Тарихи мирас Уку өчен 2 минут

Атаклы мәдрәсәнең соңгы еллары

(Кышкар мәдрәсәсе тарихы)

Җәмәгать эшлеклесе, журналист, математик, Кышкар мәдрәсәсе шәкерте Гаяз Гыйсаметдин улы Максудов (1891-1942).
Җәмәгать эшлеклесе, журналист, математик, Кышкар мәдрәсәсе шәкерте Гаяз Гыйсаметдин улы Максудов (1891-1942).

 

Кеше дигәнең кызык инде ул: «иске» сүзен ишеттеме, күз алдына ниндидер җан өшеткеч күренешләр килә дә баса. «Иске мәдрәсә» дигәч, хәтта шул мәдрәсә җимеше булган кешеләрнең дә аның турында нинди дә булса уңай фикер әйтергә теле бармый.

Ләкин сабыр итегез: физик сукырлар да бер генә төрле булмый. Яктылыкны бер дә күрмәгән, күрә дә алмаган тума сукырлар, бәлки, яктыны күрсәм иде дип хыялланмыйлардыр да. Әмма элек күреп, тора-бара сукырайган кешеләрнең үз хәлләре турында борчылмаулары мөмкин түгел! Алар өзлексез яктыга таба омтылырга тиешләр. Иске җәмгыятьтә физик сукырлар арасында шаяннар, мутларны да очратырга мөмкин иде: алар дөм сукыр ук түгел, азмы-күпме күрәләр, шулай да, үзләренә чагыштырмача җиңел тормыш тәэмин итү өчен, сукыр булып кыланалар…

Иске мәдрәсә шәкертләре арасында яктылыкны бар дип тә белмәүче мәгънәви дөм сукырлар, бик ихтимал, шактый булгандыр. Алар үз мәдрәсәләреннән башка җирдә рәтле гыйлем дә, матур киләчәк тә юк дип уйлыйлар, тешләре-тырнаклары белән аңа ябышып яталар, ул нәрсә бирсә, барын да изге саныйлар, табигый талантларының юкка әрәм булганын сизмиләр. Ә аның җимешен бик озак татый алмаска да мөмкин!

Шаян-мут сукырлар өчен мәдрәсәнең бер генә ягы кадерле: ул – җиңел кәсеп, иркен матди тормыш юлының чаты. Мәдрәсәдә алай-болай итеп берничә ел үткәрсәң, Өфегә барып кайтып, «указ» дигән кәгазьне эләктерсәң, гомерең барынча мужик җилкәсеннән төшмәскә мөмкин. Башка тагын ни кирәк?! Ә моның өчен укып, артык баш вату да кирәкми. Бары да – бәхет эше. Болай уйлаучылар күпчелек булмадымы икән?!.
«Җиһанша хәзрәт», «Яңа әсхабе кәһәф», «Гөнаһе Кәбаир» кебек әсәрләрдә иске мәдрәсәләр турында әйтеләсе әйтелеп беткәндер дә инде, алардан узып, җитмәсә тагын, 20 нче гасырның 70 нче еллары өстенә аяк басып, тагын нәрсә әйтергә авыз ачасың, диюләре дә ихтимал.

Югарыда саналган әсәрләр иске мәдрәсәләрне сурәтләүдә «Очерки бурсы»дан бер дә калышмыйлар. Шулкадәр образлы итеп язар өчен, һичшиксез, аларны иҗат итүчеләрнең үзләре шул казанда кайнаган булуы шарт. Заһир Биги, Закир Һади һәм башкалар иске мәдрәсәдә укымаган булсалар, шундый образлар тудыра алыр иделәрмени? Әйе, алар үзләре дә – шул караңгы, тигәнәкле бакчаның җимешләре. Каюм Насыйри, Тукай, Галиәсгар Камал һәм безнең революциягә кадәрге башка күп кенә алдынгы кешеләребез дә – элекке мәдрәсә шәкертләре. Атаклы шагыйребез һәм исеме мәңгелек ихтирамга лаек Тукаебызның атасы Мөхәммәтгариф хәзрәт, татарның беренче профессиональ журналисты Камил Мотыйгыйның һәм атаклы артисткабыз Галия Кайбицкаяның атасы Мотыйгулла хәзрәт, әдәбият тарихыбызда билгеле урын алган Таиб Яхин кебек башта Кышкар мәдрәсендә укып чыккан кешеләрне байтак санарга мөмкин. Алар, – әнә шул караңгылык пәрдәсе артында яктылык барлыгын сизеп, адымнарын шул юнәлешкә борган кешеләр, үзләренең балаларына, оныкларына гына түгел, башкаларга да тиешле юнәлеш бирергә батырчылык иткән кешеләр. Беренче драматургыбыз Фатих Халиди дә Кышкар шәкерте бугай! Мәрҗани, Курсавилар исә, искенең дә искесе булган Бохара мәдрәсәсеннән чыгып, искелекнең тамырына балта чабучы кыю фикерләр әйткән зур реформаторлар булып танылдылар.

Язучы, тәрҗемәче, Кышкар мәдрәсәсе шәкерте Мәхмүд Гыйсаметдин улы Максуд (1900-1962).
Язучы, тәрҗемәче, Кышкар мәдрәсәсе шәкерте Мәхмүд Гыйсаметдин улы Максуд (1900-1962).

 

Башка бер сорау килә: чүп үләннәре, тигәнәкләр белән тулы ташландык бакчада бу гүзәл чәчәкләр ничек өлгергәннәр? Моның җавабы да ачык кебек: уңай йогынты! Ягъни бу кешеләр күршеләрендәге матурлыкны, яктылыкны күргәннәр, алардан сабак алганнар, алар шикелле булырга омтылганнар. Әлбәттә, монда дөреслек бар. Ләкин шул гына сәбәп булганмы? Соң, боларны күрерлек күзлекне кайдан алганнар? Кем белә, бәлки, бу кешеләрнең тирә-юньгә, якты якларга омтылуларына шул мәдрәсәләр үзләре үк сәбәпче булганнардыр?! Яктыга омтылыш караңгыда яшәүчедә көчлерәк була түгелме соң?!

Ана карынында вакытта ук бөтен ил кайгыртуы белән файдалана башлаган хәзерге балалар, үсешенең теләсә кайсы баскычыннан теләгән биеклегенә күтәрелергә киң мөмкинлек алган хәзерге үсмерләр һәм яшьләр язмышы белән үткәннәрне янәшә кую, чагыштыру да мөмкин түгел. Бу – бәхәссез мәсьәлә. Без иске мәдрәсәләрне бүгенге мәктәпләр белән чагыштырырга җыенмыйбыз. Шулай булса да, иске мәктәп һәм мәдрәсәләр – алар барыбер уку йортлары. Алар да нәрсәгәдер өйрәтәләр. Аларда бик күп яшь миләр схоластика белеме белән агулана, тиешле шартлар булмаганга күрә, кирәкле юнәлеш ала алмаган талантлар томалана, кешелек җәмгыяте өчен файдалы берни дә бирми һәм бирә да алмый торган «соры кортлар» сафы киңәя. Монда шик юк!

Шуларның янәшәсендә, алар белән бер үк шартларда яшәп, үз язмышына аек тәнкыйть белән карарга, кармаланып булса да, яктыга таба үрмәләргә омтылган кешеләр дә булгалавын без алда күреп үттек. Минем ышануымча, мондый кешеләр килеп чыгуга да, башка сәбәпләрне дә инкарь итмәстән, мәдрәсәнең үз тәртипләре, анда бирелә торган белемнәр көчле этәргеч ясый. Хәтта иске мәдрәсәдә еш булып торган схоластик бәхәсләшүләрнең дә аерым шәхесләрне уйланырга, дәреслекләрдән эзләнүгә этәрүе һич гаҗәп түгел. Алар бит, ни генә булмасын, уйланырга, фикер йөртергә сәбәпче булалар. Кеше күңеле, бигрәк тә яшь күңел уйлана, эзләнә башладымы, аны инде берни белән дә бәйләп куеп булмый, аны кемнәргәдер ипле юнәлештә генә алып барып булмый.

Кышкар мәдрәсәсен тәмамлап чыккан Вәли мулла, Оренбург шәһәрендә урнашып, озак еллар буе «Дин вә мәгыйшәт» исемле журнал чыгара. Үзе укыган уку йортыннан да искерәк тәртипле мәдрәсә ача. Ә башта шул мәдрәсәдә укыган Галимҗан шәкерт исә тора-бара бөтен искелеккә каршы көрәш юлына баса, татар халкының бөек әдибе, галиме дәрәҗәсенә күтәрелә.

Шул ук Кышкар мәдрәсәсенең иң тырыш шәкертләреннән булган, кадимчелек юлында аз гына какшаулар белән дә килешә алмаган Госаметдин хәзрәт үзенең балаларын да шул рухта тәрбияләү өчен бөтен көчен куя. Ләкин бер генә баласын да үз юлы белән җибәрә алмый. Иң башлап, икенче улы Гаяз (Гаяз Максуд) эшне боза: 14 яшьлек үсмер, атасының тимер ихтыяры белән исәпләшмичә, Кышкар мәдрәсәсен ташлап китә, кадимчеләр нәфрәт белән караган җәдид мәдрәсәләрдә укып йөреп, ахыр чиктә чит илләрдә белем алып, Октябрь революциясеннән соң туган иленә кайта, коммунистлар сафына кереп, күп кенә җаваплы эшләр башкара.

Аның энесе Мәхмүд, шулай ук мәдрәсәне ташлап, русча укырга китте. Революциядән соң комсомол, коммунист һәм татар совет әдәбиятының танылган бер вәкиле булды.

Минем замандашлардан Каратай Йосыф һәм Әтнә Абдул, берничә ел мәдрәсәдә булганнан соң, аны ташлап киттеләр һәм совет чорында алдынгы укытучылар булдылар.

Тәүфикъ агай дип йөртелгән бер шәкерт бар иде. Таузыйххан иде бугай. Үтә ябык гәүдәсенә – киң, озын җилән, аякларына тубыкка кадәр сыерылып төшкән иске читекләр киеп йөри торган бу мишәр егете нәкъ мулла булыр өчен туган кебек тоелса да, мин аның хәтта җомгага керүен дә хәтерләмим. Аз сүзле, башкаларга күп катнашмый торган, кечкенәләргә бик шәфкатьле, игътибарлы өлкән яшьтәге бу агай, бик фәкыйрь булып, аш пешерүгә дә әллә нигә бер генә катнаша иде. Кайда, кайчан өйрәнгәндер, гарәп хәрефләре белән бик матур яза белгәнгә, соңгы берәр елда аны матур язуга өйрәтү буенча хәлфә итеп куйдылар. Кышкардан киткәннән бирле аның турында ишеткәнем-белгәнем юк иде, моннан берничә ел элек элекке шәрикләреннән берсе: «Тәүфикъ шәрик киртә сикергән, дингә каршы өндәп йөргән…» – дип пошынып сөйләде. Чыннан да шулай булгандырмы, әйтә алмыйм. Әмма бу аның табигатенә бик туры килә.

Мин мәдрәсәгә барудан берничә ел элек Солтанов дигән берәүнең дә мәдрәсәне ташлап китүе, Совет чорында финанс работнигы булып эшләве турында да ишеткәнем бар.

Кышкарда Җиһангир Абызгилдин дигән бер хәлфә булган. Шушы кеше Уфага барып мулла булган, яңача укыта торган «Госмания» мәдрәсәсенә җитәкчелек иткән. Ялгышмасам, драматургларыбыздан Риза Ишморат күпмедер вакыт шул мәдрәсәдә укыган. Әлеге мәдрәсә шәкертләреннән берсе – Фәтхелбаян агай 17-18 нче уку елында Кышкарда дөньяви фәннәр мөгаллиме булып эшләде.

Тикшерә китсәң, андыйлар тагын байтак табылыр иде. Ләкин максат иске мәдрәсәгә яңа вывеска кадаклап кую түгел, «Аттан ала да туа, кола да туа» дигәндәй, бу мәдрәсә «продукция»сенең дә бер генә «сорт» булмавын искә төшереп китәсем килде. Әлбәттә, Кышкар мәдрәсәсеннән чыккан кешеләр арасында һәр искегә сукырларча ышанучы мөтәгассыйлар, үзе ул кадәр ышанмаса да, кәсебе шул булганлыктан, башкаларны ышандырырга тырышып, алдаучылар юлына басучылар күпчелек булгандыр.

Искеме, яңамы, гомумән, татар мәдрәсәләрендә укып чыгучылар юлында тагын бар фаҗигале күләгә бар әле. Бу турыда, мине беренче тапкыр мәдрәсәгә илткәндә, әтием кисәткән иде. Иске Тазлардан (хәзерге Ташчишмә) Кышкарга таба озын үр сузыла. Атыбыз җай гына атлап бара. Мин, 14 нче яшьтәге үсмер, иртәгәдән башланачак кырыс мәдрәсә тормышы турында уйлап барам. Ул тормышны, кешеләрдән ишетеп, күз алдына китерә идем инде: этәләр-төртәләр, сугып та егалар, әйберләреңне бозалар, алалар... Ләкин беркайчан да беркемгә дә зарланма, моның белән язмышың барыбер яхшырмас. Булдыра алсаң, үзең башкаларга карата карчыга бул, булдыра алмыйсың икән, язмышыңа буйсын, кичләрен йомшак мамык мендәреңә каплан да тавышсыз гына балавыз сык…

Чанада озак уйланып барган әти кинәт миңа таба борылып утырды да: «Мин сине укырга илтәм, улым укысын, галим булсын дим, мулла булсын димим. Гыйлем бик хөрмәтле, әмма кәсебе бик хурлыклы: агай артын кашыган саен, сәдака бирә бугай дип тамгы кылып торасың...» – диде дә тагын телсез калды.

Ул вакытта мин моңа төшенеп җитмәдем, әлбәттә. Тора-бара бу сүзләрнең мәгънәсен аңлый башладым, татар мәдрәсәсенең кайсын гына тәмамлап чыксаң да, мулла, мөәззин, кадим хәлфәсе, җәдид мөгаллиме булсаң да, язмышың, тормышың тулысы белән – сәдака бирүче, вәкыф акчалар калдыручы кешеләр кулында. Син, телисеңме-юкмы, мәхәлләнең хәлле кешеләрен, һәркайда сүзләре үтә торган куштаннарны хөрмәт итәргә тиешсең. Алар хаксыз булсалар да, каршы сүз әйтергә батырчылык итмә!

Мәдрәсә синең хөббе нәфсеңне* тәмам тутыктырып бетергән икән, син «бәхетле»: барына да чыдарсың, корсагың тулганчы ашарсың, матур йортлар да салырсың, ихтимал, яхшы аргамаклар да җигәрсең. Остабикәң тупыр-тупыр балалар китерер, син шуларга король булырсың. Әмма мул тормыш һәркемгә дә насыйп түгел. Моның өчен бик күп шартлар кирәк, мөәззин, хәлфә, мөгаллим генә булып калсаң, беркайчан да тамагың туймас, өстең бөтәймәс, ә төрле кимсетүләр һаман кирәгеннән артып торыр... Татар мәдрәсәсен тәмамлаучыларның «парлак» язмышы да, аянычлысы да әнә шундый иде. Моннан, котылса, бик азлар котылыр…

Күпчелек, «бер Аллаһның язганына риза» булып, «якшы» икән – анысын, яман икән – шунысын татып, ахыр гомеренәчә тыныч яши бирә, кайсылары, минем әти кебек, моны бик соң, вакыт үткәч кенә аңлап, үз тормышыннан үзе риза булмыйча ыңгырашалар, күзе иртәрәк ачылганнар, мәдрәсәне ташлап, башка юл сайлыйлар. Ләкин ул юлларның да һәркайсының һәм һәркемне туп-туры бәхеткә алып баруы билгеле түгел. Чөнки ул чакта заманасы шундый иде. Башыңны ташка орсаң, башың күбәр, ярылыр, ә таш селкенмәс тә…

Тагын яшьлек дигән нәрсә бар ич әле! Яшь кеше кемнән генә туган булса да, аның яшьлек таләпләре булмыйча кала алмый. Ә шәкертлек чоры ул – яшьлекнең хыялларга, теләкләргә иң бай вакыты. «Мәхдүм» дигән титул – шуларның барын да томалый торган кара пәрдә. Кешелек сыйфаты югалмаган һәр яшь егет, шул пәрдә белән өретелмәс өчен, әллә ниләр эшләргә дә әзер булырга тиеш!

Кәрим Тинчурин «Сүнгән йолдызлар» пьесасында Бөкре мәхдүм образын очраклы алмаган. Аннан кордаш егетләре дә, кызлары да уңайсызланалар, тарсыналар, чирканалар. Зәгыйфь булганы өчен генә түгел, мәхдүм булганы өчен дә шулай. Мәхдүмнең үз урыны бар: ул мәчеттә Коръән укысын, тәравих әйтсен, атасы белән ашка йөреп, сәдака алсын, дога кылсын. Яшьләр арасында, аулак өйләрдә аны күрү, ничектер, ят, табигый түгел. Башкалар шулай уйлый. Ә Мәхдүм – яшь кеше. Аның да йөрәге, хисләре бар. Күзләре авылдагы иң матур кыз Сәрвәргә төшкән. Ул, гарип тә булганлыктан, Сәрвәрнең үзенә булмавын яхшы белә. Ләкин яшьлек көче аны Сәрвәр булган аулак өйгә барырга батырайта һ.б., һ.б.

Ярый, ул гарип булуы аркасында шулай кимсетелгән дип уйлыйк. Ләкин «мәхдүмлек» бик төз буйлы, шома битле, елтыр күзле, тасма телле егет өчен дә зур комачау иде ул. Аны болай хурламыйлар да, киресенчә, зурлыйлар. Менә шушы үзен яшьтәшләреннән аерымлаган зурлау да яшьлек хисләренең тамырына балта чаба. Яшьләр урам буенча гармун уйнап, җырлап баралар. Мәхдүмгә боларга катнашырга ярамый. Сабан туе, җыен булса, егетләр болында, кызлар белән кулга кул тотынышып, «так каравыл» уйныйлар. Мәхдүмнең да теләге зур, ләкин ярамый. Чишмә буенда егетләр сөйгән кызлары белән озак-озак гәпләшеп торалар, аларны беркем дә гаеп итми. Мәхдүм кеше берәрсенә сүз катып карасын, бөтен авыл буенча гайбәт китәр! Ә аулак өйләргә, каз, тула өмәләренә йөрү турында сүз дә булырга мөмкин түгел! Мәхдүм икәнсең, мәхдүм бул, яшьлегеңне богаулап куй да, башыңа – чалма, өстеңә җилән киеп, лаштыр-лаштыр кәвешләреңне өстерәп, мәчеткә йөр, атаң итәгенә тагылып, бәлеш ашарга, мәет күмәргә йөгер. Йөрәгеңдә яшьлек дәрте кабынса, аны сүндер!..

Әмма яшьлек!.. Яшьлек болар белән канәгатьләнми, болар еш кына яшьлекне хәкарәт итәләр, аннан көләләр…

Шул югарыда сөйләнгәннәрнең барысы да сәбәп булгандыр, шуларга башка сәбәпләр дә кушылгандыр, соңгырак елларда мәдрәсәне ташлап китүчеләр саны ешайганнан-ешая барды. Шунысы гаҗәп: баерак мужик балаларының мәдрәсәгә укырга килүе, киресенчә, ешая төште. Кышкар мәдрәсәсенә соңгы елларында шул авылның үзеннән һәм читтән килеп, берничә крестьян баласы да укыды.

1916-1917 нче уку елын без «шәмсияханнар» булып башладык. Шәрик булып укучылар егермеләп кеше идек. Бездә дә мәдрәсәдән ризасызлык нык тамыр җәйде. Ләкин аннан китеп, башка җирдә уку мөмкинлеген башка китерә алмадык. Шәһәр тирәсенә барып укыр өчен акча кирәк... Бер иптәшнең авылдашларыннан берничә егет, Баскунчак күлендә диме, тоз чыгаруда эшлиләр икән, акча яхшы төшә, дип сөйлиләр. Шулар белән хәбәрләшеп, без дә, алдагы язда Баскунчакка китәргә дип сүз беркетеп, җай чыккан саен, юллык акча да туплый башладык. Сәламәтлегебез бөтенләй какшамаган, эшләрбез, дөнья, кешеләр күрербез…

Ләкин моның кирәге булмады: февраль революциясе булды. Аннан соң Бөек Октябрь социалистик революциясе булып, язмышыбызны үзгәртте дә куйды…


* Үзеңә ихтирам (самолюбие).

 

Журналга текстологлар Зөфәр Гыйлаҗев һәм Рүзилә Мөхәммәтова әзерләде

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи