Сүзем халкыбызның данлыклы улы, язучы, күренекле җәмәгать эшлеклесе Нурихан Фәттах (1928-2004) турында. Аның хакында күп язылды һәм әле язылачак та. Мин исә шушы язмамда аның турындагы кайбер фикерләрем белән генә уртаклашмакчы булам.
Әгәр дә мин шушы күренекле һәм үзенчәлекле шәхес белән кулга-кул тотынышып яшәдек дисәм, әллә ни ялгышмамдыр. Заманында аның белән шактый гына аралашып тордык. Бергәләшеп милләтебез язмышы турында озаклап сөйләшеп утыра идек. Күңелемдә ул чын мәгънәсендәге милләтпәрвәр, гаҗәеп сәләтле, халкыбызның тарихын барлап торучы шәхес булып саклана. Ул археологик экспедицияләрдә катнашып һәм төрле рәвештәге тарихи чыганаклар белән кызыксынып яшәде.
Аның өчен Татарстан, халкыбызның бүгенгесе һәм киләчәге беренче урында иде. Казанда яшәп, Язучылар берлегендәге каләмдәшләре белән бергә Бөтендөнья татар конгрессы үткәрә торган чараларда катнашып, тормышыбызга үз өлешен кертеп торды. Мин, ул вакытта конгрессның башлыгы буларак, боларның шактыен күреп тордым.
Нурихан Фәттах эшчәнлеге белән республика үсешенә үз өлешен кертә килде, берсеннән-берсе затлы әсәрләр иҗат итеп яшәде. Аның халкыбыз яратып укый торган «Итил суы ака торур», Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булган «Сызгыра торган уклар»ы гына да ни тора. Ул – балалар язучысы да: алар өчен «Тегермәндә» (1957), «Өч туган» (1961) кебек әсәрләр язган. Нурихан Фәттах юкка гына Татарстанның халык язучысы исеменә, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булмаган.
Аның әсәрләрендә беренче урында халык язмышы, адәм балаларының көнкүреше, кичәгесе һәм бүгенгесе. Анда борынгы чорыбыз да, күз алдыбыздагысы да чагылыш тапкан. Әдәбиятыбызда аның «Кол Гали»е дә, фаҗигаләргә – илебезнең авыр сынаулар үтүенә багышланган «Кырык дүртнең май аенда» әсәре дә дәрәҗәле урын алып тора.
Тулы язманы «Мәдәни җомга» газетасының 35 нче саныннан (11 сентябрь, 2026 ел) укый аласыз.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала