Әдәби мирас Уку өчен 6 минут

Мөдәррис Әгъләмов «Мин әйттем!..»

Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Башкортстанның Ф.Кәрим һәм Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби премияләре иясе Мөдәррис Зөфәр улы Әгъләметдинов 1946 елның 13 октябрендә республиканың хәзерге Зәй районы Биш Субашы авылында туа. Әсәрләре 1959 елдан басыла башлый. Казан университетында укый. Мәктәптә тарих фәнен укыта. 1974 елдан профессиональ язучы сыйфатында әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә. 2006 елның 26 ноябрендә вафат була.

Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Башкортстанның Ф.Кәрим һәм Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби премияләре иясе Мөдәррис Зөфәр улы Әгъләметдинов.
Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Башкортстанның Ф.Кәрим һәм Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби премияләре иясе Мөдәррис Зөфәр улы Әгъләметдинов.

Җылы эзләп

Су өсләре, әнә, тимгел-тимгел –

Кабан күле ята шадраланып;

Күксел дулкыннары егылалар

Ярга барып.

 

Җылы эзләп ярга йөгерәләр,

Йөгергәндәй учак тирәсенә.

Ашыгудан капкан сулышлары,

Күкрәкләре еш-еш күтәрелә.

 

Җылы эзләп көзге киңлекләрнең

Канат җилпи барча тарафлары;

Сикерәләр җиргә җылы эзләп

Чаганнарның елгыр яфраклары.

 

Трамвайга кошлар килеп керә,

Аерылып калган гарип кошлар…

Көз – озату чоры.

Моңсу гына

Озатып кала көзге тукталышлар.

 

Көз – озату чоры. Торналарның

Канатларын тоя Сөембикә…

Кремльнең ап-ак стенасы

Киноэкран кебек:

Көзге күктә

Нинди кошлар, нинди болыт уза –

Һәммәсен дә тора чагылдырып.

(Хет булмаса, килер буыннарга

Сәер сурәтеңне калдыр, болыт!)

 

Сүрәнләнә кояш, сүрәнләнә,

Үз-үзенә җәелеп, эреп бара.

Бөтен дөнья ашыга…

Бөтен дөнья

Җылы эзләп кышка кереп бара…

 

Тукталыш

Аккош күлендәге утыз ел –

Утсыз төннәрем булды,

Котсыз көннәрем булды,

Уйсыз вакытым булмады.

Тамырлар кузгатылды…

Бушка узган көннәремдә

Шигырь дә онытылды.

Югыйсә кергән идем бит

Атлап кыюсыз гына –

Табага салган май сыман

Сыза да җаным сыза…

Узганына үкенмимен,

Үкенәм узасына.

...Хәтер, үткәнемә кайтып,

Аяк баса еш кына

 «Аккош күлендә яшәвең

Бу бит тукталыш кына, – ди, –

Бу бит тукталыш кына...»

 

Мин табышмак чишәм нәселемә

Яралганмын кара туфрагымнан,

Идел-судан, халык җырларыннан.

Ак яулыклы татар карчыгының

Яргаланып беткән кулларыннан.

Бәйләр өчен җыйган учмалардан,

Көлтәләрдән учма булып кына

Безгә килеп җиткән кыйссалардан.

Яралганмын җил-давыллар узып

Исән калган агач башларыннан,

Диварларга нигез булып яткан

Истәлекле кабер ташларыннан.

Яралганмын халык иҗат иткән

Табышмактан, әйе, табышмактан…

Әткәм хыялланып эзләп йөргән,

Җавап итеп әнкәм мине тапкан.

Тапкан, табышмакка җавап итеп, –

Шулай тапкан әткәм эзләгәнен…

Тик барыбер бер табышмак булып

Калган минем һәрбер күзәнәгем.

«Үзе атлап йөрсен, дөнья күрсен», –

Еллар минем аяк-кулны чишкән;

Яралганмын кара туфрагымнан,

Идел-судан, халык җырларыннан.

Хәзер инде дөнья, чишәр өчен,

Үз алдыма табышмаклар куйган.

Мин дә җавап эзлим әткәм кебек,

Мин табышмак чишәм нәселемә.

Аяк-кулын вакыт чишәр аның,

Сөйләр телен кемнәр чишәр менә…

...Мин табышмак чишәм нәселемә.

 

Татар көрәше

Ир-атларны көрәш кырларына

Озатты да халык

Түкте яшь…

Юк, утыз ел түгел,

Өч йөз еллап,

Дүрт йөз еллап бара бу көрәш…

 

Ил бәхете,

Ил шатлыгы өчен

Канга батты күпме сөлгеләр…

Ир канына баткан сөлгеләрне

Байрак итеп кенә элделәр…

 

Шул байраклар безне әйдәп барды

Йә фронтка,

Яки «ГУЛАГ»ка…

Тарих безне алып китәр сыман

Чиста көрәш булган – еракка.

 

Юк, еракта түгел безнең тарих,

Саный китсәң – мең гасыр гына…

Аның рухы

Татар көрәшедәй

Баса безнең кан басымына…

 

Безнең халык төптән чөгендерне

Йолкып алган кебек түтәлдән,

Бар кодрәте белән йолкып алып,

Аяк ычкындырып күтәргән.

 

Ул калмаган булган тездә шуып

Очко җыеп хәрәмләшүгә –

Кара еллар алып килгән безне,

Кара еллар

Бу көрәшүгә…

 

Мөстәкыйльлек шулай килер дисәк,

Бу алдавыч мираж – бу рәшә…

Һәм әйтәчәк халык күздә тотып:

Разве халык шулай көрәшә…

 

Ул, без шаһит, баш күтәргән милләт

Һәм илләрнең бил алышына –

Күрәсезме, әнә шул көрәштә

Күзгә карап ил алышына…

 

Үзгәрә бит Татарстан йөзе –

Кешеләрнең йөзе үзгәрә –

Сөлгеләрдә ир-атларның тире,

Хет кырыкка аны өзгәлә.

 

Беркайчан да онытмагыз, диеп

Оран сала тарих киңәше:

Утыз еллык,

Өч йөз еллык түгел,

Мең гасырлык татар көрәше –

Мең гасырлык!

 

Мин әйттем

...Стенага терәп сорый

Кирәк – тамагы киң аның Кирәкнең…

Рәсәй кешесе дә кеше кебек

бер яшәргә тиеш:

– МИН ӘЙТТЕМ!

 

...Тыелып торган чишмәләр күп иде,

рәхмәт, Заман, ачтың, киңәйттең…

Калганнары миннән соңгыларның

әйтер сүзен көтә:

– МИН ӘЙТТЕМ…

 

...Бер дә гаҗәп түгел яманлыкка

әйләнүе яхшы ниятнең…

Яманлыкның гына

яхшылыкка

әйләнүе булмас:

– МИН ӘЙТТЕМ!

 

...Үз яры бар хәтта тал-тирәкнең,

ник булмасын һәрбер йөрәкнең…

Эзләп, табып, югалтып ла кара –

син дә саргаерсың:

– МИН ӘЙТТЕМ!

 

...Еламаска өйрәтүең белән

шигырь язарга да өйрәттең…

Рәхмәт, язмыш, илгә һәм халыкка

әйтер сүзле иттең:

– МИН ӘЙТТЕМ!

 

...Тарту безнең нәселдә юк иде,

ә мин, җүләр, байтак көйрәттем…

Илне яклап көрәшмәгәннәргә

илне тарту хәрам:

– МИН ӘЙТТЕМ!

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи