Яшь-җилкенчәккә бик борынгы булып тоелган заманда, хәзерге вакытта һәр журналистның эш өстәлендә торган ноутбук, компьютер ише язу әсбаплары әле төшкә дә кермәгән чакта, Татарстан радиосында, башка барлык редакцияләрдәге кебек үк, ишегенә «Машбюро» дип язылган кабинет бар иде.
Анда элитар кешеләр – машинисткалар эшләде. Журналистлар монда итагать белән генә керә, хөрмәт белән генә сөйләшә. Дикторлардан укыту өчен әзерләнгән хәбәрләр, тапшыру текстларының кулъязмалары шушында машинкада бастырылып, басма текстка әверелә. Яңа килгән яшь корреспондентлар өчен бу бүлмәгә керү – үзе бер имтихан, чөнки синең язганнарыңа иң беренче һәм үтә дә катгый бәя машинисткалар тарафыннан куела.
Мин радиога эшкә килеп, беренче тапшыру өчен текст язып утырганда, бүлмәгә бер өлкән журналист кереп: «Нәрсәгә баш катырасың, әнә, урамнан берәр таракан тотып алып кер дә, карага манчып, кәгазьгә җибәр. Арлы-бирле чабып йөрер, кәгазь бите чуарланып беткәч, Наҗия апаңа тапшырырсың, шул «кулъязмадан» менә дигән текст язып куячак ул», – дигән иде. Бик тиздән бу шаяртуның эчендә зур дөреслек булуы аңлашылды. Чыннан да, Наҗия апа Моратова кеше язганны бастырып утыручы гади машинистка гына түгел икән. Күп еллар буе текстлар белән эш итү нәтиҗәсендә ул инде татар һәм рус телләренең грамматикасын, стилистикасын камил дәрәҗәдә үзләштергән, теләсә кайсы журналистның язмасын редакцияли алырлык оста мөхәррир булып җиткән. Редакциядәге барлык текстлар аның кулы аша үткәнлектән, ул республикадагы вакыйгаларны да, тапшыруларның каһарманнарына кагылышлы мәгълүматны да зирәк хәтеренә сеңдереп барган. Грамоталы һәм хатасыз баса торган машинистка буларак, аның даны яшь чакларында ук бөтен Казанга таралган. Прозаиклар, шагыйрьләр үзләренең әсәрләрен аңа ышанып тапшыра торган булган. Хәзерге вакытта классик дип аталучы әдипләрнең романнарын кулыгызга алсагыз, белеп торыгыз: аны машинкада Наҗия апа язган булуы бик тә ихтимал. Берзаман калын күзлекле профессорлар, фән юлында беренче адымнарын ясаучы яшь галимнәр дә гыйльми хезмәтләрен алып килә башлый. Текстларны күчереп бастырганда белем җыя бара Наҗия һәм берзаман үзе дә ким дигәндә фәннәр кандидаты дәрәҗәсендәге энциклопедик мәгълүмат туплаган шәхес булып өлгереп җитә.
Безгә, радио хезмәткәрләренә, Наҗия апа белән бергә эшләү үзе бер рәхәт, мәртәбә иде. Бигрәк тә ул яшь журналистларга карата хәерхаһлы булды. «Болай язарга кирәк!» – дип, акыл сатмый ул. «Мондый текст буламыни инде?!» – дип, тәнкыйтьләп тә түбәнсетми. Фәкать аларның кулъязмасын бастырганда берочтан кирәгенчә редакцияләп бара. Соңыннан яшь журналист үзенең язганнары белән Наҗия апа әзерләп биргән текстны чагыштырып карый да, үзе төшенә. Төшенмәгәннәре дә булгандыр, андыйлары радиода озак эшләмәде. Менә ничек өйрәтә иде яшьләрне Наҗия апа. Гомумән, гомер буе үтә дә тыйнак, кешеләргә карата мәрхәмәтле, ачык йөзле, тәмле сүзле булды ул. Хәзер дә нәкъ шундый.
Күңелләрне җылыткан очрашу
Хәзер дә дигәннән, күптән түгел 90 яшьлек юбилее көнендә, Наҗия Моратова безне өенә кунакка чакырды. Шаккаттык: ул тамчы да үзгәрмәгән! Нәкъ элеккечә көр күңелле, зирәк хәтерле, ихлас, җор сүзле. Болар аның бераз гына олыгаеп китүен сиздерми дә диярлек. Мәҗлестә радиобызның имамы (Мөхәммәдия мәдрәсәсен тәмамлаган Газизҗан Вахитовны без шулай дип, хөрмәт белән атап йөртәбез) Коръән аятьләрен укыды, мул табында хатирәләр яңарды, тормыш юлдашы Мидхәт ага белән «Пар канатлар» тапшыруында катнашып йөргән чакларын искә алдык.
Әлеге тапшыруны 2008 елда журналист Рәзин Нуруллин Моратовларның гаилә коруына 50 ел тулу уңаеннан әзерләгән иде. Бу язмага игътибар итүебез юкка гына түгел, чөнки анда Наҗия апаның тормышы, мәхәббәт тарихы, радиодагы эшчәнлеге дә әйбәт яктыртылган.
Язмышына язылган һөнәр
Татарстан радиосында яңгыраган әңгәмәдән кайбер мәгълүматларны сөземтәләп алыйк:
Наҗия Моратова 1936 елның 27 августында Биектау районының Айбаш авылында дөньяга килә. Ул итәк баласы чагында ук әтисе үлеп китә. Ярым ятим кыз сугыш чорының бөтен авырлыкларын кичереп үсә. «Казанга килеп яши башлагач кына минем бәхетем ачылды, – дип сөйли ул әлеге әңгәмәдә. – Минем укытучы буласым килгән иде. Мәктәптә гел «бишле»гә укыдым, татар телен ярата идем. Әмма язмыш башкача хәл итте. ФЗӨда, аннары училищеда укып, Мех комбинатында эшли башладым...»
Әнисенең өлкән яшьтәге туганнарында тора Наҗия. Үз йортлары белән яшиләр, эш күп. Көн саен таңнан 5-6 көянтә су ташып, малларын караша, меховойга да иртәнге җидегә эшкә барып җитәргә кирәк. Яшь гомере әнә шулай мал абзары белән комбинат арасында сиздерми генә үтә тора. Гаилә кору, үзенә пар сайлау турында уйларга вакыты да юк аның.
Көннәрнең берендә үзе торган туганнарының киленнәре, Зөләйха апасы, әйтә куя: туганымның улы күптән түгел армиядән кайтты, бик акыллы, булдыклы егет. Өйләнергә йөри, кешегә хезмәт итеп яшәгәнче, әйдә, яшең җиткән, чык син аңа кияүгә, ди.
Мидхәт белән Наҗиянең мәхәббәт тарихын, алар ир белән хатын булып кавышканчыга кадәр араларында булган кызыклы һәм хәтта мәзәк хәлләрне сез тапшыруны тыңлап, аларның үз авызыннан ишетерсез. Шунысын гына языйк: бер елдан бәхетле гаиләдә кызлары Миләүшә, тагын бераздан Резедә дөньяга килә. Авылдагы ялгыз әнисен дә үз яннарына сыендыралар. Ул бакыйлыкка күчкәч, берничә ай эшләми торырга туры килә Наҗиягә. Ләкин вакытын исраф итми, машинисткалар әзерли торган курсларга йөри һәм, үзе дә сизмәстән, язмышына язылган һөнәрне үзләштерә.
Беркөнне радиодан игълан ишетә: татар телендә яхшы эшли торган машинистка таләп ителә икән. «Никтер барасы иттем, күңел нидер сизенде, – дип искә ала ул чакларны Наҗия апа. – Мине радио җитәкчесе Фәтхи ага Фазылҗанов, өлкән машинистка Суфия апа каршы алды. Текст бастырып эшләтеп карадылар. Хата юк. Эшем ошады. Шулай итеп, 1967 елда радио коллективына килеп кердем. Әмма ул вакытта мин бик оялчан, бик куркак идем. Тәүфыйк Сәгыйтов, Роберт Гатауллин, Наил Гыйззәтуллин кебек атаклы редакторлар килеп керсә, аларның карашларыннан ук югалып кала идем. Алар ачуланмыйлар, дөрес. Әмма бер биттә өч хата китсә, текстны кабат бастырталар иде. Пропаганда бүлеге мөхәррире Нәҗибә апа Аппакова миңа бик акыллы киңәш бирде: «Син гәҗит укы, Наҗия, күп укы», – диде. Шулай эшләдем дә, газета-журналлар, китапны да су кебек эчтем. Эшкә өйрәнгәндә Нәҗибә апаның киңәше нык ярдәм итте.
Радиодагы эшемне бик яраттым. Бер гаилә балаларыдай дус-тату булып эшләүче ихлас җанлы хезмәттәшләремне яраттым. Татарстан радиосы ул һәрвакыт туган телне, моңны саклаучы булды. Шушы олы эшләргә минем дә өлешем керде, дип сөенеп яшим...»
Хөрмәтле укучылар, әйдәгез, Наҗия апаның юбилее уңаеннан изге теләкләр теләп, тапшыруны тыңлыйк. (16+)
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала