Татар теле – дөньяда иң матур, назлы телләрнең берсе, ата-бабаларыбыздан калган мирас. Мин шул телдә бөтен тәмен-ямен тоеп сөйләшүче һәм язучы татар малае. Татар кешесе булуым, татар телен белүемнән күңелем горурлык хисе белән тула.
Кытыршы, чокыр-чакырлы, шактый озын тормыш юлымда бик күп юлдаш, дуслар, сөйгән ярлар, эшләп тапкан байлык инде артта калды. Әмма мин ялгыз түгел – тиз йөрешле аякларым, эш яраткан кулларым, кирәкне-кирәкмәгәнне күрүче күзләрем, иң мөһиме – сөекле телем үзем белән калды. Туган телем – төп байлыгым! Шул назлы телдә яңа дуслар табам, шул батыр тел дошманнан саклый. Язмаларым бүгенге татар әлифбасындагы 39 хәреф ярдәмендә ясалган сүзләр һәм сүзтезмәләр нигезендә иҗат ителгән. Әнә шундый сүзләр безнең телдә 450 мең чамасы. Күрше русларның бөек телендә төрле чыганаклар буенча 200-500 мең тирәсе сүз теркәлгән, аларның яртысы башка телләрдән алынган. Татар теленең дә бөек, көчле тел булуы шик уятмаганы аңлашыладыр. Мин русча сөйләмне беренче тапкыр җиде яшьләр тирәсендә ишеттем һәм бу телне гомерем буена диярлек өйрәндем. Әмма барыбер русча камил дәрәҗәдә сөйләшергә өйрәнә алмадым. Әле шуңа игътибар итәм: руслар да еш кына сөйләм чисталыгына омтылмый, сүзләрне, кушымчаларны бозып сөйләшә...
Әйе, мин – татар! Әти һәм әни – өчәр хәрефтән торган сүзләр. Алардан өч хәрефтән торучы мин туганмын. Өч хәрефле ими минем авызыма каптырылган. Өч хәрефтән торган сөт миңа өч хәрефле көч биргән. Ипи, бал, май, чәй, тоз да, шулай ук җан, кан, баш, чәч, йөз, каш, күз, теш, тел дә – өч хәрефтән ясалган сүзләр. Әнә шул телдә өч хәрефтән торган бик күп сүзләр чыккан. Дөрес, аларның ике-өч кенә түгел, хәтта 31 хәрефтән торганы – «канәгатьләндерелмәгәнлегегездән» кебек шактый озыннары да очрый.
Ләкин аралашу өчен тиз әйтелә торган кыска сүзләр уңай. Евразия киңлекләрен үз кулында тоткан борынгы бабамнар, атка атланып, аяк астындагы җирне дер селкетеп, «Алас, ал-ас-с!» дип кычкырып, дошман өстенә бара. Атлар кешни. Уклар сызгырып оча. Яралылар ыңгыраша. Кан тамчылары чал кылган кыякларын кызылга мана. Бәрелеш, ничек тиз башланса, шулай ук тиз төгәлләнә. Аналар балаларын кулларына ала. Аларның авызындагы сөт «әннә, әни, мәммәм» кебек сүзләрдән күбекләнә, ирен кырыеннан ага. Көйсезләнеп, ими эзләүчеләре татарча елый: «Уа, у-а-а». Кояш байый. Өч хәрефтән торган күк җир өстен кара яулыгы белән каплый. Яугир, дошманнан кулына төшкән, төнге караңгылыкта куенына кергән кызга: «Җаным, бәгърем, былбылым», – дип пышылдый, ганимәт малына тигән көмеш алкаларны колак очларына элә...
Татар теленең байлыгына ис-акылың китәрлек. Әйткәнемчә, ике-өч хәрефтән генә торганнары да әйтергә теләгән уй-фикереңне башка телләрдә аңлатып бетерә алмаслык тасвирлауны бирә. Тартык авазлар сузыклары белән чиратлаша. Шул чакта хәрефләр мәңгелек җырын башлый – моң тарала! Тыңлагыз: монда татар белән татар татарча сөйләшә! Дөньяда алардан да гүзәл кешеләр юк сыман. Сере гади: телең матур булса, йөз матурлыгы мөһим түгел. Иптәш, бу урында бәхәсләшмә дә! Күрдең ич, өч хәрефтән дә нинди искиткеч җылы сүзләр, җөмләләр туа.
Мин бу очракта фәлсәфәчеләр кебек фикер йөртәм. Әнә шул филоман әйтә: «Син илеңне, йортыңны, сөйгән ярыңны ташлап китә аласың, ләкин ана сөте белән кергән, бабаңнардан мирас булып калган туган телеңне, аның сихри көчен беркайчан да оныта алмаячаксың!» Әйе, син туган телдәге сүзләрне онытырга мөмкинсең. Еллар үтеп, чорлар үзгәреп, башка халыклар туган телеңне таптап, аның бәһасен төшереп, синнән манкорт ясарга тырышыр һәм бу өлкәдә уңышка ирешер. Әмма ничек кенә булмасын, бернәрсә дә туган телеңә карата җылы хисләрне суыта алмас. Хәтта документта милләтеңне кем дип кенә язсалар да, син – татар, тамырларыңда татар каны ага, күңелеңдә татар дәрте дөрли. Син эшкә уңган, тормышка гашыйк, чөнки син – татар!
Мин тел белгече түгел. Күп еллар авылларда кәҗә, сарык тиреләреннән тун-толып, калган кисәкләрдән кышка җылы бияләйләр тегеп гомер иттем. Шуңа карамастан, институтларда укып, югары белгечлеккә ия булучылар белән фикерләшергә һәм бәхәсләшергә үземдә көч сизәм. Язарга утыргач, сорау туа икән, кулым сүзлеккә үрелә. Әмма кайвакыт миңа кирәкле сүзне сүзлекләрдә таба алмыйм. Галимнәр кайбер сүзләргә «җирле сөйләм, иске сүз, диалект» дигән «кара мөһер» суга. Килешмим. Сүзлек төзүчеләр кайбер сүзләрнең барлыгын да белмәгән яисә мәгънәсенә төшенмәгән икән, монда татар теленең ни гаебе бар? Кызык өчен игътибарыгызга үзебезнең Икшермә авылында өлкән яшьтәге кешеләргә хөрмәт билгесе буларак әйтелгән «апый» сүзенә тукталасым килә. Күз алдыгызга китерегез: авылда капка төбендәге бүрәнәдә Гариф бабай, Шакир апый, минем әти, Мәснәви абый сөйләшеп утыра. Мин әле узган ел гына солдат хезмәтеннән кайткан егет. Хәзер чамалап карагыз: бу кешеләрнең кайсысы ничә яшьтә? Иң өлкәне һәм иң яше? Күрәсезме, «абый» сүзендәге бер хәрефнең икенчесенә алмаштырылуы бик урынлы.
Дөресен әйткәндә, сүзләрне иске һәм яңаларына бүлмәс идем. Кайсыберләре, иске булса да, заманныкы, заманча сүз дип әйтергә телим. «Ришвәтче» сүзе шундыйлардан. Без мәдәниятле затлар буларак, гаепле кешенең йөзенә бәреп: «Карак, акча корты!» – дип кычкырмыйбыз. «Ришвәтче ул!» – дип кенә әйтәбез. Тыныч карак булса да, ул да кеше, бәлки, ул бал-майда йөзеп, бик тә рәхәттә яшәргә генә теләүчедер?
Безнең якларда булмачрак кешегә «әҗәтканә» дип әйтәләр, ягъни ул – хөрәсән. Малай чагымда апам белән ахирәтенең сөйләшеп торганын сәке астында тыңлап ятам. Бу кыз апама: «Кичә кичке уеннан соң Чумар Хәким озата кайтты. Тегеннән, моннан тотты. Оялдым. Әмма рәхәт иде, кытыгым килде. Әҗәтканә, үбешергә теләп, иренемне тешләде», – дип сөйләп китте. (Яныма мәче килеп яткач, койрыгын борган идем, апайлар, ишетеп, икебезне дә тышка чыгарып атты). Ә бит эш начар бетсә дә, бу очракта әҗәтканә дип атау бик урынлы, әлеге сүзнең дә яшәргә хакы бар. Уйлап карагыз, егет турында «булмач», «хәчтерүш» дип әйтеп булмый, җаен тапкан ич – кочкан, үпкән. Әҗәтканә...
Тел үзенең күпкырлы, бер үк сүзләрнең әллә ничә төрле мәгънәгә ия булуы белән сокландыра. Әнә шуңа мисал буларак, суга баручы хатынның күрше карты белән сөйләшеп торуы кызык. Килен көянтә-чиләк асып суга бара. Капка төбендә утырган Җәүдин Фәйзерахманы: «Сугамы?» – дип сорый. Каршыңнан аккош сыман сылу хатын узып барганда эндәшми калса, капка төбендәге бүрәнә генә эндәшмәс. Суга баручы-кайтучы яшь хатыннарга сәгатьләр, көннәр, еллар буена карап утырырга мөмкин... Килен, ире белән төнлә булган хәлләрне белгәннәр икән дип уйлап: «Суга шул, суга», – дип, картны кызарырга мәҗбүр итә.
Урынсызга онытылган «фәрвайсыз» сүзе дә яклауга мохтаҗ. Узган ел кунактан кайтканда тукталышта автобус көтәбез. Янәшәдә унлап кеше басып тора, шундагы хатын-кызлар юк-юкта минем аякка карый. Бу эш туйдыра башлап, хатыныма: «Минем аяклар бик матурмы әллә? Күрәсеңме, әнә теге баштагы өч хатынның күзе гел минем аякта», – дип пышылдадым. Хатынның әллә көнчелеге килде, әллә кызыксындымы, күзләрен аягыма төбәде. Бер мәл телсез торгач, көлеп җибәрде. Аягыма текәлебрәк карагач, үзем дә көлә башладым. Бер аягымда үземнең очлы, икенчесендә Фәритнең йомры башлы ботинкасы. Менә бит фәрвайсыз. Күрәсезме, бу очракта «игътибар» сүзе әллә ни урынлы түгел, ул я артык тозлы яисә тозсыз ашны хәтерләтә.
Менә шулай минем сымак фикер йөртү өчен татар гаиләсендә туып, саф чишмә суларын эчеп, яшел болыннарда аунап үсәргә кирәктер. Ихтимал, тел белгечләре, сүзлек төзүчеләр дә мин укыган тормыш, табигать мәктәбендә белем алса, татар теле тагын да сөйкемле һәм саллырак булыр иде.
Әйдәгез, кардәшләр, саф татар телендә, татар сүзләрен матур итеп әйтеп, телне газапламыйча сөйләшик!
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала