Тугандаш Башкортстан Республикасында яшәүче талантлы каләм иясе, Туймазы-Төмәнәк кызы, татар шагыйрәсе Наилә Миңнеханова – Татарстан Язучылар берлегенең җиң сызганып, илһамланып иҗат итүче иң актив әгъзасы.
Быел инде аның өченче (!) китабы дөнья күрә, Аллаһының рәхмәте! «Каләм яктысында ай туа», «Җилләрнең көмеш ялы» һәм, ниһаять, «Җир сулышын тоям үземдә» җыентыгы! Юк, китап исемнәре генә түгел, аларда урын алган һәр шигырь – кабатланмас, хикмәтле һәм гаять үзгә. Каләм иясенең иҗаты, татар әдәбиятының феномены булып, әллә каян гаҗәеп яктылыгын таратып тора. Фотография сәнгате белән шигърият жанрын берләштерү бигрәк тә шаккатыра. Бу – дөньяга күпьяклы караш, фикерләүнең иң югары дәрәҗәсе дип атала. Наилә ханым өчен җиһан – күпкырлы асылташ кебек, аның кайсы ягына гына күз салмасын, шагыйрә үз сүзен әйтә, үз фикерен җиткерә, хакыйкатькә илткән нәтиҗәләрен чыгара. Әмма шунысы анык: асылда, ул – искиткеч матурлык, яхшылык, дөреслек, шул ук вакытта төрле каршылыклар, тәҗрибә туплау, сыналу, сабак алу, иманны һәм рухны ныгыту мәйданы да.
«Җилләрнең көмеш ялы» китабында, автор үзе әйткәнчә, аның «кышкы» шигырьләре урын алса, «Җир сулышын тоям үземдә» – җәйге әсәрләрен берләштерә. Һәр икесендә дә авторның үзенчәлекле табигать күренешләрен, әйләнә-тирә дөнья хозурлыгын чагылдырган фотолары һәм әлеге сурәтләр тәэсирендә туган шигырьләре урын алган.
«Җир сулышын тоям үземдә» (Казан, «Ихлас» нәшрияты) җыентыгында шагыйрә кеше һәм табигать, адәм баласы һәм тормыш, кеше һәм Аллаһ бердәмлеген шул дәрәҗәдә нечкә тоя ки, ул, бүгенге заманның философы булып, укучы каршына килеп баса. Халкыбызның меңәр еллар дәвамында буыннан-буынга күчеп, сакланып килгән җор теллелеге, акылы, тапкырлыгы-зирәклеге булсынмы, Аллаһ кушканны үтәп, динебез юлында илаһи яктылыкка таба, каршылыкларны җиңә-җиңә, туры юлдан баруы булсынмы, дистә гасырлар буе атабабаның гүзәл җирендә, туган туфракка ун тырнагыңны батырып, нигез белән изге бәйләнешләрне саклап, бәхет дулкынында тирбәлеп тә, утлар-сулар кичеп тә көн итүе булсынмы – барысы да Наилә Миңнеханованың шушы китапта урын алган ихлас һәм төпле шигъриятен ассызыклый. Биредә каләм иясенең тормышы халыкныкы белән, дөньяда, табигатьтә барган төрлелекләр, үзгәрешләр илә бәйләнеп китә. Әйе, беренче чиратта, үз җиреңдә, үз өеңдә, табан астыңда туган туфрак җылысын тоеп, бакча тутырып чәчәкләр, яшелчә, җиләк-җимеш үстереп, җәйнең ямьле эссе көннәрендә, эштән арып, күшәккә, ягъни беседкага чыгып, туган якның иркен кырларында үскән шифалы үләннәрдән үз авылыңның саф чишмә суларында әзерләнгән чәйләрен авыз итеп, шушы гүзәллеккә сокланып, хозурланып, дөнья мәшәкатьләрен беразга булса да артта калдырып, җир сулышын тоеп, берара онытылып, шигърият дәрьясына чумып, илһамланып утыруга ни җитә! Шушы мизгелдә хис һәм акыл, берсе белән берсе узыша-узыша, каләмгә – илаһи галәмгә юл ача. Чыннан да, җир сулышы, тулышып, югары шигърияткә әверелә!
Наилә Миңнеханованың матур да, серле дә, якты да, сагышлы да, хисле дә иҗат дөньясына рәхим ит, хөрмәтле укучым!
Наилә Миңнеханованың шигырьләрен «Мәдәни җомга» газетасының 35 нче саныннан (11 сентябрь, 2026 ел) укый аласыз.
- «Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала