Шагыйрә, журналист, җыр текстлары авторы («Болыт», «Юк, җитмәде миңа синле гомер» һ.б.) Эльмира Дамир кызы Җәлилова 1979 елның 5 декабрендә Татарстанның Актаныш районындагы Яңа Әлем авылында дөньяга килә. Казан дәүләт университетында югары белем ала. Китаплары: «Кыз күңеле», «Яратулы еллар», «Төнге кояш», «Икебезгә бер гомер». Казанда яши.
Усал идем…
Кем өчендер мин бик усал идем!
Усал булмый кая барасың?!
Колач җәеп каршы алмый шәһәр
Саф күңелле авыл баласын…
Ак хыяллар төяп чемоданга,
Ал күзлекне элеп борынга,
Уналтыда чыгып киткән идем
Таш калага студент булырга!..
Ничек югалмаган шул юлларда?!
Исең китеп, хәйран калырлык.
Төс-биттә дә, сөйләмдә дә безнең
Ярылып ята иде авыллык…
Ни язы юк, ни кышы юк шунда –
Табалмадым ямен каланың…
Ниләр эзләп монда килгәнмен дә,
Ниләр көтеп монда калганмын?!
...Хәер, һәрбер битен күз яшьләре юды
Кич утырып язган хатларның:
“Кайтып китәм таш каланы ташлап,
Һичьюгында сыер савармын!”
...Әй, искә төшсә юләр студент чаклар
Бер еларсың... шашып көләрсең:
Ни телефон, ни бер таныш җан юк –
Акчаң бетсә, ачка үләрсең!
Үлмәдек шул! Үлүче без түгел!
Шуңа да без авыл баласы!
Тулай торак... Бәрәңге һәм ипи…
Майсыз чыжлый студент табасы!
Бары – бергә, югы уртак булды,
Туяр-туймас “әппәр” укылды!
Тормыш мәктәбе ул тулай торак –
Тиз ныгытты сыек буынны!
Хәтеремдә трамвай-троллейбусны
Аералмый елап йөргәнем…
200 чакрым ара. Бала ялгыз.
Ничек түзгән әни йөрәге?!
Елый-елый хатлар яздык һәр көн.
...Һәм төпләнеп калдык калада…
Тамак та тук! Өс тә бөтен бүген!
Ак май чыжлый кайнар табада!..
Ә җан тулы – авыл! Бар булмышка
Авыл тирәнлеге салынган!
Һәр талантлы Кеше – авылныкы!
Илбашлары чыга авылдан!
Усал дисез! Бардыр усаллык та…
Рух ныгыган! Юаш булалмыйм!
Кала ала! Кеше булып кала!
Авыл балалары югалмый!
Кадерле мизгел
(Фирзәр Мортазин көе)
Дөнья куып гомер үтә,
Онытыла дус-туган.
Яшәүнең һәрбер мизгеле
Мәшәкать белән тулган.
Яшик әле, яшен булып, ут булып,
Бу дөньяда гомердән дә
Кадерлерәк берни юк.
Туктап бер тын алыйк әле,
Онытыйк мәшәкатьне.
Дус-туган белән күрешик,
Яңартыйк мәхәббәтне.
Гомер ташкындай ургый да,
Үтә ул сизелми дә.
Фанилыкта безнең яшәү
Бер татлы мизгел генә.
Яшик әле, яшен булып, ут булып,
Бу дөньяда гомердән дә
Кадерлерәк берни юк.
Бу дөньяда гомердән дә
Кадерлерәк берни юк…
Карлы-бозлы яңгыр
(Вил Усманов көе)
Карлы-бозлы яңгыр,
Тәрәзәмә кагыл,
Синең тавыш басар сагышны.
Икәү бергә көткән
Ләйсән яңгыр явып үткән,
Яңгыр ява – көзнең сагышы.
Карлы-бозлы яңгыр,
Битләремә кагыл,
Керфек-кашларымны бизә син!
Сизгән идем алдан,
Йөреп озын-озак юлдан,
Яңгырлардан синең бизәсең.
Карлы-бозлы яңгыр,
Кулларыма кагыл,
Туңса – туңсын, әйдә, өшесен.
Күңелем җылыткан,
Сөюдән ярсып елаткан
Иң кадерле, изге кешем син!
Җанымда яз булып кал әле
(Фирзәр Мортазин көе)
Бу ярсу биләде җанымны,
Бу ярсу давылдан көчлерәк.
Ничә ел яшәп тә сөюне
Белмәгән икән бит бу йөрәк.
Утка сал, суга сал син мине,
Үзең дә бер дөрләп ян әле.
Үземә булмасаң булмассың,
Җанымда яз булып кал әле.
Башларым әйләнсен сөюдән,
Син мине бәхетле ит әле.
Янымда калмасаң калмассың,
Яндырып булса да кит әле.
Син мине яшәрттең, яшьнәттең,
Теләмим ярсуның тынганын.
Күрмәсәм мин сине, дөньядан
Яратмый китәсе булганмын.
- «Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала