Мәдәният Уку өчен 2 минут

Кави Нәҗмигә һәйкәл ачылды, яки Нижгар җирендә татар эзе

10 октябрь көнне Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районы үзәгендә – Уразавылда күренекле язучы, Татарстан Язучылар берлегенең беренче рәисе Кави Нәҗмигә һәйкәл ачу тантанасы булды.

Түбән Новгород өлкәсендәге Уразавылда язучы Кави Нәҗмигә бюст ачу тантанасы. Уңнан сулга: Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов, Кызыл Октябрь районы хакимияте башлыгы Рафаэль Ильясов, Татарстан Хөкүмәте рәисе урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев, өлкә губернаторы Глеб Никитин, Кави Нәҗминең улы Тансыкның кызы Фәридә Нәҗметдинова һәм аның улы, «Россотрудничество» федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары Константин Колпаков. /Р.Минһаҗ фотосы.
Түбән Новгород өлкәсендәге Уразавылда язучы Кави Нәҗмигә бюст ачу тантанасы. Уңнан сулга: Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов, Кызыл Октябрь районы хакимияте башлыгы Рафаэль Ильясов, Татарстан Хөкүмәте рәисе урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев, өлкә губернаторы Глеб Никитин, Кави Нәҗминең улы Тансыкның кызы Фәридә Нәҗметдинова һәм аның улы, «Россотрудничество» федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары Константин Колпаков. /Р.Минһаҗ фотосы.

 

Танылган язучы Кызыл Октябрь районының Краснай авылында туып үскән. Ни өчен һәйкәл туган авылында куелмаган, дисәгез, бердән, район үзәгендә булгач, аны күбрәк кеше күрә; икенчедән, бу күркәм мәйданчыкта Кави ага ялгызы гына түгел, атаклы җырчыларыбыз Рәшит Ваһапов, Хәйдәр Бигичев һәйкәлләре янәшәсендә «торып басты». Район мәдәният йортына кергәндә аның һәйкәле – сул кул ягында. Уң якта – Ваһапов, Бигичев һәйкәлләре. Дөрес, алар янында әлегә бер буш урын бар. Ул урынны кемгә тәгаенлиләрдер, әйтмәделәр. Бәлкем атаклы гармунчыбыз Рамил Курамшинга, яки башка танылган якташыбызга булыр; «Иң мөһиме, артыннан йөрүчесе, әйдәкләп торучы булсын», диде безгә уразавыллар. Миңа калса, анда Кави Нәҗминең энесе, атаклы «шахмат композиторы» Рәшит Нәҗметдинов һәйкәле балкып торса, бик урынлы булыр иде. Ни генә әйтсәләр дә, Рәшит Нәҗметдинов – әлегә тиешенчә бәяләп бетерелмәгән бөек шәхесебез. Без, татарлар, мәшһүр җырчылар, музыкантлар, язучылар үстереп биргән милләт кенә түгел, ватанга, халкыбызга һәр татар, һәр россияле горурланырлык атаклы океанолог, математик, химик, физик, астроном, шахматчы, спортчы, табиблар... тәрбияләп биргән халык та.

Татарстанның Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте иҗтимагый фонды җитәкчесе, продюсер Рифат Фәттахов кебек башлап йөрүчесе булганда, теләсә кайсы татар төбәгендә мәшһүрләре тезелеп басып торган шушындый мәйданчык барлыкка килергә мөмкин. Шулай тиеш тә. Бу гамәл үзебез өчен генә түгел, башкалар алдында милләттәшләребезне күрсәтер өчен мөһим. Тукай әйтмешли, «Без сугышта юлбарыстан көчлебез, Без тынычта аттан артык эшлибез». Шул мәшһүрләребез белән горурланырга хакыбыз бар. Күп милләтле илдә мәшһүрләреңә һәйкәл кую, урамнарга исемнәрен бирү – татарны танытуның үтемле юлы ул. Татар эзе авылларда гына түгел, шәһәрләрдә, башкалаларда да булырга тиеш!

Гаделлек тергезелде

Өлкә башкаласыннан киләсе дәрәҗәле кунакларны көткәндә, Нижгар өлкәсе татар милли-мәдәни мөхтәрияте әгъзалары, район хакимияте хезмәткәрләре белән гәпләшкәндә шушындый яхшы хәбәрләр ишеттек, милләттәшләребезнең туган яклары белән чып-чынлап горурлану хисе кичергәннәрен тойдык без.

Ниһаять, зур кунаклар да килеп җитте. Менә өлкә губернаторы Глеб Никитин, Кызыл Октябрь районы хакимияте башлыгы Рафаэль Ильясов, Татарстан Хөкүмәте рәисе урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы (БТК) Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев, Кави Нәҗминең улы Тансыкның кызы Фәридә Нәҗметдинова һәм аның улы, «Россотрудничество» федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары Константин Колпаков, Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов, һәйкәлне вакытлыча ябып торган япманы алып, Кави аганы «якты дөньяга» чыгара, тантанага җыелган халыкны һәйкәл ачылу вакыйгасы белән котлый. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин фатихасы, ярдәменнән башка, билгеле, бу гамәлне тормышка ашырып булмас иде.

– Проект Татарстан Республикасының Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте иҗтимагый фонды, Нижгар татарларының «Якташлар» Казан якташлык җәмгыяте тырышлыгы һәм өлкәнең Кызыл Октябрь муниципаль округы хакимияте, Нижгар төбәк татар милли-мәдәни мөхтәрияте, Нижгар татарлары конгрессы белән берлектә тормышка ашырылды. Проектның авторы һәм җитәкчесе – Рифат Фәттахов, скульпторы – Тимофей Тюрин, архитекторы – Герман Бакулин, – дип, тантананы алып баручылар мәрасимне башлап җибәрде. – Һәйкәлнең Россия халыклары бердәмлеге елында ачылуы зур әһәмияткә ия. Нижгар өлкәсенең татар җәмәгатьчелеге 2026 елны Кави Нәҗми елы дип игълан иткән иде. Бүгеннән Түбән Новгород җирендә татар халкының күренекле вәкилләре турындагы истәлекләр яшәячәк һәм киләчәк буыннарга тапшырылачак яңа мәдәни киңлек барлыкка килә.

Тантана кунаклары Уразавылда күренекле җырчылар Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичевның бюст-һәйкәлләре янында. /Р.Минһаҗ фотосы.
Тантана кунаклары Уразавылда күренекле җырчылар Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичевның бюст-һәйкәлләре янында. /Р.Минһаҗ фотосы.

 

Яңа һәйкәлгә чәчәкләр куйганнан соң, олы кунаклар Рәшит Ваһапов, Хәйдәр Бигичев һәм каһарман яугирләр һәйкәлләренә дә баш иеп, хөрмәт белдерде. Район мәдәният йортында Татарстан сәнгать осталары тарафыннан әлеге вакыйгага багышланган зур концерт булды. Концерт алдыннан кунаклар кабат Кави Нәҗмигә карата ихтирам хисләрен җиткерде.

– Бүген һәйкәлен ачсак, декабрь азагында Кави Нәҗмине әле без кабат зурлаячакбыз. Аның 125 еллык юбилеен декабрьдә билгеләп үтәчәкбез. Кави Нәҗми – татар халкының, нижгарлыларның горурлыгы гына түгел, федераль күләмдә, ил буенча танылган зур язучы, – дип Глеб Никитин күренекле әдипкә зур бәя бирде. – Ул – танылган мәдәният әһеле, шәп шагыйрь, тәрҗемәче. Аның бөтен тормышы ил тормышы, тарихыбыз белән тыгыз бәйләнгән. Ул катлаулы, четерекле хәлләргә дә тарыган, дан-шөһрәт мизгелләре дә кичергән. Без аның Түбән Новгород җирендә туып үсүе белән горурланабыз. Гомумән, без Татарстан Республикасы, Татар конгрессы җитәкчеләре белән яхшы мөгамәләдә яшибез, еш аралашып торабыз.

– Бөтендөнья татар конгрессы 2026 елны Габдулла Тукай елы дип игълан иткән иде. Аның тууына – 140 ел, Муса Җәлилнең тууына – 120 ел, Сара Садыйкованың тууына – 120 ел, Кави Нәҗминең тууына – 125 ел. Әле тагын юбилейларын билгеләп үткән зур шәхесләребез бар. Тукай исеме астында без быел менә шушындый бик күп мөхтәрәм шәхесләребезне җыйдык. Бюстлар, истәлеккә мәрмәр такталар куябыз, китаплар язабыз. Һәр айда кайсы да булса төбәктә менә шушындый мөһим чаралар үткәрәбез, – дип, ТР Хөкүмәте башлыгы урынбасары, БТК Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев күренекле милләттәшләребезне зурлау, аларның якты исемнәрен тарихыбызда уеп калдыру максатында мөһим эшләр башкарылуын бәян итте.

«Һәр эштә, моңа фатиха бирә торган җитәкчеләрдән тыш, башлап йөрүчеләр була. Башлап йөрүчеләрне төбәк-республика җитәкчеләре хуплап торганда, мөһим эшләрне тормышка ашырырга мөмкин. Менә Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы фатихасы һәм Нижгар төбәге башлыгы Глеб Сергеевич хуплавы белән бу идея-башлангыч бүген тормышка ашты. Татарстан Республикасы белән Нижгар өлкәсе арасында үзенчәлекле күпер вазифасын үтәгән Рифат Фәттаховка зур рәхмәт! Мәшһүрләребезгә һәйкәл ачу кебек күркәм гамәлләр тормышка ашырылып торганда, киләчәгебез матур булачак!» – диде Васил Шәйхразыев.

Соңарып булса да

Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов чыгышында Кави Нәҗмигә туган ягында һәйкәл ачылуны «тарихи вакыйга», «бераз соңарып булса да тарихи гаделлекне тергезү» дип бәяләде. Берничә ел элек Түбән Новгород шәһәренең бер бинасы диварында Рәшит Ваһапов исем-фамилиясе язылган мәрмәр такта куелуын искә төшереп, ул «өлкә хакимиятләре татар җәмәгатьчелегенең Түбән Новгород шәһәрендә Рәшит Ваһаповка тулы канлы һәйкәл куярга иде дигән башлангычын да хупламый калмас, шәт» дигән өмет-ышанычын җиткерде, «Кави Нәҗмигә һәйкәл куелу – бик күпләрнең уртак тырышлыгы нәтиҗәсе», дип белдерде.

Мәдәнә авылындагы «Рәшидә» мәчете һәм аның янәшәсендә «Ясин» сүрәсе уеп язылган мәһабәт манара. /Р.Минһаҗ фотосы.
Мәдәнә авылындагы «Рәшидә» мәчете. /Р.Минһаҗ фотосы.

Әдәбият белгече, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин чыгышын тантанага җыелган халык аеруча зур игътибар белән тыңлады. Шунысы да мөһим: Кави Нәҗми Татарстан Язучылар берлегенең беренче рәисе булса, Фоат ага берлекнең унөченче рәисе икән. «Бүген без Кави Нәҗмине зур язучы, әдип, публицист, тәрҗемәче, күренекле җәмәгать эшлеклесе буларак билгеләп үтәбез. Бу вакыйга – соңгы унъеллыкларда аңа күрсәтелгән сирәк хөрмәтләрнең берсе. Алга таба алай гына булмасын иде. Әлбәттә, Кави Нәҗми – беренче чиратта язучы. Язучы гына да түгел, безнең республикада язучылык эшен оештыручы. Берлек 1934 елда оеша. Кави аганы бердәм рәвештә шушы иҗат оешмасының рәисе итеп сайлыйлар, – дип, ул әдипнең каләмдәшләре арасында шактый зур абруйга ия булуын билгеләп үтте. – 1934 елда, берлек оешканда Шәриф Камал, Галимҗан Ибраһимов, Фәтхи Бурнаш кебек язучылар исән. Шулар арасыннан Кави Нәҗмигә тукталалар. Югыйсә, ул алардан яшьрәк. Димәк, аның булдырасына, абруена ышанганнар. Кави Нәҗми рәис булып торган вакыт – 1934-1937 еллар – бик хәтәр чор. 1937 елдагы шәхес культы шаукымы аны төрмәгә илтеп тыга. Дөрес, ул 1939 елда азат ителә. Азат ителеп кайтуга ук ул үзен түгел, беренче чиратта каләмдәшләрен кайгырта, әйтик, югары органнарга хатлар язып, нахакка гаепләнеп төрмәгә ябылган Фатих Кәримне азат иттерүгә ирешә. Шундый кыю, мәгънәле, бөек шәхес ул – Кави Нәҗми. Шуңа күрә аны бүген зурлавыбыз – бик дөрес, гадел бәя».

***

Сүз уңаеннан, шуны да әйтеп китмәсәк, хилафлык булыр. Ул көнне Уразавылга килеп төшкәч, район башлыгы Рафаэль Ильясовка мөрәҗәгать итеп, олы кунаклар килеп җиткәнче, Мәдәнә авылын, андагы мәшһүр «Рәшидә» мәчетен күреп кайтасы иде, дигән теләгебезне җиткердек. Ул тиз арада машина юнәтеп, Аллаһ йортын, мәчет янәшәсендә корылган, Коръәннең «Ясин» сүрәсе уеп язылган мәһабәт манараны күреп кайту мөмкинлеге бирде. Шунда Фоат Галимуллин, бу туфракның атаклы шәхесләрен, репрессия елларында корбан ителгән дин әһелләрен искә алып, дога кылды. Ул көнне уразавыллар губернатор белән бергә һәйкәл ачу тантанасына килгән өлкә мәдәният министрына әлеге мәчетне күрсәтеп, бинаны тергезү-төзекләндерү өчен, бераз матди ярдәм алып булмасмы, дип өметләнүен дә җиткерде. Бирсен Ходай!

 

Мәдәнә авылындагы «Рәшидә» мәчете янында «Ясин» сүрәсе уеп язылган мәһабәт манара. /Р.Минһаҗ фотосы.
Мәдәнә авылындагы «Рәшидә» мәчете янында «Ясин» сүрәсе уеп язылган мәһабәт манара. /Р.Минһаҗ фотосы.
  • «Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи