Тарихи мирас Уку өчен 1 минут

Сүз һәм сурәт

Әлеге рәсем турында вакытында Сибгат ага да язып чыккан иде инде. Шигырьгә бездән алда килгән «тыйнак, әдәпле Илдар Юзәйләр, Шәүкәтләр буыны» белән чагыштырып, иҗат түгел, үҗәт холык, яшәү рәвеше, иҗа...

Әлеге рәсем турында вакытында Сибгат ага да язып чыккан иде инде. Шигырьгә бездән алда килгән «тыйнак, әдәпле Илдар Юзәйләр, Шәүкәтләр буыны» белән чагыштырып, иҗат түгел, үҗәт холык, яшәү рәвеше, иҗатны күрсәтә белү «стиле» буенча үзгәлегебезне күргән, күрсәткән иде.
Барлык хыяллар уртак булган, җырдагыча, «тал тамырлары кебек үскән» бергә чаклар, матур чаклар сагындырмый димени! Шуңа да, ХХ гасырны озатканда:
Алтмышынчы еллар! Шигъри табында
Без, «биш йолдыз», тостлар чөйгән чагында,
Ант эчтек бит – һаман тугры калырга
Гасыр ахырында һәм... аргы ягында?! –

дип язган идем мин.
Дөрес, бергә-бергә киңәшеп, Бауман урамындагы фотоатель­е­га кереп, Сибгат аганы да чакырып, истәлек өчен шушы рәсемне алдырганда мондый уй-фикерләүләр юк иде әле. Алда – өметләр, шигъри хыял һәм бәхетләр вәгъдә иткән Мәңгелекне генә күрә идек. Мәңгелек – шул ук, без генә олыгайдык. Ә фото – гел яшь кала...
#Рәдиф Гаташ #Яңалыклар

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи