 елның 14 апрелендә Татарстанның Баулы районындагы Татар Кандызы авылында туган.


Шагыйрьнең «Хыялларым үзем белән» дигән тәүге җыентыгы 1965 елда дөнья күрә. 1957-1958 нче елларда ул Бөгелмәдә төзүчеләр әзерләү училищесында укый, аны тәмамлагач, нефть районнарында һәм Әлмәт шәһәрендәге төзү оешмаларында ташчы булып эшли. Р.Әхмәтҗанов 1961-1964 нче елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. 1969-1980 нче елларда ул – башта Татарстан АССР Мәдәният министрлыгында сәнгать эшләре буенча инспектор (1969-1974), аннары «Яшь ленинчы» һәм «Татарстан яшьләре» газеталарында, соңыннан «Казан утлары»нда әдәби хезмәткәр вазыйфасын башкара.


Р.Әхмәтҗановның кайбер китаплары: «Ак канатлар» (1972), «Гомер чишмәсе» (1976), «Алмалы җәй» (1979), «Җан яктысы» (1980).


Ул 1995 елның 5 гыйнварында Казанда вафат булды.

Теги: Яңалыклар Редакция хәбәрләре Хәтер сандыгы һаман да истә!

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру