Тарихи мирас Уку өчен 1 минут

XIX гасырда Ләке авылы керәшен татарларының мәҗүси йолалары

Әлеге мәкаләдә Сарман районының керәшен татарлары яшәгән төп өч авылы – Ләке, Наратасты һәм Түбән Чыршылы халыкларының 19 нчы йөздәге мәҗүсилек йолаларын карап китәрбез.

Көнчыгыш Кама аръягы керәшеннәренең традицион киемнәре. Фотосурәт Рәмзия Мөхәммәдованың «Керәшен татарлары киеме» исемле китабыннан (2005 ел) алынды.
Көнчыгыш Кама аръягы керәшеннәренең традицион киемнәре. Фотосурәт Рәмзия Мөхәммәдованың «Керәшен татарлары киеме» исемле китабыннан (2005 ел) алынды.

 

Төп чыганак булып православие динен безнең якларда таратуда зур тырышлык куйган дин әһеле Стефан Матвеевның 1910 елда Казанда узган миссионерлар съездында китергән фактлары тора. Ул, үз чиратында, һәрбер чиркәүдә алып барылырга тиешле документларга, «Ләке авылы чиркәве тарихын»а, шулай ук руханилардан ишеткән мәгълүматларга да таянган булса кирәк.

Кешеләр Ләке, Наратасты һәм Түбән Чыршылы авылларына XVII гасыр урталарында килеп урнашалар. Ул вакытта алар хәзерге Зәй районының Налим авылы чиркәвенә карыйлар. 1766 елда Ләкенең үзендә чиркәү төзергә рөхсәт бирелә, һәм ул 1771 елда гына ачыла. Ләкин руханилар – татарча, ә православие динендә дип исәпләнгән халык урысча белмәгән. 1760 елда Налим руханилары Максим Егоров һәм Борис Михайлов патша указын алалар: анда урыс телен белмәгән инородецларга «чукракларга аңлаткан кебек» аңлатырга кирәк дигән күрсәтмә бирелгән була. Керәшен татарларына динне ымнар белән генә аңлату 1881 елга кадәр дәвам итә. Шул елны миссионер Ильминский системасы буенча әзерләнгән, керәшен татарларыннан булган рухани Василий Тимофеев чиркәүдә татар телендә беренче тапкыр гыйбадәт кыла. В.Тимофеевның Ләке чиркәвендә керәшен татарларына беренче тапкыр татар телендә гыйбадәт кылуы турында язмалары да басылып чыга. Чиркәүгә йөрүчеләргә, авыл старосталары аша, татар телендә гыйбадәт кылыначагын әйтеп чыгалар, шуңа да карамастан, 140лап кына кеше килде, дип үпкәләп яза ул. Бу чиркәүгә йөрергә тиешле кешеләрнең чирегенең яртысы гына була. Ошбу хәл халыкның дингә карашын күрсәтә, дип белдерә миссионер Стефан Матвеев.

1880 елның сентябрендә Ләке авылы чиркәвенә Уфа һәм Минзәлә епискобы Никанор (Бровкович) билгеләнеп куела. Бер язмадан өзек китерәбез, мөгаен, аны аның ярдәмчесе язгандыр. «Чиркәү агачтан, иске, тәбәнәк, шыксыз... Мәктәпкә кердек, анда урыс балалары һәм керәшеннәр аерым утыралар иде. Укытучы Егоров һәм Никитин атакайның педагоглык сәләтләре бик йомшак... Рухани Никитинны мин сүгеп тормадым, дини китапларны күпләп алдырганы өчен мактадым».

1913 елда яңа билгеләп куелган епископ Михей, Уфа губернасы чиркәүләрен йөреп чыкканда, 22 сентябрь көнне бу авылда була. Гыйбадәт рус һәм татар телләрендә алып барыла. Ул рухани белән диаконның чиркәүдә гыйбадәт кылганда барлык керәшен руханиларына да хас зур хаталар җибәрүләрен әйтә.

Ләке авылы халкы 19 нчы йөз уртасында да мәҗүсилек чорыннан калган йолаларны саклый. Язгы чәчү тәмамлангач, авыл халкы, акча җыелышып, ак үгез сатып алган һәм аны, корбан итеп чалып, авылдан читтә пешереп ашаганнар. Шуннан соң дога да кылганнар. Корбанның сөякләрен басуга күмгәннәр. Көз көне исә кара төсле үгезне корбан итеп чалып, нәкъ шулай ук эшләгәннәр. Тавык яки каз-үрдәк чалып, гаилә белән генә утырып ашау гадәте дә булган, аннан калган сөякләрне исә урманга илтеп күмгәннәр. Алар һәр урманның һәм һәр басуның үз иясе бар дип санаганнар, һәм әлеге ияләргә корбан илтү тиеш дип каралган.

Вербное воскресенье бәйрәме алдыннан яшьләр йомырка җыйганнар. Шуннан соң атка атланган яшь егетләр халыкны «Сабантуй»га чакырган. Авылдан читтәрәк урнашкан яланда көрәш, атта чабыш, йөгерү һәм башка төрле уеннар оештырылган. Өйләрендә тәмле ризыклар белән сыйланып чыккан өлкәннәр дә бирегә килгән. Быел гына кияүгә чыккан яшь хатыннар батыр калганнарга сөлге, яулык һәм янчыклар бүләк иткәннәр. Исереп йөрүләр күзәтелмәгән, бәйрәм тыныч һәм оешкан төстә үткән.

Һәр атнаның пәнҗешәмбе (аларча атнакич) көнендә хуҗабикәләр коймак пешергән. Алар хәтта урып-җыю эшләре вакытында да, басудан кайтып китеп, таба исе чыгарганнар. Әгәр пешерер әйберләре булмаса, табаны майлап кына кызган ис чыгара торган булганнар.

Троица алдыннан унбиш яшьләре дә тулмаган малайлар мунча һәм йорт миче төннекләрен1 урлап, аларны күтәреп: «Кырау кач!» – дип чабышып йөргәннәр, шул рәвешле кырау төшмәвен теләгәннәр. Аннан әлеге төннекләрне авылдан читкә алып барып яндырганнар.
Питрау бәйрәме тирәсендә (берничә көнгә иртәрәк яки соңрак булырга мөмкин) бар халык, авыл читенәрәк чыгып, корбанга сарыклар яки башка мал чалганнар. Корбан ите кайнаган шулпага ярмалар салып, ботка пешергәннәр. Ашар алдыннан, әлбәттә, дога укыганнар. Калган ризыкларны, үзара бүлешеп, өйләренә алып кайтканнар. Шунда корбан малы өчен тотылган акча да җыелган. Алар бу җыенны Корбан китерү ашы дип атаганнар.

Ләке керәшен татарлары кирәмәткә (өй иясе, абзар иясе, су иясе, урман иясе һ.б.) дә ышанганнар. Кирәмәт, әгәр аңа корбан илтмәсәң, яхшылык кылмасаң, төрле бәхетсезлекләр, авырлыклар китерергә, гаиләдә, җәмгыятьтә ызгышлар яки чирләр чыгарырга, хуҗалыкка зыян салырга, корылык ел да китерергә мөмкин дип уйлаганнар. Кирәмәтнең «күңелен күрү» өчен зур яки кечерәк корбан китерергә, келәү келәргә (табынырга) кирәк булган. Кеше, байлыгына карап, кирәмәткә корбан китергән, кемдер ашамлыклар илтү белән генә чикләнгән, баегач, зуррак корбан китерергә вәгъдә иткән.

Олы келәү һәм кече келәү булган. Тәңре тәкәсе, корбан, басуга сыйлык китерү гадәти күренеш саналган. 19 нчы йөз миссионерлары да боларны гадәти мәҗүсилек дип аңлаталар. Еш кына янчыкка яки чүпрәккә төреп, кайчагында агач футляр кебек нәрсәләргә салып, көмеш яки бакыр акчалар да корбан иткәннәр, аны өй түбәсенә, чормага куйганнар яки урманга яшергәннәр. Ул акчага беркем дә кагылмаган, батыр булып кыланган кешегә: «Бар, кирәмәт акчасына тиеп кара!» – дип кенә әйткәннәр.

Кабан-Бастрык авылында чиркәү төзелгәнче, Ләке авылы чиркәвендә протодиакон штаты да каралган була. Бик тә диндар булган протодиакон Я.Северовстоков бу акчаларны җыеп йөргән, Ләке чиркәве өчен көмеш тәре койдыруы аның үз сүзләре белән раслана. Әлеге тәре Ләке чиркәвенең милке булып кала. Наперстный крест дип аталган әлеге көмеш тәре хәзерге авырлык үлчәве белән 285 грамм булган. Ул 1920 нче елларда, башка чиркәү әйберләре белән бергә, большевиклар тарафыннан реквизицияләнгән дип уйлаган идек, чынлыкта алар чиркәүдән урланган булып чыкты, һәм әлеге мәгълүмат берничә чыганакта расланды.

Хәзерге көндә әлеге мәҗүсилек йолалары сакланмаган. Безнең заманда кирәмәт, келәү келәүнең нәрсә икәнен өлкән буын кешеләре дә белми. Ярты гасыр элек боларны әле ишетеп белүчеләр булган. Элекке гореф-гадәтләрдән таба исе чыгару калган, аны хәзер үлгән кешеләрне искә алган көннәрдә үтиләр. Православие дине ныклап үтеп керә башлагач, яшьләрнең уен бәйрәмен Питрау бәйрәме алыштырган. Шулай ук Пасха алдыннан балаларның йомырка җыю гадәте бар, тик хәзер исә йомырка урынына конфет-прәннек кебек нәрсәләр йөри.


1 Ул чорда мичне морҗаның торбасы өстеннән шулай төннек белән томалаганнар.

 

Сөембикә Шәрхемуллина, Петровка Завод мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы.

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи