Татарстанның Мамадыш районы Урта Кирмән авылы янында урнашкан Кирмән шәһәрлеге (Кирмәнчек), Болгар чорында барлыкка килгән Биләр, Болгар, Җүкәтау һәм Кашан калалары кебек үк, гаять бай һәм тирән тарихка ия. Шуңа да карамастан, ни кызганыч, аңа, башка болгар шәһәрләренә караганда, азрак игътибар бирелә.
Билгеле булганча, Кирмәнчектә Идел Болгарстаны һәм соңыннан Алтын Урда чорларында тормыш гөрләгән. Ул Идел Болгарстанының төньяк чигендәге төп ныгытмаларның берсе булган, төбәкнең хәрби-стратегик һәм административ үзәге ролен үтәгән. Моны күп кенә тарихи чыганаклар һәм археологик табылдыклар күрсәтә. Мәсәлән, мәшһүр фарсы тарихчысы Рәшидетдин Фазлуллаһның «Җәмигъ әт-тәварих» исемле хезмәтендә (XIV гасыр башы) монголларның Идел Болгарстанына һөҗүмнәре турында сүз барганда, Кирмәнчек тә телгә алына, бу исә каланың монгол яуларына кадәрге чорларда ук шактый әһәмиятле урын тотканлыгын күрсәтә. Рәшидетдин үз китабында Кирмәнне Кернәк (Кермәк) дип искә ала. Шәһәрлекнең борынгылыгын күпсанлы археологик казу эшләре барышында табылган артефактлар (керамика, савыт-саба, ук һәм сөңге очлары, муенсалар) да дәлилли.
Кирмәнчекнең урынын беренчеләрдән булып тәфсилләп тикшергән галимнәрнең берсе – археолог Е.Т.Соловьев. 1887 елда галим шәһәрлек урынын үзе килеп өйрәнә һәм якын-тирәдәге авылларда яшәүчеләр белән сөйләшә. Ул халык хәтерендә әлеге борынгы шәһәр турында сакланып калган риваять-легендаларны һәм башка истәлекләрне туплый, җыелган мәгълүматларны «Где был древний булгарский город Керманчук?» дигән мәкаләсендә бастырып чыгара.
Кирмәнчек Татарстанның Мамадыш районы Урта Кирмән авылыннан якынча ике чакрым ераклыкта, Чулманның сул кушылдыгы булган Кирмән елгасының сул ярындагы калкулыкка салынган булган. Кала хәрби-стратегик яктан бик уңайлы җирдә урнашкан. Ул урман, сазлыклар белән әйләндереп алынган. Шуңа күрә дошманга Кирмән диварларына якынлашу җиңел булмаган. Шәһәр хәрабәләрен тикшереп йөргәндә, Е.Т.Соловьев монда сакланып калган археологик истәлекләрне, табылдыкларны башка болгар шәһәрлекләрендә табылган әйберләр белән чагыштыра һәм аларның формасы, эшләнеше, шулай ук материалдагы уртаклыкка игътибар итә. Шул рәвешле, галим Кирмәнчекнең борынгы болгар шәһәрләреннән берсе булуын исбатлый. Аның бу фикерен тарихчы-археологлар С.М.Шпилевский, А.П.Смирнов һәм башка галимнәр дә куәтли.
1236 елда, илнең башкаласы Биләр белән беррәттән, Кирмәнчек тә Сөбедәй җитәкчелегендәге монгол гаскәре тарафыннан җимертелә. XIII йөздә җирле халык каланы зур тырышлык белән өр-яңадан торгыза, һәм инде XIV гасырда Кирмән янә Болгар иленең зур һәм матур шәһәрләренең берсенә әйләнә.
Е.Т.Соловьев Кирмәнчекне тикшереп йөргән вакытта шәһәрлек урынында таш йорт җимерекләре шактый күп очрый әле. Тарихтан билгеле булганча, Кирмәнчек урнашкан кыр элек Рус Кирмәне авылының чәчүлек җирләре була. Авыл кешеләре Кирмән нигезендә яткан ташларны гасырлар буе үз кирәк-яраклары өчен ташый. Археолог балчыктан эшләнгән керамика кыйпылчыклары, уклар, сөңгеләр һәм башка әйберләр җыя. Борынгы кала урынында табылган кылычларның XIV гасырда рус гаскәрләре кулланган кылычлар белән охшашлыгы ачыклана.
Тулы язманы «Мәдәни җомга» газетасының 35 нче саныннан (11 сентябрь, 2026 ел) укый аласыз.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала