Сәнгати мирас Уку өчен 3 минут

Кояшлы иҗат иясе Илдус Мортазин

«Хәзинә» милли сәнгать галереясында төсләр балкышыннан күңел күтәрелә. Бу тамашаның сәбәпчесе – рәссам, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Мортазин. Казан Кремлендә урнашкан галереяда аның картиналарыннан күргәзмә оештырылды.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, рәссам Илдус Мортазин. /Р.Гали фотосы
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, рәссам Илдус Мортазин. /Р.Гали фотосы.

«Нәрсә ул сәнгать, аны каян, ничек эзләп табарга?»

Илдус Мортазин картиналарын күпләрнең күргәне бардыр. Алар хат конвертлары, газета-журнал, китап тышлыгы, баннер, календарьларда, интернет кулланучыларның шәхси битләрендә еш күренә. «Кайсы рөхсәт белән, кайсы сорап тормыйча гына бастыра. Мин моңа куанам гына, репродукцияләр аша иҗатымны күбрәк кеше күрә. Рәссам халык өчен иҗат итә бит», – дип сөйләде Илдус Мортазин.

«Татар биюе».
«Татар биюе».

Әнә шундый киң күңелле шәхесләребез күбрәк булсын иде дип телисе килә. Юкса бүген авторлар үз хокукларын яклап шул дәрәҗәгә җитте ки, күп очракта нәрсә, кем өчен иҗат иткәннәрен онытып җибәрә кебек. Әйтик, һәр тиенне санап көн күрергә мәҗбүр булган кечерәк театрлар теге яки бу композиторның музыкасы файдаланылган спектакльне сәхнәгә чыгара алмаудан иҗади зарар күрә. Авторга түлисе бар чөнки. Ул матур җырлар сәхнәдән ешрак яңгыраса, күбрәк тамашачының күңеленә керсә, яшь буынның колагына чалынса, композиторга файда гына бит. Берәр фоторәссамның сурәтен рөхсәт сорамыйча китап яисә альбомда бастырып кара?! Аллаһ сакласын! Шунда ук шылтыратачак, кара тавыш чыгарачак, хәтта суд белән янарга мөмкин әле. Бөек Леонардо да Винчи, Микеланджело диясең үзләрен. Әнә шулай бериш авторларның үз хокукларын артык кайгыртулары нәтиҗәсендә нәфис сәнгать әсәрләре халыкка барып җитә алмыйча онытыла да инде…

«Күккә ашу».
«Күккә ашу».

Картиналарын еш күрсәләр дә, рәссамның үзе турында белмәүләре дә бар. Илдус Мортазин Сарман районы Карамалы авылында дөньяга килгән. Әтисе Хәким улы Хаҗиәкбәр – үзешчән рәссам. Сугыш яралары тәнен дә, җанын да бик таушалтканга күрә, яшьли вафат булган. Илдуска ул вакытта нибары биш яшь кенә булса да, өйдәге буяу исен бик яхшы хәтерли ул. Ә иң күңелгә уелып калганы – «сәнгать» сүзе. «Сәнгать бит бу, улым. Бу бит сәнгать», – дип Хаҗиәкбәр абзый Илдуска еш мөрәҗәгать иткән. Бала ул вакытта сәнгатьнең ни икәнен аңлап та җиткермәгәндер. Алма, әфлисунны кулга тотып, төсен, формасын күреп була. Кәнфит, прәннекне һәркем белә. Баллы, тәмле чөнки. Ә сәнгать дигәннәре нәрсә икән, дип уйга калган чаклары байтак булгандыр. Әмма бер нәрсәне бик шәп төшенә ул – сәнгать сокландыргыч, кадерле, хөрмәткә лаек бер нәрсә. Югыйсә, әтисе оҗмах гөлләрен күргәндәй әсирләнеп, тирән ихтирам белән сузып әйтер идемени бу сүзне?!

«Төнге кизү».
«Төнге кизү».

Әнисе Наҗия апа исә Чистай районы Дүртөйле авылыннан. Андагы Хафиз абзыйны тирә-юньдә яхшы белә торган булганнар. Егерме бала атасын белмәскә! Беренче хатыныннан унбер бала туган, ул үлгәч, икенче хатыны Хафиз абзыйга тагын тугыз бала тапкан. Бу авылга без әле Илдус Мортазин эзләреннән әйләнеп кайтырбыз. Әлегә сугыш ветераны Хаҗиәкбәр абзыйның иртә вафатыннан соң булган хәлләрне искә алыйк…

«Яхшы хәбәрләр».
«Яхшы хәбәрләр».

Наҗия апа Чистайда агроном белгечлегенә техникум тәмамлаганнан соң Сарманга эшкә билгеләнә. Шунда Карамалы егете Хаҗиәкбәр белән танышалар. Ә ире вафатыннан соң ул Түбән Камага күчеп китә. Ул вакытта Илдусына тугыз яшь. Кечкенә авылдан зур калага күчеп килгәч, балага барысы да кызык тоелгандыр: җилдертеп пассажирларны кирәк җирләренә илтә торган автобуслар да, әкияттәге өч башлы аҗдаһадай, зәп-зәңгәр күк йөзенә куе, зәһәр төтен бөркегән завод торбалары да, бер-берсенә охшаган шәһәр йортлары да. Ә күңеленә һаман бер нәрсә тынгы бирми – нәрсә ул сәнгать, аны каян, ничек эзләп табарга?

«Атта йөрү».
«Атта йөрү».

Илдус үзе эзләп табып рәсем мәктәбенә язылып кайта. Наҗия апаның улы өчен горурланудан башы күккә тия. Рәсем мәктәбеннән соң ул Чаллы сәнгать училищесына укырга керә. Аннан соң исә тагын да зурракка – С.Строганов исемендәге Мәскәү сәнгать-сәнәгать институтының монументаль-декоратив бүлегенә юл тота. Башкала һавасын сулап, мәһабәт биналарга сокланып, мәшһүр театрларга йөреп, телевизордан гына күргән танылган шәхесләр белән очрашуларда катнашып, Мәскәү тормышында кайнаган бик күпләр шунда яшәп кала, туып үскән авыл, шәһәрләрен үзләре өчен кечкенә күрә башлый. Зур калаларда иҗат өчен мөмкинлекләр дә күбрәк булганга күрә, бәгъзеләрнең туган якларына әйләнеп кайтасы килми. Илдус Мортазин исә башка. Сәнгать тусын өчен туган җирнең рухын тою, туган халкыңның җырмоңнарын ишетү кирәклеген аңлый ул. Һәм буй җиткезгән Түбән Кама шәһәренә әйләнеп кайта.

«Сөембикә».
«Сөембикә».

Түбән Кама исә, республикабыздагы яңарак чорда барлыкка килгән эшчеләр шәһәре буларак, үзгә бер сыйфатка ия – анда үзеннән-үзе тамырларга кайту теләге туа. Завод торбалары арасында, тирә-як авыллардан күченеп килгәч, шәһәрдә япа-ялгыз каңгыраучы кешеләр янәшәсендә яшәп, танылган рәссам Әхсән Фәтхетдинов та тикмәгә генә ияләренә, Шүрәле, Су аналарына сыенмагандыр. Нәкъ менә тирән тамырлары булмаган, сәнәгатьне үстерү төп юнәлешкә әверелгән яңа калаларда иҗат халкы билгеле бер төрле сагыну хисе кичерә торгандыр. Буыннан буынга тапшырыла килгән традицияләребезне, татар өенең җылысын, кешелеклелекне сагыну хиседер ул. Һәм чыннан да, Чаллы, Түбән Кама кебек калаларда иҗат халкы үзгәрәк. Чаллыдан Владимир Акимов, әнә, шәһәрнең бер төрле соры тормышыннан бала чагы үткән Ендурайкино авылы, анда калган мәзәк кешеләр, алар турындагы истәлекләргә сыена. Әхсән Фәтхетдинов ияләрен ярдәмгә чакыра. Шулар кебек Илдус Мортазин да милли бәйрәмебез Сабан туе, татар тарихыннан көч ала.

Рәссам Илдус Мортазин.
Рәссам Илдус Мортазин. 

Тамырларыбызга юл

«Хәзинә» милли сәнгать галереясында яңа ачылган күргәзмә «Хәрәкәт» дип исемләнгән. Чынлап та, Илдус Мортазинның иҗат эшләренә карагач, үзеңнең дә биисе, андагы геройлар белән атка атланып дала буйлап җилдертәсе килә. Картиналардагы көчле хәрәкәт хисе тамашачыны әнә шулай үзенә бөтереп алып кереп китә. Әмма экспозициянең исемендә күзгә күренгән хәрәккәттән кала тирәнрәк мәгънә дә бар – Илдус Мортазинның иҗаты глобальләшү заманында тамырларыбызга юл ул. Үз йөзебезне саклау, бүтәннәргә охшап калудан качу өчен көчле хәрәкәт дисәк тә дөрес булыр.

Экспозициядән аерым урынны рәссамның милли бәйрәмебез Сабан туена багышланган картиналары алып тора. Алар арасында иң зурысы «Сабан туена рәхим итегез!» сурәте булса кирәк. Анда гамәли бизәү сәнгатенә хас бер өслүбтә милли бәйрәмнең төрледән-төрле күренешләре сурәтләнгән. Уртада батырлар бил алыша, беренче планда гүзәл кызлар, чибәр егетләр чәкчәк белән бәйрәм кунакларын каршылый. Уңда-сулда аякларына капчык киеп йөгерүче, аркылы баганада мендәрләр белән сугышучы, колгага менүчеләрне күрәбез. Бер читтә җайдаклар гүя җил белән куышлы уйный. Бөтен җирдә бәйрәм рухы тантана итә. Сәнгать фәннәре кандидаты Динә Вәлиеваның Илдус Мортазин иҗатына карата әйткән сүзләренең дөреслегенә шушы картина мисалында да ышанырга була. «Илдус Мортазинның иҗаты формалашуга татар халкының бай гамәли-бизәү сәнгате йогынты ясаган», – дигән ул. «Аның һәрбер иҗат шәлкеме күп өлештән торган эпик әсәр кебек», – дип фикерен дәвам иткән. «Картиналары төсле симфонияләр сыман», – диюе дә бик дөрес. «Илдус Мортазин картиналарында реализм гамәли бизәү сәнгатенә хас шартлылык һәм Европа постмодернизмы кысаларындагы төсләр символизмы белән бергә бәйләнгән», – диюе дә кызык. «Рәссамның иҗаты нечкә колорит, зыялылык, милли төсмер белән бүтәннәрдән аерылып тора», – дигән сүзләре дә дөреслеккә туры килә.

Илдус Мортазин иҗатының тагын бер зур катламы – милли тарихыбыз. Рәссам тарихи картиналарын Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре белән киңәшеп иҗат итә. Китап киштәсендәге җиде томлык «Татар халкы тарихы» да һәрвакыт ярдәмгә килә. Рәссамның бу төр картиналарында да һичбер хәвеф күрмәссең, алар да «Сабан туе» шәлкеме кебек бәйрәмчә төсләр белән башкарылган. Көчле хәрәкәт хисе биредә дә бар. Тарихи картиналарының исемнәре күңелдә сорау уята. «Атта йөрү», «Әйбәт хәбәрләр», «Кыр чәчкәләре», «Су өсте», «Чишмә. Зур елганың башланган урыны» дигән ул. Исемнәренә караганда, болар тарих турында түгел кебек. Гәрчә бу картиналарның һәркайсында батыр егетләр, уктан атучы тапкыр кызлар сурәтләнсә дә. Гомер буе татар турында «вәхши», «ерткыч», «кыргый» кебек һәм башка кимсеткеч сүзләрне ишетеп туйган бит инде һәммәбез. Рәссам батырларыбызны, укчы кызларны, хан-ханбикәләрне матур тирәлектә ярымреалистик, ярым-декоратив алымнар белән сурәтләп, татар халкының табигатендә матурлык, затлылык, нәфислеккә тартылу ятканын исбатларга тели булса кирәк.

Хәрәкәтле, бәрәкәтле, кояшлы иҗат иясе

Нинди тарихи сурәт һәм Сабан туе турында картина аттан башка булсын?! Илдус Мортазинның атлары исә бик оста тасвирланган! Юкса бериш кылкаләм осталарының иҗат эшләрендә әллә нинди имгәтеп ясалган бахбайларны да күрергә туры килә. Кайсының сурәтендә атның аягы кыска, кайсыныкында гәүдәсе кирәгеннән артык озын була, башы кечкенә, борыны таза бахбайларны да очраткан бар. Атларны сурәтләү рәссам халкыннан үзенә бер төрле осталык сорый. Бу җәһәттән Мортазин күпләрдән алда. Авылдан тугыз яшеннән китсә дә, авыл белән араны өзгәне юк аның. Бигрәк тә Чистай районы Дүртөйле авылына бик еш кайтып йөри. Анда исә Хафиз абзыйның егерме баласы һәм аларның балалары, оныклары гына да ярты авылны тәшкил итә торгандыр. Госман абыйсы ат караучы булып эшли. Илдуска аңа һәм әнисенең туганнан туганнарының балаларына ияреп төннәрен ат көтәргә еш туры килә. Рәссам ясаган ат эскизларын бер-берсенә ябыштырып чыксаң, Жир шарын әллә ничә мәртәбә әйләндереп чыгарга җитәр иде, мөгаен. Осталык әнә шулай күп еллык күнекмәләр белән килә. «Тарихи картиналарымда борынгы тормышны реконструкцияләргә тырышмыйм, рухи халәтне чагылдырырга телим. Картинама карагач, тамашачыда үткәннәрне өйрәнергә теләк тусын дип омтылам», – дип аңлатма кертте рәссам үзе.

Бию сурәтләрен аерым телгә алмыйча мөмкин түгел. Андагы хәрәкәткә шаккатмалы! Кызлар күлмәкләренең җилфердәве, толымнарның һавада вальс ясавы, кулларның нәфис хәрәкәтләрен күреп, нигә мин дә биюче булмадым икән, дип, әллә ничаклы тамашачы уйлап куйгандыр. Татар, башкорт, рус, үзбәк, якут биюләре... Бу сәнгать төренә рәссамның мәхәббәте күптәннән, Чаллы сәнгать училищесында укыган еллардан килә. Анда биюче студентларның концертларын күреп, биһуш булганнарын бүген дә сагынып сөйли ул.

Җыеп кына әйткәндә, милли төсләр балкышыннан, реализм һәм импрессионизм кушылмасыннан үзенә бер төрле матур, истә кала торган, бүтән рәссамнарныкыннан аермалы бер сурәтләү стиле барлыкка килгән. Илдус Мортазинның картиналары матурлык хисе тәрбияли, күңелләрдә өмет уята, ә иң мөһиме, тамырларыбызга әйләнеп карарга өнди. Хәрәкәтле, бәрәкәтле, кояшлы иҗат иясе ул Илдус Мортазин!

  • «Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 2
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи