Дөнья хәбәрләре Уку өчен 1 минут

Актаныштагы көрәш турнирында берничә район катнашмаячак

Актаныштагы көрәш турнирында берничә район катнашмаячак

Актанышта 13-15 февраль көннәрендә “Ватаным Татарстан” газетасы призларына герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә традицион көрәш турниры узачак.Быелгы ярыш тарихта 56нчы тапкыр үткәрелсә дә, Актанышта у...

Актанышта 13-15 февраль көннәрендә “Ватаным Татарстан” газетасы призларына герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә традицион көрәш турниры узачак.


Быелгы ярыш тарихта 56нчы тапкыр үткәрелсә дә, Актанышта ул беренче тапкыр оештырылачак. “Татар-информ”га бу хакта “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррир урынбасары Илнар Хөснуллин хәбәр итте.



Турнирда 400дән артык көрәшче катнашуы көтелә. Ярышларның көн тәртибенә килгәндә, 13 февральдә көрәшчеләрне үлчәү каралган. 14 февральдә турнирның ачылу тантанасы һәм бил алышулар башланачак, ә 15 февральдә финал ярышлары көтелә. Көрәш өлкәсендә узган елга нәтиҗәләр дә ясалачак. Ярышларның төп хөкемдары итеп Айрат Гәрәев билгеләнгән.


Илнар Хөснуллин катнашучылар саны узган елгыдан да ким булмас дип фаразлый. “Үткән ел 400дән артык көрәшче катнашты. Быел да аннан да ким булмас дип уйлыйм. Килми калган районнар гадәттә юк иде. Тик араларында бер-икесе килми калырга мөмкин, анысын төгәл генә әйтеп булмый”, - диде ул.


Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/11/180605/

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи