Тарихи мирас Уку өчен 3 минут

Эфир рәссамнары

Сәхифәнең узган чыгарылышында без сезгә Татарстан радиосының үзенә генә хас режиссура мәктәбе формалашу тарихы һәм шушы эшкә үзләреннән өлеш керткән шәхесләр турында сөйли башлаган идек. Теманы дәвам иттереп, тагын берничә режиссерның иҗат эшчәнлеге белән таныштырабыз.

 Әминә Шаһиәхмәтова. 1990 еллар. Фото Татарстан радиосы архивыннан.

 

 

 

Бөек Ватан сугышыннан яраланып кайткан Госман Әхмәтҗанов таякка таянган хәлдә театр училищесына имтихан тапшырырга килә. Уку елларында ук Айрат Арсланов, Әминә Сафиуллина, Шәүкәт Биктимеров кебек яхшырак тавышлы студентларны радиога тапшыру текстларын укырга, беркадәр соңрак радиопостановкаларда катнашырга да чакыра башлыйлар. Уку программасы буенча куелган «Беренче театр» спектаклен  хәтта радиодан яңгырату бәхетенә дә ирешәләр. Хәмзә бай ролендә - Госман Әхмәтҗанов. Абынып егылган чакта, «пласкательный» дигән савытны атып бәргәндә, тавыш әйбәт чыксын дип, катырак бәрергә тырыша яшь артист. Соңыннан пульт артындагы тавыш операторыннан: «Яхшы чыктымы?» - дип сорагач, тегесе: «Яхшы, яхшы, радионы җимерәсең дип торабыз!» - дип көлә. Менә шул елларда ук күңеле белән радиога тартыла башлый киләчәктә күренекле радио режиссеры булачак Госман Әхмәтҗанов.

 

 Әминә Шаһиәхмәтова. 1990 еллар. Фото Татарстан радиосы архивыннан.

 

Бу чорда радиода штаттагы режиссер булып Шакир Мәҗитов эшли. Гали Хөсәенов башта редактор, соңрак режиссер була. Үзенә дә, башкаларга да ифрат таләпчәнлек күрсәтә. Танылган артист Хәким Сәлимҗанов та берара штатка кереп, режиссер булып эшләп ала. Халит Кумысников шулай ук аз гына вакыт эчендә күп кенә кызыклы эшләр башкарып өлгерә.

 

 Яңа тапшыру «табадан төшә». Әминә Шаһиәхмәтова һәм тавыш операторы Асия Бикбау. 1980 еллар. Фото Татарстан радиосы архивыннан.

1950 еллар азагында алты автономияле республиканы берләштергән «Идел белән Урал арасында» дигән рус телендәге радиожурнал әзерләүдә Владимир Мурзин дигән режиссер катнашып килә. Ул телевидениегә күчкәч, аның урынына күренекле артистыбыз Гөлсем Камскаяның улы Әсфан Ильясов алына. Әмма ул радиожурнал белән генә чикләнеп калмый, татарча тапшырулар да әзерли. Алардан соң, штатта торып, Әхтәм Зарипов, Дания Гыймранова режиссерлык хезмәтен башкаралар.

 

Радиода эшләгән елларын Әхтәм Зарипов үзе болай дип искә ала: «1961 елны Мәскәүдә театр уку йортын тәмамлап кайтканнан соң, безне, яшь артистларны, колач җәеп каршыладылар, димәс идем. 70 тәңкә оклад. Фатир юк. Ә мин өйләнгән, хатыным, балам бар. Шунлыктан театр  тамагымны туйдыра алмасына мин инде инана башлаган идем. Хатынымның туган ягы Ижевскида әйбәт кенә хезмәт хакы белән радио-телевидение режиссеры итеп алырга булдылар. Әмма безнең министр Рәхмәтуллин яшь белгечне алай җиңел генә җибәрергә теләмәгән, күрәсең, Татарстан радиокомитеты рәисе Михаил Филиппович Долговка шылтыраткан. Менә шул рәвешле мин үзебезнең радиокомитетка килеп кердем. Оклады 120 тәңкә! Заманына күрә зур акча иде бу. Икенче көнне үк редактор Оркыя апа Юнысова миңа эш бирде, Әхмәт Ерикәйнең «Җәүһәрия» поэмасы буенча тулы бер композиция ясарга тәкъдим итте. Тәҗрибәле режиссердан да берничә көн уйлануны таләп иткән бу хезмәтне мин төн йокламыйча башкарып чыктым. Оркыя апа шул чорда эшләгән Ләбиб Айтуганов, Марс Шабаев кебек шагыйрьләр белән дә киңәште. Минем фикерләремне алар гамәлгә ярашлы дип таптылар, композициянең шул рәвешле бизәлешен ихластан хупладылар. Беренче эшемнең үк яңгырашы коллегаларымны ничектер уятып җибәрде, күңелләренә хуш килде.

 

Янәшәдә генә театрда да эшне дәвам итүем радио өчен файда гына иде – теләгән артистым, теләгән башкаручым һәрвакыт минем кул астымда, Ходай биргән театры да радио янәшәсендә генә. Тапшыруларның репетициясен дә театрда гына ясап чыгабыз. Шул рәвешле, тиз арада күләмле генә радиопостановкалар эшләүгә кадәр килеп җиттек...»

 

Милли мохиткә сусап кайткан яшьләрнең бер вәкиле буларак, радиоспектакльләргә, радиопостановкаларга Әхтәм Зарипов зур сәнгать дип карый, шуңа инанып яши һәм эшли. Хәлил Әбҗәлилов, Мәрьям Сульва, Зариф Закиров, Галия Булатова, Фатыйма Ильская, Нәҗип Гайнуллин кебек татар театрының корифейлары белән эшләү үзе генә дә җыйнаклана төшәргә, уйланырга, зиһенне даими киеренкелектә тотарга мәҗбүр итә. Радиода әзерләнгән постановкалар күп кенә яшь актерлар өчен зур сәнгатькә юл башы булып та хезмәт итә. Татарстанның халык артисты Дания Нурлының радиода башкарган беренче җитди роле Аяз Гыйләҗевнең «Үги ана яфраклары» хикәясе буенча эшләнгән радиоспектакльдә була. Формасы белән дә, эчтәлеге белән дә бу әсәр тиз арада күпсанлы радиотыңлаучыларның мәхәббәтен казана, берничә сәгать эчендә яшь актрисаны миллионнарга таныта.

 

Виктор Астафьевның «Хатынымның куллары», Чыңгыз Айтматовның «Беренче укытучы», азәрбайҗан язучысы Сәет Бейлиның «Телефонистка», Галимҗан Ибраһимовның «Кызыл чәчәкләр», Әмирхан Еникинең «Төнге тамчылар» һәм башка күп кенә күренекле әдипләр әсәрләре буенча эшләнгән инсценировкалар һәм постановкалар радио фондында Әхтәм Зарипов тырышлыгы белән барлыкка китерелгән язмалар буларак саклана.

 

Әминә Шаһиәхмәтова - шулай ук үз чорының көчле радио режиссерларыннан берсе. Ул, элемтә техникумын тәмамлаганнан соң, Татарстан радиосында практика үтеп, шунда ук оператор булып эшкә кала. Моңа гыйбрәтле бер эпизод сәбәпче була. Режиссер Гали Хөсәенов актриса Галимә Ибраһимова белән ниндидер бер радиопостановка өчен елый-елый сөйләнгән монолог язарга тиешләр, ә актриса тиешле рольгә керә алмый интегә. Сәгатьтән артык азаплангач, чарасызлыктан гаҗиз булган актриса сулкылдап еларга керешә. Нәкъ менә шул чакта режиссер язылырга фәрман бирә. Ни өчен шулай икәнлеген дә аңларга өлгермәгән актриса елый-елый монолог укырга керешә, режиссер исә теләгәненә ирешә. Менә шушы эпизод Әминә Шаһиәхмәтованың язмышында хәлиткеч роль уйный да инде. Аның радио белән ихластан кызыксынуын күреп, иптәш кызы белән икесен радиода эштә калдыралар. Шул рәвешле, Әминә Шаһиәхмәтова 1960 елда радиога тавыш операторы булып урнаша. Ләбиб Айтуганов язган әдәби-музыкаль композицияләрне әзерләгәндә музыканы аңларга өйрәнсә, Ширияздан Сарымсаков, Гали Хөсәенов, Дамир Хәйруллин, Вәкил Закиров, Әсфан Ильясов кебек күренекле режиссерлар һәм актерлар белән радиопостановкалар һәм спектакльләр тудырганда, үзлегеннән режиссерлык осталыгын үзләштерә. Әхтәм Зарипов, прозаик Мөсәгыйть Хәбибуллинның «Чоңгыллар» романы буенча радиопостановка сценариен язып, икеләнми аңа тапшыра һәм ялгышмый - әсәр җәмәгатьчелек тарафыннан җылы гына түгел, жанр яңалыгы буларак та кабул ителә. Шамил Бикчуринның «Каты токым» романы буенча магнитофон тасмасына яздырылган радиопостановка исә - яшь режиссерны олы иҗат юлына чыгарган диплом эше.

 

Озак еллар эшләү дәверендә Әминә Шаһиәхмәтова Шамил Бикчуринның редактор Эльза Гобәйдуллина тарафыннан рус телендә инсценировкаланган «Каты токым», Мөхәммәт Мәһдиевнең «Кеше китә -  җыры кала», Атилла Расихның «Хөсәен Ямашев», Әмирхан Еникинең  «Әйтелмәгән васыять», Җәвад Тәрҗемановның «Лобачевскийның яшьлеге», Илдар Юзеевның «Мәңгелек белән очрашу», татар телендә Галимҗан Ибраһимовның «Безнең көннәр», Илдар Юзеевның «Гашыйклар тавы», Константин Паустовскийның Җәүдәт Дәрзаман инсценировкалаган «Телеграмма» һәм А.-Сент Экзюпериның «Нәни принц», Ринат Мөхәммәдиевнең «Кенәри - читлек кошы», Гаяз Исхакыйның «Сөннәтче карт» һәм байтак башка әсәрләр нигезендә радиопостановкалар әзерли. Аларның күбесе әле бүген дә радионың алтын фондын тәшкил итә.

 

Константин Паустовскийның «Телеграмма» исемле хикәясе буенча куелган радиотамаша тыңлагыз. Рольләрне Шәүкәт Биктимеров, Гәүһәр Камалова, Дания Нурлы, Фуат Халитов, Равил Шәрәфиев, Ринат Таҗетдинов, Илшат Йомагулов, Наилә Ибраһимова, Галимә Ибраһимова башкара. Инсценировка авторы - Җәүдәт Дәрзаман, режиссеры – Әминә Шаһиәхмәтова, тавыш операторы – Сания Хамматова, мөхәррире – Рөстәм Акъегет. Язма 1880 еллар башына карый.

 

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 2
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи