Дөньяга яратылган адәм баласы тулы канлы итеп яшәргә, тормышка үз өлешен кертергә, нәсел-нәсәбен дәвам иттерергә, Сәйф Сараилар, Тукайлар әйтмешли, үзеннән соң «гүзәл эз»ләр, «игү ат»лар калдырырга омтыла, булдыра алган кадәр хәрәкәт итә, эш-гамәлләр кыла. Табигый ки, куелган максатка ирешүнең нәтиҗәләре дә төрлечә була.
Шунысы куанычлы: шактый гына адәм баласы бу юнәлештә күркәм уңышларга ирешә. Шундыйларның берсе – XVIII-XIX гасырларны тоташтырып яшәгән Таҗетдин Ялчыгол (1768–26.06.1838). Аның исеме, кылган гамәлләре үз вакытында да, аннан соң да гавамга, халкыбызга шактый билгеле. Ул – дин әһеле, мөгаллим, әдип, тарихчы, фикер иясе. Өстәвенә бу зат табиб та. Ул кешеләрне рухи һәм җисмани яктан да тәрбияли, дәвалый. Гомеренең 70 яшен тутырган Таҗетдин хәзрәт үлемен дә табиблык гамәлен кылганда каршылый.
Күпкырлы эшчәнлеккә ия булган бу мөхтәрәм шәхес ата буларак аеруча игътибарга лаек. Аның тормыш юлын, мәгърифәти эшчәнлеген өйрәнүгә сизелерлек өлеш керткән Дамир Гарифуллин язуынча, Таҗетдин Ялчыгол Зәй елгасы буендагы Кызыл Чапчак карьясе кызы Биксолтан белән җиде бала тәрбияләп үстерәләр. Болар һәм аларның нәсел-нәсәбе, нигездә, Идел-йортта гомер кичерә. Арада илебезнең башка төбәкләрендә, чит мәмләкәтләрдә яшәүчеләр дә бар. Таҗетдин Ялчыголның балалары һәм оныклары (аларның саны 300 дән артык) яшәеш-тереклекнең төрле тармакларында хезмәт куя. Болар арасында Әнәс Таҗетдинов (1927-1990), генерал Әсгать Сәфәров (1962 елгы) кебек министрлар, Хәмит Зөбәер Кошай (1897-1984) шикелле профессор (Төркия), аерым язмаларын «Ялчыгулова» фамилиясе белән бастырган әдибә Диләрә Зөбәерова (1930-2000), Зәй төбәгендә төрле җаваплы вазифаларны башкарган Гамир Таҗетдинов һәм кайбер башка билгеле шәхесләрнең булуы үзләре үк күп нәрсә хакында сөйли. Аерым хезмәтләрдә Таҗетдин Ялчыгол һәм Ризаэддин Фәхреддин нәселләренең дә кардәшлек мөнәсәбәтләрендә торуы искәртелә.
Шунысы мөһим: Таҗетдин хәзрәтнең балалары, оныклары үз милләтенә тугры кала, татарча сөйләшә, укый.
Мәгълүм булганча, Таҗетдин хәзрәт – шактый гына әдәби, тарихи, дини хезмәтләр авторы. Алар арасында хәтта музыка коралларын тасвирлаган язмалар да бар. Әсәрләренең иң күренеклесе, халыкта гаять киң таралыш тапкан китабы – «Рисаләи Газизә». Тәүге мәртәбә 1847 елда нәшер ителгән бу ядкәр Октябрь инкыйлабына кадәр зур тираж белән 40 мәртәбә басыла. Аерым елларда хәтта икешәр-өчәр тапкыр да нәшер ителә. Саллы, гаять мәгънәле бу хезмәт белән без фәкыйрегезгә дә шактый шөгыльләнергә туры килде. Аның Хатыйп Йосыф угылы тарафыннан гарәп графикасыннан хәзерге язуга күчерелгән тексты, төрле нөсхәләр белән чагыштырылып, тиешле шәрех-аңлатмалар, кереш мәкалә белән әүвәл «Мирас» журналының 1998-1999 елгы саннарында басылып чыкты. 2001 елда ул «Иман» нәшриятында аерым китап рәвешендә дөнья күрде (480 б.). 2014 елда «Рисаләи Газизә» «Хозур» басмаханәсендә нәшер ителде (496 б.).
Таҗетдин Ялчыголның тормышын, хезмәтләрен тикшерүгә багышланган дистәләгән башка язмалар да бар. Алар «Татар әдәбияты тарихы» кебек академик басмалар, дәреслек-әсбаплар, төрле җыентык, белешмә-энциклопедияләрдә басылды. Төрек, казах телләрендә нәшер ителгәннәре дә бар. Русча язылган күләмле генә бер хезмәт «О прошлом и настоящем татарской литературы...» дип исемләнгән монографиядә урнаштырылган (К., 2023. – С.129-148). Хатыйп Миңнегуловның Таҗетдин Ялчыголга багышланган язмаларының бер өлеше әдипнең 2019 елда дөнья күргән «Шәхесләребез» сериясендә дә (К.: Җыен. – 320 б.) урнаштырылган (бу китап Рөстәм Галиуллин һәм Ирек Һадиев тарафыннан төзелгән). Таҗетдин Ялчыголның тормышы, хезмәтләре Р.Фәхреддин, Д.Гарифуллин, А.Фәтхи, М.Гайнетдинов, Ш.Монасыйпов, С.Гыйләҗетдинов һәм башкалар тарафыннан өйрәнелгән. Л.Ш.Шәмсетдиновның «Рисаляи Газиза...»: проблематика и поэтика» (К., 2002), Р.Р.Маханованың «Творчество Суфи Аллаяра и его традиции в татарской литературе» (К., 2008) темаларына Ә.Алиева һәм Х.Миңнегулов җитәкчелегендә язылган кандидатлык диссертацияләрендә Ялчыгол хакында күп төрле факт-мәгълүмат, мөһим генә фикер-күзәтүләр бар.
Олуг мәгърифәтче хакында Гали Чокрый – поэма, Р.Галиуллин – «Васыять» романын, Д.Гарифуллин шигырьләр иҗат итә. Кайбер башка авторларның да Таҗетдин Ялчыголга мөнәсәбәтле әдәби язмалары бар.
Нәсел-нәсәбе – Зәй төбәгендә
Җиде дистәдән бераз гына артыграк якты дөньяда гомер кичергән Таҗетдин Ялчыгол төрле урыннарда яши. Балачагының бер өлешен хәзерге Азнакай районы Чалпы авылында уздыра. Берничә елын Әстерхан, Төньяк Кавказ төбәкләрендә үткәрә. Алты ел Төркиянең Диарбәкер, Истанбул шәһәрендә укый, яши. Янә Әстерхан, Дагыстан тарафларында була. Мәскәү, Уфа, Казан калаларында да гомеренең берничә аен үткәрә. 1787 елда хәзерге Мамадыш районы Урта Сөн авылында әтисен җирли. Мәрхүмнең васыятенә тугры калып, биредә өч еллап гомер кичерүе мәгълүм. 1790-1799 елларда ул Зәй елгасы буендагы Каенлы (Җирекле) авылында, алга таба чирек гасыр буена шул тирәдәге Кызыл Чапчакта яши. 1825 елдан үлеменә кадәр Зәй шәһәреннән ерак булмаган Мәлем (Югары Налим) карьясендә гомер кичерә. Бу авылларда аның төп шөгыле – имамлык, мөгаллимлек, табиблык, игенчелек... Башка төбәкләргә дә йөреп тора. Ике мәртәбә янә Дагыстан якларына баруы билгеле. Аның кабере дә Каенлы, Кызыл Чапчак, Мәлем авылларыннан ерак түгел. Ялчыгол хәзрәтнең нәсел-нәсәбе, балалары, оныкларының да күпчелеге Зәй төбәгендә һәм шул тирәдәге Сарман, Чаллы, Түбән Кама районнары һәм шәһәрләрендә. Болар бар да Зәйне Ялчыгол хәзрәтнең төп яшәү урыны буларак таныта.
Милли, рухи тормыштагы зур вакыйга
Зәйдә Таҗетдин Ялчыгол исемендәге урам, мәчет, обелиск, музей һәм кайбер башка истәлекле урыннар бар. Нәкъ менә шуңа күрә дә Ялчыгол хәзрәткә мөнәсәбәтле күп кенә чаралар Зәй төбәгендә уза. Бу төр гыйльми-мәгърифәти-дини-мәдәни чараларның иң күренеклесе – Таҗетдин Ялчыголга багышлаган «уку»-конференцияләр. Ел саен диярлек август-сентябрь айларында уздырыла торган әлеге чараның төп оештыручысы Зәй районы имам-мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Камалов булды. 2019 елның апрелендә, ул бакыйлыкка күчкәч, бу вазифаны Фатих хәзрәт Нуруллин уңышлы гына башкарып килә.
Халык телендә күбрәк «Ялчыгол укулары» дип йөртелгән әлеге чара республиканың милли, рухи тормышында зур бер вакыйга рәвешендә уза. Аның эшендә төрле район, шәһәр кешеләре, укытучылар, галимнәр, әдипләр, дин әһелләре, хакимият, җәмәгатьчелек вәкилләре, олуг мәгърифәтченең оныклары катнаша. Аларда Таҗетдин Ялчыгол тормышы, эшчәнлеге, хезмәтләренең төрле яклары яктыртыла, яңа басма-публикацияләр тәкъдим ителә. Мәгърифәтче мирасының әһәмияте, тормыш өчен аваздаш аспектлары үзәккә куела. Шунысын да искәртү зыян итмәстер: без фәкыйрегез дә бу чараларда даими катнашып килә, доклад-чыгышлар ясый, якташларына киңәш-консультацияләрен бирә.
2026 елның 10 сентябрендә үткән «Бөек мәгърифәтче Таҗетдин Ялчыгол мирасы буенча эзләнүләр һәм аларның тарихи әһәмияте» дип исемләнгән XIII фәнни-гамәли конференциянең программасы бу юнәлештә тупланган тәҗрибәгә таянып, шактый бай һәм тыгыз итеп төзелгән иде.
Чара Имәнлебашта башланып китте. Мәдәният йортында һәм тирә-юньдә аерым тамашалар булды, Ялчыгол хәзрәткә багышланган күргәзмә кызыксыну белән каралды. Зиратта бөек мәгърифәтче кабере янында дога укылды. Анда катнашучылар алга таба Зәй шәһәренә юл алды. Биредә музыка мәктәбендә булу, милли көй-музыканы тыңлау да күңелләргә хуш килде. Шәһәрне бераз тамаша кылгач, алдагы тукталыш Таҗетдин хәзрәт исемендәге мәчет янында булды. Ачык һавада бай күргәзмәне карадык, укучыларның җыр-биюләрен бактык. Аннан шәһәр уртасындагы истәлекле мәһабәт һәйкәлләр ягына юнәлдек, аларга чәчәкләр салдык.
Таҗетдин Ялчыголга багышланган чараның төп өлеше Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясенең актлар залында үтте. Конференцияне Зәй районы имам-мөхтәсибе Фатих хәзрәт Нуруллин алып барды.
Иң әүвәл Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримов, ТР Диния нәзарәте рәисе урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, ТР Рәисе каршындагы мәдәният үсешенә ярдәм итү фонды башкарма директоры Нурия Һашимова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Ирек Шәрипов котлау белән чыкты. Хатыйп Йосыф угылы Ялчыгол хәзрәт эшчәнлеген өйрәнүнең кайбер якларына тукталды. Бу юнәлештә уңай һәм кайбер кимчелекле мәсьәләләрне дә телгә алды. Олуг мәгрифәтченең мирасын милли-рухи тормышта күбрәк файдаланырга чакырды. Татар теленең хәзерге хәленә тирән борчылуын белдерде, милли мәгарифне кыен хәлдән чыгару зарурлыгына басым ясады. Педагогика фәннәре докторы, Зәйнең Әхмәт авылы тумасы, Чаллы дәүләт педагогика университеты профессоры Рафис Шәймәрданов укыту-тәрбия процессында Ялчыгол хезмәтләрен ничек файдалану тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Элегрәк язылган хезмәтләрдә Таҗетдин Ялчыголның туган җире Урта Уралга – Чиләбе тарафларына нисбәт ителде. Әмма соңгы вакытларда Дамир Гарифуллинның эзләнү-табышларына, иң беренче чиратта аның «Мәдәни җомга»да басылган мәкаләсенә (10. XI.2012) таянып, Таҗетдин хәзрәтнең туган җире итеп хәзерге Азнакай районындагы Чалпы авылы күрсәтелә. Бу фикер өстәмә тикшеренүләр белән дә ныгытылды. Әлеге мәсьәлә язучы Марсель Гариповның «Азнакай төбәкчеләренең Ялчыгол иҗаты һәм тормыш юлы буенча эзләнүләре» дип исемләнгән докладында шактый тулы яктыртылды. Шунысын да искәртик: гомумән, соңгы вакытта азнакайлылар үз якташларын өйрәнү һәм пропагандалау юнәлешендә шактый активлык күрсәтә. Зәйдәге конференциядә дә аларның дистәләгән вәкиле катнашты. Азнакайдагы әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе Гөлчәчәк Садертдинова Зәйдәге чараларда катнашучыларны үзенең 2026 елда гына дөнья күргән «Сөю язлары» китабыннан аерым шигъри үрнәкләр белән дә таныштырды.
Гомумән, Зәйдәге «Ялчыгол укулары»нда иҗат әһелләре активлык күрсәтте. Хәзерге вакытта Җәлил бистәсендә яшәүче Имәнлебаш кызы, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Рухия Ахунҗанова конференциядә катнашучыларны әле яңарак кына табадан төшкән «Чорлар төрле – язмыш бер» китабы (К.: Татар. кит. нәшр., 2026. – 127 б.) белән таныштырды. Бу җыентыкның исә зур өлеше Ялчыгол хәзрәтнең тормышын һәм эшчәнлеген яктыртуга багышлаган. Анда кызыклы гына факт-мәгълүматлар бар.
Зәй районы Карман авылында туып үскән күренекле тарихчы Фаяз Хуҗин (1951-2026), башка кайбер якташ галим-әдипләр кебек, бу төр чараларда бик теләп катнаша иде. Ни кызганыч, бу могтәбәр зат быел бакыйлыкка китеп барды, туган авылында бик зурлап җирләнде. Конференциядә катнашучылар аны да хөрмәт белән искә алды.
«Ялчыгол укулары»нда башка доклад-чыгышлар да тыңланды. Ахырда конференция эшенә йомгак ясалды, анда катнашучыларның кайберләренә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Конференцияне оештыручылар, иң беренче чиратта, район хакимияте башлыгы Рәзиф Кәримов командасы әлеге чараның тиешле югарылыкта һәм нәтиҗәле узуына күп көч керткән. «Ялчыгол укулары»нда яңгыраган фикер-күзәтүләр, тәкъдимнәр алдагы көннәребездә гамәлгә ашырылыр дип ышанабыз. Конференция материалларын махсус җыентык итеп чыгарып бару да гамәлгә ашыруны көтеп тора.
- «Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала