Остазым Вахит ага Хаковка багышлыйм.
...Кырык алтынчы елның язы иде.
Дүрт ел буе дөньяның төрле кыйтгаларында фашистларга каршы сугышларда катнашып, соңыннан япон самурайларын җиңгән совет солдатлары утырган состав Көнбатышка таба юл алды.
...Туф-туф, туф-туф... Поезд көпчәкләренең тигез, бертуктаусыз тавышына колаклар күптән күнегеп беткән булса да, бүген алар башкачарак яңгырый сыман. Чух-чух... Чык-чык... «Чык! – диләр алар солдатка. – «Чык та өеңә кайтып кил! Сикереп төшеп кал! Туган авылың, газиз әткәң яшәгән җирдән үтәсең! Алар белән күрешми, сөйгәнеңнең җылы сулышын тоймый ничек үтеп барасың! Боз йөрәк син, туң йөрәк! Чык! Чык-чык!» Сугыш кырларыннан кайтып килгән солдатның йөрәге аның саен үрсәләнә, аның саен күзләрен каплаган томан аркылы тәрәзә пыяласына текәлә. Никадәр юл үтте ул, никадәр газап күрде... Әле бит аңа унтугыз яшь кенә... Язларның нибары унтугызы гына аныкы... Ни өчен бу каһәр суккан сугыш аның язларын урлады соң?! Ни өчен аның яшьлегенә туры килде бу мәхшәр?! Инде менә, барысы да бетте дигәндә генә, аны, туган авылына борылып карарга да ирек бирми, каядыр Көнбатышка алып баралар. Сугыш бетте бит, бетте! Солдат өенә кайтырга тиеш... ЧЫК-ЧЫК... ЧЫКЧЫК... Тәрәзә пыялалары тагы томанга каплана, кояш, күрәсең, офык астына тәгәрәп киткән инде... Җир өстенә әкрен генә, сиздермичә караңгылык иңә.
Солдат, тәрәзәдән аерылып, аркасына әйләнеп ятты. Вагон үзе кебек солдатлар белән шыплап тулган. Олырак яшьтәгеләр, җиңелчә яралылар тын гына ятып торалар, я булмаса, утырган җирдән генә үз уйларына чумганнар. Дәшмиләр. Алар өйләренә кайталар. Күңелләрендәге шатлык әйтеп бетергесез, тик сугыш кырларында ятып калган, газиз өйләренә кайтып, якыннары белән күрешү бәхетен татый алмаган иптәшләренең хәсрәте тынгы бирми, күрәсең. Бәлки, алдагы күрешү мизгелләрен күз алдына китерергә тырышып, хыялга чумганнардыр... Ә яшьрәкләр кәрт суга, шаркылдашып көлә, мәзәкләр әйтешә. Боларның күңелендә яшьлек шаулый. Әле алар хезмәт итү вакытын да тутырмаган, аларны әле алда яңа юллар, яңа кыенлыклар көтә. Алар сугыштан соң халыклар тынычлыгын сакларга тиеш. Монголиянең сусыз чүлләрен аркылы кисеп чыгып, Кытай тауларында япон самурайлары белән бәрелешкән яшь солдатлар кыйтганың икенче ягына күченә. Монголиядән чыгып киткәндә йөрәкләрдә шатлык иде. Ни дисәң дә, поезд аларны туган якка таба алып кайта. Иртәгә таңда алар Казан станциясендә туктаячак. Ә аннан соң состав Зөя буе, туган авылы яныннан узачак... Солдат сыкранудан күзләрен йомды. Их, башка юл юк микәнни бу Европага?! Ул яңадан Гоби чүлендә бер тамчы суга тилмереп, дошман белән сугышып йөрергә әзер, яңадан Хинган тауларында коеп яуган яңгыр астында тайгак үткелләрдә самурайлар белән бил алышырга әзер, тик поезд бары бер тәүлеккә генә Зөя буенда туктасын иде... Бер сәгатькә генә... Чыкчык...чык-чык... ...Солдат күңеле үрсәләнүдән нишләргә белмәде. Әле чалкан ятты, әле йөзтүбән капланды, уңга, сулга борылды. Төн уртасы узып бара. Вагон тынган. Солдатлар барысы да татлы йокыда. Ирләрчә изрәп, уянмаслык каты йокыга чумган солдат халкы. Һавага борыннар күнегеп беткән ачы тир исе эленгән, анда-монда каты гырлаган тавыш кемнеңдер сак йокысын кисә, кемдер борсаланып ала да яңадан тынып кала... Кемдер ыңгырашып куя – өндә күргән мәхшәр төшкә дә кереп газаплый. Шактый озак туктамый баралар бугай инде. Менә тәрәзәләрдә таң сызылды. Солдат түзә алмады, туган ягының таңын тәрәзәдән генә булса да күрим дип, тамбурга чыкты. Шуны гына көткәндәй, поезд үзенең йөрешен киметкәннән-киметте, тәгәрмәчләр, салмак ритмга тиз генә күнегә алмагандай, озак кына чыелдап әйләнә башладылар... «Чыйыйк... чый-ыйк.... Чый-ыйк... чый-ыйк...» Әйләнделәр-әйләнделәр дә тәгәрмәчләр, соңгы тапкыр ыңгырашып, туктап калдылар. «Ч-ы-ы-ык... Ч-ы-ы-ык...» Янәшәдәге купедан дежур старшина күренде.
Тулы язманы «Мәдәни җомга» газетасының 35 нче саныннан (11 сентябрь, 2026 ел) укый аласыз.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала