Сәнгати мирас Уку өчен 3 минут

Ренат Сербинның тәэсирле тын иле

Уфада яшәүче бик тә талантлы рәссам Ренат СЕРБИН иҗат иткән әсәрләргә бер күрүдә гашыйк булырлык! Останың пастель акбурлары белән ясаган хезмәтләре – күргәзмәләр күрке! Әлеге әңгәмәдә төрле сәнгати техникада һәм стильдә иҗат итә торган оста үзенең сынлы сәнгать дөньясы белән якыннан таныштыра.

Ренат Сербин.
Ренат Сербин.

– Ренат, сез Идел буе якларыннан читтә туып үскәнсез дип беләбез, шулай да гаиләгез барыбер бу төбәккә әйләнеп кайткан…

– Әйе. Мин 1978 елның 18 августында Әрмәнстанның Октемберян шәһәрендә дөньяга аваз салганмын. Әнием Рузилә Әхтәм кызы тумышы белән – Азнакай районының Камышлы авылыннан, ә әтием Юрий Петр улы Әрмәнстаннан иде. Мин унбиш яшькә кадәр Октемберянда яшәдем. Татарстанга 1994 елда кайттык.

– Иҗат юлыгыз ничек башланып китте һәм ничек дәвам итте?

– Гаиләбездә мин өченче, төпчек бала. Әлбәттә, абыем белән апам бүтәннәр кебек үк балачакта рәсем ясаштыра иде. Әтием дә кайчак агачка уеп ясады, шуңа күрә аның иҗатка омтылышы булгандыр дип уйлыйм. Гаиләбездә профессиональ рәвештә рәсем сәнгате белән шөгыльләнүче мин генә.

Балачакта рәсем ясарга яраткач, Октемберянның Балалар сәнгать мәктәбенә барып, укытучыларга рәсемнәремне күрсәткәнемне хәтерлим. Тик алар: «Ренат, син әле кечкенә. Бераз үскәч кил, без сине көтәрбез», – диде. Ниһаять, өченче тапкыр килгәч, укырга кабул иттеләр. Сәнгать мәктәбен 1991 елда тәмамладым.

«Тынлык».
«Тынлык».

Тормышта миңа төрле хезмәттә булырга туры килде... Ләкин күңелем һәрвакыт иҗатка тартылды. Мин бит, Татарстанга кайткач, 1999 елда Лениногорск педагогика училищесын кызыл дипломга тәмамладым. 1998 елдан башлап республика, төбәкара, Россиякүләм, халыкара күргәзмәләрдә, фестивальләрдә катнашам.

– Рәссамнар, гадәттә, интроверт, ягъни ялгызлыкны ярата торган була. Ә сез алар рәтенә кермисез…

– Шулай. 2008 елда хәләл җефетем, рәссам-психолог Алия Нияскулова белән шәхси студия ачтык. Рәсем ясарга теләге булган балалар һәм олыларны сынлы сәнгать серләренә өйрәтә башладык. Укучыларыбыз белән Башкортстан ягының гүзәл табигатен сурәтләргә Сәрвә күле, Кызыл чишмә, Уклы Кыя, Гомәр тарлавыгы, Бүҗә, Шихан тауларына, Акташ, Йөрүзән елгалары буйларына чыгабыз. Тырыш, кызыксынучан, сәләтле укучыларым булуына куанам. Башкаларга белем бирү эшен бик ошатам! Укучыларыма: «Иҗат көндәлек биремнәрне башкару белән бәйле ул. Илһам килүен көтмәгез», – дип аңлатам. Укучылар дигәннән, һәр очракның үз тарихы. Арадан кайсыларына балачакта игътибар җитмәгән һәм алар яхшы итеп ясап китә алмаган яки әти-әниләре аларның рәссамлыкка укуына каршы төшкән, яисә андый белем алу мөмкинлеге булмаган.

– Сез аларга тагын нинди киңәшләр бирәсез?

– Куркырга кирәкми дигән киңәш, әлбәттә. Иҗат итүдән курыкмау турында сүз бара. Яңа, белмәгән эшчәнлеккә алыну һәм шунда үз юлыңны эзләү, табу. Сез миңа бик катлаулы сорау бирдегез әле... Чөнки җавап – бик субъектив. Инде йогынтыга эләккән замана кешесенә – ул бала булсынмы, олы кешеме, – уникальлеген аңлатып бирү бик авыр. Аңа үзенә генә хас уникальлеген һәр көн саен аңлатырга кирәк. Әмма уникальлек ул һич кенә дә натурадан күчереп кую түгел, ә «күңелдә коела баручы» образны саклап калырга тырышу. Һәм ул, әлбәттә, үзеңнең булдыксызлыгыңны оригинальлек астына яшерү дә түгел.

«Мәктәп автобусы».
«Мәктәп автобусы».

– Сез майлы, акрил буяулар файдаланасыз, әмма хәзер, аңлавымча, остаханәгездә пастель акбурларының саны күбәя бара. Пастельне нинди сыйфатлары өчен үз итәсез?

– Мин, чыннан да, күп сәнгати материалларны яратам. Өстәвенә, башкаларга белем бирү сәбәпле, практикада төрле материалны кулланырга туры килә. Бу сәнгати юнәлешкә 2010 елда килдем.

Пастель кайберәүләр өчен катлаулы материал булып санала. Еш кына хәтта тәҗрибәле рәссамнар да аңа алынмый. Чөнки алар аның белән ясап китә алмый, аңа бит ачкыч таба белү кирәк. Пастель – ул искиткеч яхшы материал. Үземне көйләр тоемларга яратучы кеше дияр идем, бу дөньяны мин күп чаралар, ысуллар, тоемлаутәэсирләр аша танып белергә яратам. Миңа пастельнең тактильлеге, ягъни кул белән тотып ясау, буяуны кул бармаклары белән ышку мөмкинлеге булуы ошый. Һәм, әлбәттә, төсләр гаммасын, тонык, ялтыравыксыз өслекне, аның нәфислеген, атмосфералыгын да бик ошатам. Барыннан да бигрәк иҗат процессы үзе ошый дияр идем. Минем өчен нәкъ менә процесс мөһим. Һәм нәтиҗә. Ә ул, әлбәттә, соңрак барлыкка килә.

«Көз».
«Көз».

– Сезгә коры пастель белән ясау күбрәк ошый, ахрысы.

– Әйе. Майлыдан аермалы буларак, коры пастель төсләрне механик ысул белән катнаштыра алуга мөмкинлек ача. Төсләр белән эшли алу ул бик мөһим мәгънәгә ия. Майлы пастель декоративрак һәм тупасрак хезмәтләр ясауга китерә дисәм, башкалар үпкәләр инде. Ул пластилинны әвәләүгә охшаган. Коры пастель исә бәрхет сыман һәм анда төсләр дә җиңел берләшә.

«Төнге тузганаклар».
«Төнге тузганаклар».

Мин универсаль рәссам булып саналамдыр. Чөнки майлы буяулар белән дә күп эшлим. Аларны бик яратам. Акрил буяуларны да ошатам, алар пленэрларда натурадан тиз арада ясау өчен уңайлы, тиз кибә. Гомумән, сурәт аша тамашачыга уеңны җиткерү теләсә кайсы материал аша да җиңел. Еш кына майлы буяу белән язылган этюд, эскизлар – пастель әсәрләргә, ә пастель этюд һәм эскизлар картиналарга күчә. Ягъни мин үземне бер материал белән генә чикләмим. Кайчак фикереңне бер генә төр материал аша әйтәсе, ә кайвакыт аларны үзара берләштерәсе килә. Шулай да була…

Мин, әлбәттә, сәнгать сөючеләрнең күңелендә балачакта тойган шатлык, бәхет хисләрен яңартырга телим. Әсәрләремнең гаять якты булуын ошатучылар җитәрлек. Кайсы хезмәтегезне күбрәк яратасыз, дип сорыйлар. Миңа аларның барысы да якын. Һәркайсында нәрсә хакында булса да әйтелгән.

«Ай сөте».
«Ай сөте».

– Сезнең яңа иҗат эшегез нәрсәдән башланып китә? Баш миендә тәмамланган «әзер әсәр» күзалланып, шуны тиз арада башкарып чыгасызмы, әллә әүвәл эскиз ясыйсызмы?

– Чын матурлыкны күрсәм, кулыма каләм алмый калмыйм. Ясарга авыр булып тоелган күренешләргә дә теләп алынам. Әсәрләрем төрлечә иҗат ителә. Әгәр дә ул пленэрда башкарылган, натурага карап ясалган, реалистик әсәр булыр дигән карардагы хезмәт икән, тәэсиремне, күргән хозурлыкны тасвирлыйм. Акын кебек үз җырларыңда үз хис-тойгыларың турында җырлыйсың инде.

Әгәр дә бу уйлап чыгарып ясалачак әсәр икән, мин аны, гадәттә, бик озак вакытка сузып эшлим. Ягъни эскизлар ясыйм, кайчак әлеге хезмәтемне шактый вакытка читкә куеп торам. Һәм чишелешләр баш миенә ничектер үзеннән-үзе килә. Иҗатымда бер төр ысул гына кулланыла дип әйтмәс идем. Юк. Һәрчак шулай бер ысул белән генә бармый. Әсәрләр төрлечә иҗат ителә. Пафослы булса да, мин моны сабый бала белән чагыштырыр идем: һәрбер бала ул бит ничектер үзгә. Үзеңнеке. Менә өряңа әсәр дә һәрчак үзгәчә «туа». Мәсәлән, «Укроп исе» хезмәтемә тукталыйк. Мин аны 2018 яки 2019 елда ясадым. Аннары күп вакыт узды. 2024 яки 2025 елда миңа бу әсәремне башкача аңлау халәте килде. Янә үзгәртеп ясадым. Шулай итеп, алар төрлечә җитлегә. Әйе, образ баш миендә я бик тиз арада барлыкка килә, я кайчак баланы көтеп йөргән халәттә булган кебек, образ да озак уйлап йөрелә. Аннары аны «тәрбияләп үстерәсең». Һәм аннары гына тамашачы хозурына тәкъдим итәсең. Дөньяга чыгарып җибәрәсең.

«Җәй азагы».
«Җәй азагы».

– «Укроп исе» әсәрегезгә янә әйләнеп кайтсак, шулай да, аны нигә үзгәртергә булдыгыз?

– Минем ВКонтактедагы сәхифәмдә аның беренче тапкыр ясалганы һәм үзгәртелгәненең дә фотосурәтләре бар. Күрәсез, беренче тапкыр ул шулай килеп чыккан... Бу бит минем әти-әнием йортындагы бакча күренеше. Вакыт узу белән, минем хис-кичерешләрем үзгәрде дияр идем... Гомумән, 2024 елга кадәр мин бөтен ял көннәремне дә диярлек Азнакай районында үткәрдем. Әти-әниемә ярдәм иттем. Үзе еш булган тирәлек кешегә нык тәэсир итә, шуңа күрә Азнакай районын сурәтләү миңа бик кызык иде. Бик күп әсәрләрем Уразай авылына, Чатыр тауга багышланган.

– Ренат, сез Пастелистлар милли берлеге сафында. Бу нинәрсәдә булышлык итә?

– Илебездәге Пастелистлар милли берлегенә 2018 елда кабул ителдем. Берлектә планлы күргәзмәләр ачылуы еш кына яңа әсәрләр иҗат итәргә, яңа темалар эзләргә этәргеч бирә. Чөнки минем һәрвакыт төрле буласым килә. Мин тәҗрибәләр ясарга яратам. Башка берлекләр яисә ассоциацияләрдән үзгә буларак, әгәр дә бу берлек конкурсында җиңеп чыксаң, кәгазь грамоталар гына түгел, ә акчалата бүләкләр тапшырылуы да күңелне күтәрә. Күп кенә иганәче иҗат өчен мөһим кирәк-яраклар бүләк итә. Бу – зур ярдәм. Моннан кала, берлек үз фикердәшләрең белән аралашу өчен дә мөһим. Мәскәүдә оештырыла торган күргәзмәләргә теләп барам. Аларда һәр ел саен катнашырга, башка рәссамнар белән аралашырга тырышам. Кайберләре белән бик нык дуслаштык та инде. Менә шушы аралашу мөмкинлеге – берлекнең иң мөһим ярдәме.

«Акташ кыясы». /Фотолар – Р.Сербинның шәхси архивыннан.
«Акташ кыясы». /Фотолар – Р.Сербинның шәхси архивыннан.

– Кайбер иҗатчылар үз сәләтенә ышанып җитми кебек. Мондый халәттәгеләргә нинди киңәш бирер идегез?

– Бу җиңел сорау түгел... Әлбәттә, рәссамнар арасында андыйлар да бар. Без дә бит кеше. Атаклы бер иҗатчының: «Илһам ул расписание буенча килә. Расписание буенча эшләгез!» – дигәнен ишеткәнем бар. Ягъни утырасың да ясыйсың, нидер яхшы булып килеп чыгачак, нидер начаррак... Кайвакыт рәссам үзенең нәрсәләрне бик яхшы ясавын үзе дә аңлап җиткермәскә мөмкин. Киңәш шул: эшләргә кирәк, хакыйкать эштә күренә.

– Ренат, сезнең гаҗәеп пейзажларыгызда – Көньяк Урал таулары, тын урманнар, сабыр елгалар, Кояш нурларына күмелгән җәй, алмагач чәчәкләренә төренгән яз, кышкы манзара... Һәм һәр әсәрдә диярлек – түм-түгәрәк ак болытлар! Сез болытларны бик ошатасыз бугай?

– Әйе. Күк йөзендәге болытлар үз иркендә, чиста, ак, алсу төсмерлеләр... Алар мамматус болытлар буларак та пәйда була. Ашыкмыйча тыныч ил өстеннән агалар. Тыныч ил – һәрбер мәхлукның хыял-теләге. Алар шулай ук безне балачагыбызга кайтара. Без, совет балалары, ул чакларда болытларга карап ниләр хакында гына хыялланмадык!

– Ренат, бүгенге көндә сезгә нинди тема якын? Күңелегезне нинди өметләр били? Иҗаттан нәрсә телисез?

– Минем соңгы вакытта шушы матур дөньяны гадәттәгечә итеп тасвирлап бирүдән үз гыйбарәмә күчәсем килә. Миндә хәзер шундый бер чор ахрысы... Һич югында, моның шулай булуын телим. Әмма үз укучыларыма этюдлар ясатуны да ташламаячакмын. Аларны җәй, көз, язын табигатькә алып чыгам. Без табигатькә кыш айларында гына чыкмыйбыз.

Сынлы сәнгать төшенчәсендә иң төп сүз – сынландыру ул. Иң мөһиме – тирә-юнь чагылышын сынландырып күрсәтү. Күзәтүчәнлекне үстерү. Тирә-якны күзәтү генә түгел, ә шул мохит белән бәйле үз җаныңдагы тәэсир-кичерешләрне тою. Хәзер минем бу тышкы дөньяны бары күзәтеп кенә калмыйча, аны тагын да җетерәк хисләргә төрәсем килә. Нәрсә килеп чыгасын белмим әле. Ләкин шундый теләгем бар.

  • «Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи