Тарихи мирас Уку өчен 1 минут

Меценат Стахеевларның Сарман төбәгендәге изге гамәлләре

«Уфимские епархиальные ведомости» журналында басылган 1902-1903 елгы чиркәү мәктәпләре хакындагы отчетта Петровка авылындагы якшәмбе көне мәктәбе турында сүз бара.

Николай Дмитриевич Стахеев (1852-1933) — 1 нче гильдия сәүдәгәре, алтын сәнәгатьчесе, меценат, рәссам И.И.Шишкинның туганнан туган энесе, сынлы сәнгать әсәрләре җыючы.
Николай Дмитриевич Стахеев (1852-1933) — 1 нче гильдия сәүдәгәре, алтын сәнәгатьчесе, меценат, рәссам И.И.Шишкинның туганнан туган энесе, сынлы сәнгать әсәрләре җыючы.

 

Минзәлә өязенең Языково авылы рухание Петр Евладов һәм диакон Василий Котлов, җиде чакрым ераклыктан булдыра алган көннәрне генә килеп, крестьян өйләрендә чират буенча биш малай һәм ун кызны укытырга тырышып карыйлар. Әмма аларның меценат Стахеевлар бу авылда мәктәп ачарга акча бирмәсләрме дигән өметләре чынга ашмый. 1905 елда, укучылар булмау сәбәпле, бу якшәмбе көн мәктәбе эше туктатыла. Әлеге авылда мәктәп земство акчасына 1910 елда эшли башлый. Зәйдә мәктәп янгач, анда яңа бина салу өчен, Языково авылындагы үзләре файдаланмаган зур алпавыт өен арзанга гына сатып җибәрәләр. Языково авылында земство мәктәбе ачыла, һәм ул 1896 елның 2 апреленә, ягъни янгынга кадәр «Григорий Стахеев и сыновья» сәүдә йортының түләүсез файдалануга бирелгән бинасыннан файдалана. Шуннан соң Минзәлә земствосы Иван Стахеевка рәхмәт белдерә һәм яңа бина төзеп бирүне өмет итә.

И.Г.Стахеев 1883 елда алпавыт хатыны М.А.Языковадан Языково авылындагы алпавыт имениесен җирләре белән сатып ала. Ул авылда яшәүче урыслар күршедәге керәшен татарлары яшәгән Ләке авылы чиркәвенә йөргән. Языково халкы, биш чакрым юл йөреп табыну кыен, дип дәгъва кыла. Шуннан соң Иван Стахеев үз акчасына башта агачтан чиркәү салдыра. Шул ук вакытта, ерактан кызыл кирпеч ташытып, таш чиркәү дә төзетә. Иконостаска хач такталары сатып алу һәм эчке бизәлеш тә аның акчасына эшләнә. 1892 елның 7 февралендә Уфа епархиясе ошбу авылда приход ачарга рөхсәт бирә, штатта рухани һәм псаломщик карала. Иван Стахеев, Языково чиркәве руханилары файдасына, үзенең елга 5 процент файда китерә торган алты мең сумлык банк билетларын бүләк итә. Ә инде таш чиркәү салынганчы төзелгән агач чиркәү бинасын, иконостаслары белән бергә, Баткак авылы керәшеннәренә бирә, хәтта әлеге бинаны илтү чыгымнарын да үз өстенә ала. 1900 елдан соң Языково авылы рухание (халык телендә – поп) елына – 300, псаломщик 100 сум акча алган, әгәр Ләке авылы руханиена болынлык-куаклылар белән 33 дисәтинә җир һәм руга җыю (авыл халкыннан уңышның бер өлешен җыю) каралса, Языково авылында болар булмый. Чиркәүнең җәмгысе өч дисәтинә җире булган. 1910 елда узган Уфа губернасының руханилары съездында иң ярлы мәхәлләләр рәтенә әлеге авыл чиркәве дә керә, һәм аның руханиларына 400 сум матди ярдәм карала. Шул сәбәпле, бу авылда руханилар еш алмашынган, 1915-1917 нче елларда монда чиркәү хезмәткәрләре урынына килүче дә булмаган.

Стахеевлар династиясеннән булган Дмитрий Иванович Стахеев чувашлар яшәгән Драгун-Бикмәт авылындагы чиркәү төзелеше чыгымнарын үз өстенә ала. Чиркәү 1889 елда ачыла, җирле чувашлар (алар инде татарлашып беткән булалар), бөтенләй мөселманга әйләнмәсен өчен, биш чакрым ераклыкта урнашкан урыс авылы кешеләрен дә әлеге чиркәүгә кушалар. Стахеевлар Карамалы һәм Александровка авыллары чиркәве файдасына да күп мәртәбәләр акча күчерәләр. 1891 елда Пугачев явы чорында ук төзелгән Ләке авылындагы агач чиркәү яна. Анда яңа бина төзү өчен И.Г.Стахеевның Языково авылындагы управляющие В.М.Бельский да акча күчергән. Шулай итеп, Сарман районында 18-20 нче йөз башларында булган биш чиркәүгә дә Стахеевлар династиясенең ярдәме тигән.

Языково авылындагы имениене сатып алгач, Иван Стахеев бу авылдан 5 чакрым көньякта – Петровка авылыннан 750 метр читтә – Иганә елгасының уң ярында спирт заводы салдыра. Төзелеш 1891 елның маенда башлана, һәм шул елның декабрендә беренче продукция алына. Завод салынуның җирле халыкка отышлы да, тискәре дә яклары була. Завод халыктан ел саен 90 мең пот арыш һәм арыш оны, бәрәңге сатып ала. Анда берничә дистә кешегә эш урыны була. Аена 6 сумнан 45 сумга кадәр акча түләнә. Завод җитәкчесенә 45 сум түләнсә, кара эшчеләр 6-15 сум алганнар. Бу түләү 12 сәгатьлек эш көне өчен каралган. Волость үзәге авылларында хәмер сата торган кабаклар ачыла. 1913 елда Сарман һәм Кәшер муллалары Уфа губернаторына, бу авылларда кабакларны ябу кирәк, җирле халык тапкан акчасын хуҗалыкка тотасы урынга аракыга тота, дип шикаять язалар. Шул ук елны губернатор 1914 елның 1 гыйнварыннан бу авылларда кабакларны ябарга дигән әмер бирә. 1886 елда Драгун-Бикмәт авылының православие чиркәве рухание Фрол Мальгин «Уфимские епархиальные ведомости» журналында чыккан күләмле мәкаләсендә: «Через Бехметеву пролегает проселочная, но очень торная дорога, на берег Камы в торговое село Челны, почему тут корень всех зол деревенских – кабак уже лет 20 имеет себе место», – дип яза, ләкин кабакны яптыру турында сүз кузгатмый.

Әлеге спирт заводы соңгы елларга кадәр эшләде. Бөек Ватан сугышы елларында ул фронт һәм промышленность предприятиеләре өчен икмәктән спирт куа. Сугыш елларында, Бөгелмә тимер юл станциясенә завод продукциясен ташу өчен, Сарман авылында берничә машинадан торган хәрби часть та булган. Спиртны хәтта самолет белән алып китү очраклары да күзәтелгән. «1943 елда Петровка спирт заводына Ивановка авылыннан икмәк китердек, шуннан соң ат арбаларына мичкә белән спирт төяделәр дә Сарман аэродромына илтергә куштылар. Анда дүрт моторлы самолет төшкән иде. Летчиклар самолетка үзләре төяделәр. Без, авылга кайткач, авыл халкына, дүрт моторлы самолет күрдек, дип мактандык». Боларны миңа Ольга Дементьева сөйләде, аңа ул чакта нибары 14 яшь булган. Ул гомере буе Сарманда почтада эшләгән, саф татарча, бары тик бераз гына акцент белән сөйләшә иде.

Иван Иванович Стахеев (1802-1885) — рус сәүдәгәре һәм хәйрияче, Алабуга шәһәренең 1850-1852 һәм 1862-1864 нче еллардагы башлыгы, чиркәүләр, монастырьлар һәм хәйрия учреждениеләре төзелешенә инициаторлык итүче.
Иван Иванович Стахеев (1802-1885) — рус сәүдәгәре һәм хәйрияче, Алабуга шәһәренең 1850-1852 һәм 1862-1864 нче еллардагы башлыгы, чиркәүләр, монастырьлар һәм хәйрия учреждениеләре төзелешенә инициаторлык итүче.

Стахеевлар тарафыннан Языково авылыннан ерак түгел генә кымыз ясау фермасы да төзелгән. Ул хәзерге көнгә кадәр Сәвекле Фермасы дип атала.

Бертуган Стахеевлар икмәк сәүдәсе белән дә шөгыльләнгәннәр. Безнең якларда Нөркәй, Сарман, Языково кебек волость үзәкләрендә икмәк җыю пунктлары булган. Крестьяннар ул икмәкне бер йөгенә 60 тиеннән 1 сумга кадәр түләү (елына карап) хисабына Чаллыга ташыганнар. Таңнан чыгып китеп, кичкә барып җитү әйбәт рейс исәпләнгән, аннан икенче көнне генә авылларына кайтканнар. Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы елларда да ат олавы белән йөк ташыган кешеләр шулай дип сөйли иде. Стахеев 1901 елның көзендә, безнең яклардан берничә миллион пот ашлык җыйдыртып, Рыбинскига кадәр су юлы белән илттерә. Арышның потын 40 тиенгә сатып алган була. Икенче елда безнең тарафларда ачлык башланганны белгәч, икмәкне кире кайтартып, 50 тиеннән кире сатып бирергә куша. Бу вакытта бер пот ашлык бәясе инде 1 сум 50 тиенгә кадәр күтәрелгән була. Шулай итеп, күпме кеше ачлыктан үлми кала. Стахеевлар династиясенә нигез салучы Иван Иванович Стахеев балаларына, кешеләргә, яхшылык эшләү белән мактанмагыз, изге гамәлләрне тыныч кына эшләү зарур, дип васыять итеп әйтә.
Стахеевлар династиясенең Сарман якларында калдырган тагын бер игелекле гамәле бар. Ул да булса – Минзәлә өяз шәһәрен барлык волость үзәкләре белән телефон линиясе ярдәмендә тоташтыру. 1913 елда бу эшкә инженер Ф.В.Стахеев (хәзерге Алабуга университетының төп бинасын үз акчасына төзеттергән Глафира Федоровнаның улы) алына. Яз көне телефон баганаларын утырта башласалар, әлеге эш шул елның декабрь башларына тәмамлана да. Минзәлә өязе буенча 710 чакрым телефон чыбыгы сузыла. Нәтиҗәдә, волость үзәкләре булган Нөркәй, Языково, Сарман, Кәшер һәм Карамалы, Александровкалар Минзәлә, Яр Чаллы, Зәй белән бәйләнешкә керә алганнар. Телефон линиясен сузган өчен Ф.В.Стахеев һәм аның кешеләре 64,2 мең сум алырга тиеш булганнар, ләкин аның 25 меңен генә алганнар, 40 меңгә якын акчаны Минзәлә земствосы файдасына калдырганнар. Шунысын да әйтергә кирәк: телефоннан 5 минут сөйләшү 15 тиенгә төшкән, бу кара эшченең көнлек эш хакы булган. Яр Чаллыда 40лап кеше телефонны өенә керттергән, бу очракта еллык түләү 77 сумны тәшкил иткән.

Язмадан күренгәнчә, борадәран Стахеевлар нәселе сәүдә һәм сәнагәтьчелек шөгыленнән алган табышларының бер өлешен хәзерге Сарман районы өчен дә хәйрия максатларында тотканнар.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи